Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

«Исемнәрен сорамаганга үкендем»

Коронавирустан уттан курыккан кебек куркабыз. Ә аның белән көн дә очрашып, бу зәһәр авыруга каршы көн дә көрәш алып баручы, кеше гомерен сак-лап калу өчен үзләрен аямыйча хезмәт куйган кешеләр бар.

Сүзем – госпиталь турында. Күптән түгел анда караватлар санын 20гә арттырганнар дип язган идек, димәк, куркыныч та арта, дигән сүз бит бу. Бәхеткә савыгып чыгучылар шактый. Аларның һәркайсы чыккач та әле табиб-ларга рәхмәтләрен җиткерергә ашыга.
Бервакыт штаттан тыш хәбәрчебез Олы Аты авылында яшәүче Ирина Садыйкова безгә язудан туктады. Баксаң, ул да авырып, шул госпитальгә эләккән. Аның белән элемтәгә кердем. Октябрь башында сеңлесе Клара белән Казанга экскурсиягә барган. Гүзәллеккә хисләнеп йөреп, фотоларга төшеп, кайтканнар. Ә 3-4 көн узгач, үзе дә, сеңлесе дә үзләрен начар хис итә башлаган.
«Коронавирус вакытында кеше үзен ничек хис итә?» – дигән соравыма Ирина апа:
– Башта нык итеп баш авыртты. Ул бөтенләй икенче төрле авырту. Башны күтәреп булмый. Кан басымы сикерәме дип, дарулар эчтем. Әмма ярдәм итмәде. Ә кичкә тән температурасы 38, аннары 39 градуска кадәр күтәрелде. Антибиотиклар кадый башладым, вируска каршы дарулар эчтем. Температура төште, әмме берничә көннәр тагын
күтәрелеп, хәтта саташып яттым, авыз тәм тоймый, ә борын ис сизми башлады. Күзләр чыгып китәрдәй булып авыртты, – дип сөйләде.
Ирина Садыйкова үзе савыга алмаячагын аңлагач, «Ашыгыч ярдәм» бригадасын чакырткан. Дөрес, алты сәгать көтәргә туры килгән. Килгән табибларның исемнәрен сорамавына үкенә ул. Үзе әйтүенчә, шулкадәр яхшы карап, тикшергәннәр, игътибарлы булганнар. Очратса, рәхмәтләрен җиткерер иде.
Компьютер томографиясе Ирина апаның үпкәләре зарарланган булуын күрсәткән. Аны госпитальгә салганнар.
– Ятуыма сөендем. Шулкадәр яхшы карыйлар, килеп тән температурасын тикшерәләр, хәлне гел белеп торалар. Үзләрен күреп булмый, барысы да бер-төрле итеп киенгән, күзләре генә күренеп тора. Рәхмәт яусын аларга, яхшылыклары үзләренә әйләнеп кайтсын, – ди ул һәм мондый госпиталь булдыруда, аны кадрлар белән тәэмин итүче шәһәр хакимиятенә һәм сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчелегенә рәхмәтен җиткерә.
Ирина Садыйкова түбәнкамалылардан үзләрен саклауларын сорый һәм куркынычсызлык чараларын үтәргә чакыра.
Бу госпитальдән редакциябезгә ике хат килеп иреште. Берсе – 6 нчы каттагы 2 нче палатада ятып чыккан Тәслимә Әмәтова һәм Тәнзилә Гыйльфановадан. «Безнең табиб – Надежда Кубасова, шәфкать туташлары – Надежда
Шәмсиева һәм Юлия Шевченко, санитаркабыз – Фәнүзә Хәмитова иделәр. Үзләрен кызганмыйча, дарулар белән генә түгел, җылы, ягымлы сүзләре белән безне дәвалап, кайгыртып тордылар. Аларга чын күңелдән рәхмәт әйтеп, сәламәтлек кенә телибез», – дип язып җибәрделәр.
Шунда ук ятып чыккан Гөлсинә ханым да шул ук табиблар һәм медицина хезмәткәрләре турында тәэсирләре белән уртаклашты. «Госпитальгә башта ятарга курыктым. Әмма безне монда сабый балаларны караган кебек карадылар. Ачык йөзләре, һәр авыруга булган игътибар, мәрхәмәтне сүз белән генә аңлатып булмый. Барысына да рәхмәтемне белдерәм», – дип яза Гөлсинә ханым.

Лилия Заһретдинова
фото И.Садыйкованың шәхси архивыннан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X