Туган як

Кагыйдәләрне үтәгез

Котыру авыруы – иң куркыныч йогышлы авыруларның берсе, чөнки авыручыларның нерв системасы зарарлана, авыру үлем белән тәмамлана. Аның турында Түбән Кама үзәк хастаханәсе баш табибының эпидемиология мәсьәләләре буенча урынбасары Елена Пискарева сөйләде.

– Кешегә котыру авыруы терлектән, йортта яшәүче һәм урам мәче-этләреннән, шулай ук төлкеләрдән, бүреләрдән, күселәрдән йога. Инфекция тешләгән яки яралы урынны ялаганда керергә мөмкин. Авыру хайван баш, бит, кул чукларын тешләсә, бик куркыныч. 
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматы буенча, ел саен 55 мең кеше котыру авыруыннан үлә. Зыян күрүчеләр арасында иң күбе – Азия һәм Африка илләреннән. Россиядә быел котыру авыруы очраклары булмаган, ә менә узган ел ике очрак теркәлгән. Татарстанда, бигрәк тә Түбән Камада әлеге мәсьәлә җитди булып кала, чөнки хайваннарда котыру авыруы ачыклана тора. Быел үзәк хастаханәгә медицина ярдәме сорап 334 кеше мөрәҗәгать итте, шуларның тугызы кыргый җәнлекләрдән, 198е – йорт хайваннарыннан зыян күргән. 127 кеше үзләрен нәрсә тешләгәнен төгәл әйтә алмаган. 
Котыру авыруы йокмасын өчен, түбәндәге кагыйдәләрне төгәл үтәргә кирәк:
– кыргый һәм урам хайваннарыннан (шул исәптән, зоопаркта,  аттракционнарда һ.б. урыннарда) ераграк булыгыз, кулыгыздан ашатмагыз, сыйпамагыз;
– авылдагы терлеккә, йорт хайваннарына прививка ясатыгыз;
– ветеринар тикшермичә, үлгән терлекне яки кошларны юк итмәгез;
– хайван тешләгән, тырнаган, яралы урынны ялаган очракта травматология пунктына мөрәҗәгать итегез. Сәламәтлегегезгә карата игътибарлы булыгыз.
Фото Е. Пискареваның шәхси архивыннан алынды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: