Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Ияләшү җиӊел булсын, дисәгез

Кечкенә баланы беренче мәртәбә бакчага китергәч, ата-аналар балалары авырый башламасмы дип борчыла. Беренче көн узгач, чыннан да, хәтта җәй булса да, бала маңкалый, ютәлли башлый, тән температурасы күтәрелә. 1нче балалар поликлиникасы беренче педиатрия бүлеге мөдире Рәфидә Коткова әйтүенчә, баланы бакчага алдан ук әзерләсәң, ул анда җиңелрәк ияләнәчәк. - Сабыйны балалар...

Кечкенә баланы беренче мәртәбә бакчага китергәч, ата-аналар балалары авырый башламасмы дип борчыла. Беренче көн узгач, чыннан да, хәтта җәй булса да, бала маңкалый, ютәлли башлый, тән температурасы күтәрелә. 1нче балалар поликлиникасы беренче педиатрия бүлеге мөдире Рәфидә Коткова әйтүенчә, баланы бакчага алдан ук әзерләсәң, ул анда җиңелрәк ияләнәчәк.
- Сабыйны балалар бакчасына инде бер яшеннән үк әзерли башлау мөһим. Ул бер үк вакытта ятып, бер үк вакытта торырга тиеш. Көндез бер мәртәбә йоклап алырга кирәк. Ашату да биш мәртәбә булсын: иртән - ботка, төшкә кадәр - сок яки компот, төшке ашка - беренче һәм икенче аш, йокыдан торгач - кефир яки сөт һәм кичке аш. Шул ук вакытта урамга чыгарга да онытмагыз.
Бу таләпләрне үтәргә өйрәнсәләр дә, ата-аналар урамга чыгарга бер дә яратмый. Кояшлы көнне әле алар йөреп кайта, ә менә көн болытлы һәм өстәвенә суык булса, өйдә генә утыра. Өйдә еш кына 25 градустан да ким булмый, ә әниләр тәрәзәләрне ачарга курка. Һич югында 10-15 минутка чыгып торыгыз! Үзегез булмаганда, бүлмәне җилләтегез.
Бакчада балалар тәрбиячеләре белән җылы вакытта да, суык вакытта да саф һавага чыга. Бу вакытта төркем һәм йокы бүлмәләре тулысынча җилләтелә. Суыктан һәм җилдән саклап үстерелгән сабый тиз авырый башлый.
Балагызны борын белән суларга өйрәтегез, маңкалаганда күбесе авыз белән сулый башлый. Аны бакчага илтер алдыннан, борын тишекләренә кермичә генә, вируска каршы «Оксолиновая» яки «Виферон» мае сөртегез. Өйгә кайткач, кайнатып суытылган су белән юып алыгыз.
Ияләшү чоры авыр булганда, «Глицин» һәм «Иммунал» препаратлары ярдәм итә ала. Әмма башта табиб белән киңәшләшегез. Бала сәламәт булса, витаминнар эчертергә мөмкин.
Сабыйны бакчага иртәрәк бирсәң, тизрәк күнегер, диючеләр ялгыша. Иң әйбәт вакыт - яшь ярымнан алып ике яшькә кадәр. Әмма аның әлегә үз иммунитеты булмый. Ул өч яшь тулганда була. Шуңа күрә хәзер бакчага өч яшьтән генә кабул итә башладылар. Әмма андый балалар бакчага авыррак ияләшә.
Соңгы елларда мәктәпкәчә учреждениеләрдә бакчага әзерләү буенча түләүле дәресләр уздырыла башлады: ата-аналар балаларын атнага берничә мәртәбә шунда алып килә. Биредә җыр, рәсем ясау кебек күмәк дәресләр уздырыла. Бер мохитта булган нарасыйларга бер-берсенә һәм бакчага ияләшү күпкә җиӊелрәк тә була. Әмма шәһәрдә йогышлы авырулар очраклары күбәйгәндә, дәресләргә китерергә киӊәш ителми.
Фото oblacco.com сайтыннан алынды.
Лилия Заһретдинова фотосы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев