Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Иске мендәр зыянлымы?

Чистартырга яки алыштырырга кирәк.

Йокы — кеше тормышының һәм сәламәтлегенең мөһим өлеше. Яхшы йокы күп сәбәпләргә бәйле. Шуларның берсе — чиста, уңайлы мендәр. Шуңа күрә аны чистартып һәм алыштырып тору мөһим. 

Теләсә нинди мендәрләрдә күп санлы талпаннар һәм көнкүреш тузаны бар. Алар ел әйләнәсе аллергик ринит һәм хәтта бронхиаль астма китереп чыгарырга мөмкин. Бу күзгә күренми торган талпаннар кеше тиресенең өске катламы белән туклана. Алар иммунитеты түбән булган кешеләр өчен авырулар чыганагы булып тора.

Мендәрне озак еллар дәвамында куллану сәбәпле, андагы талпаннар елдан-ел арта. Аларның саны дистәләрчә меңнән артып китәргә мөмкин. Корткычларның таралуын булдырмас өчен, мендәрне биш ел саен алыштырырга кирәк.

Талпаннарны тулысынча чыгарып булмый, дип белдерә белгечләр. Мамык мендәрләрне хәтта кайнатканнан соң да күпмедер вакыт узгач алар барыбер барлыкка киләчәк. Әгәр сүз синтетик материал турында бара икән, анда талпаннар яңара алмый. Тик мондый мендәр формасын тиз югалта һәм яраксызга әверелә. Шуңа күрә аны ешрак алыштырырга туры киләчәк.
Чыганак 
Фото: freepik.com

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев