Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Ис тию – уен эш түгел

Ис газы (угарный газ) белән агулану - кеше гомере өчен зур куркыныч, кайвакыт хәтта үлем белән тәмамлана. Ул авылда төзек булмаган мичтән файдалану нәтиҗәсендә, янгын вакытында бүлмәдә яки бина эчендә, двигателе эшләп торган машина салонында чыгарга мөмкин. Ис тигәндә, беренче ярдәмне күрсәтү турында 2нче анестезия-реанимация бүлегенең өлкән шәфкать туташы Валентина...

Ис газы (угарный газ) белән агулану - кеше гомере өчен зур куркыныч, кайвакыт хәтта үлем белән тәмамлана. Ул авылда төзек булмаган мичтән файдалану нәтиҗәсендә, янгын вакытында бүлмәдә яки бина эчендә, двигателе эшләп торган машина салонында чыгарга мөмкин. Ис тигәндә, беренче ярдәмне күрсәтү турында 2нче анестезия-реанимация бүлегенең өлкән шәфкать туташы Валентина ДЫРАНОВА белән сөйләштек.
Әлеге газның исе юк, шуңа күрә кеше агуланганын сизми. Ул яну процессы барган һәр урында бар. Ис, кеше канына эләгеп, гемоглобин күзәнәкләрен бер-берсенә бәйли, нәтиҗәдә, гемоглобин кислородны организмга кертә алмый башлый.
Ис газы барлыкка килүнең чыганаклары: газ, май, утын белән ягыла торган мичләр һәм алардагы ярыклар, газ җиһазлары; бассейнда су җылыткычлар, газ чыгару торбалары һ.б.
Ис газы белән агулануның билгеләре: хәлсезлек, баш әйләнү, колак шаулау, косасы килү яки косу, йокы килү, саташу, аңны югалту. Вакытында ярдәм күрсәтелмәсә, агуланучы комага китә һәм, сулыш алу үзәге параличы нәтиҗәсендә, үләргә мөмкин.
Ис тигәндә беренче ярдәм:
- агуланган кешене саф һавага чыгару - бу вакытта үзегез мөмкин кадәр озак сулыш алмаска яки кулъяулык, марля аша суларга тырышыгыз;
- кеше аңында булса, яткырырга һәм һава керү мөмкинлеге тудырырга: вентилятор кабызу яки газета белән җилләтеп торырга;
- кеше аңында булмаса, ашыгыч ярдәм машинасы килгәнче яки аңына китергәнче йөрәгенә массаж ясарга һәм ясалма сулыш алдырырга.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев