Туган як

Кабакның файдасы

Кабак Көньяк Америкада, дөресрәге, Мексикада безнең эрага кадәр 3 мең ел элек үк билгеле булган. Советлар Союзы вакытында безнең илдә аны басуларда һәм бакчаларда күп үстергәннәр. Бигрәк тә орлыгында май күп булуы файдалы дип саналган.

Мин үземне белгәннән бирле әни бакчада гел кабак утыртты. Аңа җир дә күп кирәкми. Орлыкларын тирес өеменә салынган балчыкка чәчә иде. Ирем белән Калуга шәһәрендә төпләнгәч, кабакны бакчада үстердек. Көзен эре-эре кабаклар күтәреп кайта идек. Ул елларны аны утыртучы юк иде дисәм, дөрес булыр, чөнки бездән хәтта «бу нәрсә» дип сораучылар бар иде. Аннары орлыклар сорап утырта башладылар. Бакчадан кабакларны урлаучылар да булды.
Кабакның эче бик файдалы, анда С, В1, В2, РР витаминнары, А провитамины бар. Пектин күп булгач, организмны атеросклероздан саклый, холестеринны да чыгара. Фармацевтикада эчтәге орлыгын бабасырларны чыгару өчен кулланалар. Әнием кабактан пироглар, бәлешләр пешерә иде. Гаилә ишле булгач, ризык та туклыклы булырга тиеш. Камыр кую серләренә әни мине бала чагымнан ук өйрәтте. 
Без кабакның ашын да, боткасын да, пирогларын да еш пешерәбез. Кайнатмасын да ясыйм. Хәзер кабакны Үчкә авылында гомер итүче сеңлем Флүзә үстерә. Аның белән ел да уздырыла торган «Көзге уңыш» бәйгесендә катнашабыз. Табиблар камыр ашын ашарга киңәш итмәсәләр дә, аның татар халкының милли ашы икәнлеген онытмаска кирәк. Аннары кабактан пирог ясасаң яки бәлеш салсаң, алар белән чәй эчүләре бигрәк рәхәт була.
Земфира РӘХИМОВА.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: