Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Ирләр “көчсезлеге”н дәвалау чаралары

Бу язмабызны медицина телендә "эректиль дисфункция" дип атала торган ирләр "көчсезлеге"ннән башларга булдык. Әмма ул ирләр өчен булса да, хатын-кыз заты да биредә язылганнарны үз хәтерендә сеңдереп калдырсын иде. Бу аңа үз янәшәсендәге ир-атның ничек туклануына, тормыш рәвешенә игътибар итү җае бирер. Ир белән хатынның уртак җенси тормышлары мөмкин кадәр...

Бу язмабызны медицина телендә "эректиль дисфункция" дип атала торган ирләр "көчсезлеге"ннән башларга булдык. Әмма ул ирләр өчен булса да, хатын-кыз заты да биредә язылганнарны үз хәтерендә сеңдереп калдырсын иде. Бу аңа үз янәшәсендәге ир-атның ничек туклануына, тормыш рәвешенә игътибар итү җае бирер. Ир белән хатынның уртак җенси тормышлары мөмкин кадәр озак дәвам итүе икесенең дә сәламәтлеге өчен мөһим бит.
Ир-ат арасында иң нык таралган сидек-җенес органнары авыруларының берсе - простатит, ягъни предстатель бизнең ялкынсынуы. Дөрес дәваламаган очракта, ул хроник төс алып, яшь ирләрнең дә, өлкәннәренең дә җенси көчсезлегенә китерә. Ирлеккә начар тәэсир итә торган хроник чирләр - организмда ир-ат гормонының кимүе, депрессия (неврологик һәм психологих яктан сәламәтлек какшау) һәм кан тамырлары эшчәнлеге бозылу. Монысы аеруча куркыныч, чөнки җенес органнарына кан начар килгән очракта, эрекция була алмый. Артериядә кан агымы җайга салынуга ук, гадәттә, йөрәк тибеше һәм эрекция өчен мөһим булган кан тамырлары эшчәнлеге дә көйләнә.
Менә шуларны исәпкә алсаң, ирләр "көчсезелеге"ннән котылуда танышларның киңәшләре генә ярдәм итмәгәне аңлашыладыр. Аның өчен белгеч янына барырга кирәк. Андрологка вакытында мөрәҗәгать итү кешене дәвалавы авыр булган бик күп хроник чирләрдән саклый. Үзенең ирлеген озаграк вакыт сакларга теләүче ир-ат өчен төп киңәш: балык тотып утыра-утыра, яки хәмерле аудан соң туңудан сакланыгыз. Киҗе-мамык һәм йон кебек табигый тукымадан тегелгән эчке киемнәр кияргә, тәмәке тартмаска, шәхси гигиенаны үтәргә, кичен сәгать җидедән дә соңга калмыйча ашарга, йокы алдыннан һава сулап керергә (бу соңгысы шәһәрдә яшәүчеләргә һәм эш вакытын утырып уздыручыларга бигрәк тә кагыла) - болары да үз сәламәтлеге турында уйлый белүче ирләр һәркөнне үтәргә тиеш нәрсәләр. Кыска гына итеп әйткәндә, яшәү рәвешен тулысынча үзгәртергә һәм ирләрчә туклануга күчәргә.
Бу уңайдан, ирлек функциясе бозылудан коткара торган берничә киңәш тәкъдим итәм. Бер стакан яңа сыгылган чөгендер согы гипертония белән интегүче кешеләргә артериаль кан басымын түбәнрәк чиктә тотарга ярдәм итә һәм шул ук вакытта ашказаны лайласын ялкынсынудан саклый. Моның ирлеккә ни тәэсире бар дип аптырамагыз. Аның сере гади генә: чөгендердә булган нитратлар ашказанында нитритка әйләнә, ә алары исә, үз чиратында - азот оксидына. Ә ул соңыгысы эчәклектән канга күчеп, ирләрнең эректиль функциясе саклануга ярдәм итә. Кибетләрдә чөгендер согы сатылганын күргәнегез юктыр, шунлыктан, аны үзегез сок сыккычтан чыгарып эчә аласыз. Винегрет, борщ кебек чөгендерле ризыкны күбрәк ашау зарур. Шулай ук, сельдерей, руколла, сарымсак, кишер, броколли, кабак төше, укроп, петрушка, порей суганы кебек яшелчә һәм тәмләткеч үләннәр дә онытылырга тиеш түгел. Яшелчә салатына тәмләткеч үләннәрне мөмкин кадәр күбрәк кушыгыз.
Әйдәгез, хәзер боларның ничек итеп ирлеккә уңай йогынты ясавын карап үтик. Билгеле булганча, цинк микроэлементы ирләр күкәйлегендә ясала торган мәни (сперма) компоненты булып тора. Ә цинк таблеткалары аптекада сатыла. Цинк турында яза башлаганбыз икән, Болгария һәм Испаниядәге ир-атның ашаудагы кайбер гадәтен мисал итеп китерергә була. Болгар ирләре гел кабак төше ашап йөри, ә испанлылар руколла һәм сарымсак салаты ярата. Цинк таблеткалары кулланып торасылары да юк, әле генә язган ризыктагы ул элемент аларның ирлегенә менә дигән тәэсир итә, шунлыктан 70-80 яшькә кадәр яшәп тә, предстатель биз аденомасының да, сия алмыйча интегүнең дә ни икәнен белмәүләренең сәбәбен кабак төшен даими ашауга бәйләп аңлаталар. Сүз уңаеннан, Мәскәү аптекаларына кабак төшеннән эшләнгән препаратларны Болгариядән кайтартуларын да әйтик. Ә бездәге аптекаларны алсак, ул (тыквеол) - флаконга салынган май, капсуллар, таблеткалар, ректаль "свеча" һ.б. рәвешендә сатыла һәм үзебезнең ут күрше булган Башкортстанның Уфа шәһәрендәге фармацевтика фабрикасында ясала. Кабак төшенең организмнан суалчаннарны куу үзлегенә ия икәнен дә белеп торыгыз, ул балалардагы лямблия һәм амеба кебек паразитларны чыгаруда да менә дигән чара!
Ирләргә файдалы ризык турында сөйли идек бит әле. Һиндстанның Дәһли һәм Гоа шәһәрләренә баручы туристлар, дусларына бирү өчен сувенир итеп, ул илдән "Камасутра" китабын алып кайтмый калмыйлар. Белгечләр өчен дә катлаулырак булган бу китаптан нәрсә дә булса аңлавы гади кешегә һич мөмкин түгел. Әмма анда якынлык кылыр алдыннан ирләрнең нәрсә ашарга тиешлегенә кагылышлы файдалы киңәшләр дә бар. Европада ул төр туклануны афродизиак дип йөртәләр. Тик ул ризыкның күбесе безнең якта үсми һәм чит илләрдән кайтартылмый да. Аның каравы, хәзерге вакытта зур кибетләрдә сельдерей сатып алырга була. Сельдерейда - ир-ат ашказанында азот оксиды хасил итә торган цинк һәм нитратлар җитәрлек күләмдә. Салат ясаганда сельдерейның яфракларын да һәм, кыргычтан чыгарып, тамырын да кулланырга була. Зәйтүн яки көнбагыш мае, яисә каймак өстәргә онытмагыз. Нәсел үрчетү яшендәге ирләргә мондый салатны көн саен ашау файдалы. Ирлеккә файдалылык ягыннан, югарыда язылганнар янына, кишер согын, кәбестә, петрушка, әстерхан чикләвеге, тузганак тамырлы (киптерелгән) һәм гөлҗимешле чәй, караҗимеш, күрәгә, кызгылт йөзем, балга салынган лимонны да өстәп куегыз. Элек-электән халык арасында "пәһлеваннар ризыгы" булып саналган солы боткасын да онытмагыз.
Базарда 100 граммы 180 сумнан сатыла торган бал икмәге (перга) составында балкортлары болын чәчәкләреннән җыйган барлык микроэлементлар да бар. Әнә шул бал икмәген, иртән йокыдан торгач, ач карынга бик озаклап, балавызы гына калганчы суырырга кирәк, ә анысын йотып куярга. Шуннан соң 20 минут үткәч кенә ашарга ярый. Бу ирлекне арттыра һәм салкын тию билгеләрен, вируслы ялкынсынуларны, авыздан начар ис килүне бетерә, пародонтоздан дәвалый. Ирләрнең потенциясенә уңай тәэсир иткәнлектән, чагыштырмача арзан бу препаратны даими кулланырга киңәш итәбез. Һичьюгында, елга ике мәртәбә - азык белән организмга витаминнар аз керә торган кыш һәм яз айларында икешәр атна дәвамында. Ышаныгыз, бер атнадан соң ук инде сез үзегезне яхшы хис итә башлаячаксыз, әгәр дә базардан бал икмәге (перга) урынына балавыз биреп җибәрмәсәләр.
Ә хәзер караҗимеш турында берничә сүз. Бик күпләр, эчәклекне чистарту буенча түләүле процедураларга йөриләр. Әлбәттә, файдалы, ләкин эстетик яктан күңел кабул итми һәм мәшәкатьле дә, кыйммәт тә. Ә без, ирләргә айга бер-ике мәртәбә 100-150 грамм караҗимеш ашарга киңәш итәбез. Бу организмны тулысынча чистарта һәм, эчәклектә таркалганда, караҗимеш барлык агулы матдәләрне үзенә сеңдереп алып чыгып китә, ә эчәклектәге файдалы микробларга тәэсире булмый. Әгәр дә ирләр караҗимешнең шундый файдасы барлыгын белсәләр, кем әйтмешли, табаклап ашарлар иде.
Гадәттә, урта һәм өлкән яшьтәге ирләрдә остепороз барлыкка килә. Ә ул исә, ирләр сөягенең уалуына китерә. Остеопороз һәм спондилез кебек куркыныч чирләрдән саклану өчен, көнлек 200 мг кальций нормасының үтәлеше зарур, ә аның өчен бер стакан сөт яки 200 гр эремчек ашау да җитә.
Кандагы гемоглобин тиешенчә булсын өчен, ирләргә яшь сыер ите белән, йод һәм селен микроэлементлары чыганагы булган елга балыгын чиратлаштырып ашау яхшы. Дөрес итеп туклану ирләр организмында гонодотроп гормоннарны, шулай ук, калкансыман биз гормоннарын - тестостерон һәм тироксинны тиешле чиктә тотарга сәләтле.
Югарыда язылганнарның һәммәсен дә үтәсәгез, сезнең ирлек көчегезне саклау һәм картлык көнегездә предстатель биз аденомасы куркынычыннан саклаячак, дип ышандырып әйтәм.
Ирлек көче турында яза башаганбыз икән, тагын бер кызыклы фактка тукатлырга булдык. Ир-атка, организмында үз тестостеронын булдыруда ярдәм итә торган препаратлар язарга теләсәң дә, безнең шәһәр аптекаларында аларны табармын димә. Аның каравы, бәясе күккә ашкан сустанон һәм виаграларны хет башыңнан кой, алар шулкадәр күп. Бу нәрсә хакында сөйли соң? Бик тиз тәэсир итүләре белән, ул препаратлар организмга төзәтеп булмаслык зыян китерә, ир-атның төп үз гормоны эшләнүгә киртә була. Ирләрнең бу төр "ярдәмче"ләрне куллануы, тагын бер күңелсез нәтиҗә ясарга этәрә: әллә инде табиблар бу препаратларның зыяны турында хәбәрдар түгелләр, әллә авыручылар үзләре турыдан-туры аптекага баралар һәм дару никадәр кыйммәт булса, шулкадәр яхшырак дип уйлап, аптекарьлар киңәшен тоталар. Ә бит дәвалауны табиб кына билгели ала, бары тик белгеч кенә сезнең организмның гормональ фоны ничек икәнен белә.
Танылган андролог И.Пьянзинның үз авыруларына сустанон яки виагра билгеләве белән кызыксынган идем. "Юк, - диде ул, - аның әһәмиятен күрмим".
Чыннан да, дәва чарасы буларак белгечләр өчен аның хаҗәте юк, чөнки сустанонны авыру астронизациясе, ягъни чир бер чиктә "катып калып", даруларның инде аңа тәэсире булмаганда, организмны "селкетеп" алу өчен генә билгелиләр. Анда да әле бер шарт белән: белгечнең икенче көнне үк авырудан хәле ничеклеген сорашыр мөмкинлеге булганда гына! Бу бик көчле даруның азактан төрле күңелсез нәтиҗәләргә китерүе бар, шунлыктан аны табиб күзәтчелегендә генә кулланырга ярый.
Ә инде азагы җенси якынлык белән төгәлләнә торган очрашуга әзерләнүче ирләргә сер итеп бер кечкенә киңәш бирәм: әгәр дә көчегезгә ышанып җитмисез икән, үзегез белән аргинин-аспартат таблеткасы (1 граммлы) булсын. Бу таблетка составында 1 грамм аргинин аминокислотасы порошогы бар. Очрашканчы, 1,5-2 сәгать алдан шуны эчеп куйсагыз, якынлык кылганда ару-талуны белмәссез. Әмма исерткечне чамадан арттырып җибәрмәгез, әгәр дә кычытулы аллергия бәрсә, икенче юлы бу таблетканы кулланмагыз. Аминокислота үзәк нерв системасы аша тәэсир иткәнлектән, виагра кебек, организмда ирләр гормоны эшләнүне тоткарламый.
Тагын бер нәрсә хакында язмыйча булмас. Безгә мөрәҗәгать итүче авыруларның өчтән берендә, соңгы елларда "мочекислый диатез" барлыгы ачыклана, гәрчә аңа кадәр ул хакта үзләре белмәгән булсалар да. Шәһәр йортларында краннан килә торган Кама елгасы суын еллар буе кулланганнар һәм кулланалар, бик азлар гына кран суын фильтр аша уздырырга кирәклеген белә.
Краннан килә торган суны еллар буе эчкәнлектән, бөерләр сафтан чыга, аларга таш утыра - пиолонефрит барлыкка килә, организм көннән-көн хәлсезләнә, ир-ат үзендә арыганлык сизә, тормышның сексуаль ягы аны кызыксындырмый башлый. Хәлсезләнгән организмга аз гына үзгәрешләр дә (грипп, салкын тию һ.б.) начар тәэсир итә: микроблар, хроник уретропростатит, эпидидимит, эректиль дисфункция... Боларны арыган кеше гадәти халәт буларак кабул итә һәм табибка я хатыны ачуланганга күрә яки инде башкача түзәр хәле калмаганга гына бара. Мондый авыруларны дәвалый башлаганчы, су чистарту фильтры сатып алуларын төп шарт итеп куябыз. Хәзерге вакытта Пермьда эшләнгән "Аквафор" фильтрлары - бик яхшы... Ир-ат организмына таш утыру процессын туктату бик катлаулы, шунлыктан без аларга яртышар ел һәм аннан да күбрәк вакыт эчү өчен үсемлектән ясалган дәва чаралары һәм, шулай ук, "Ундоры" санаториена барырга, ләм "трусы"лары алырга - аппликация һәм туры эчәклеккә ләм тампоннары тәкъдим итәбез.
Бу язманы игътибар белән укысагыз, чир симптомнарын түгел, ә барлык организмны дәваларга, ә аны исә авыруга китергән сәбәпләрне бетерүдән башларга кирәк. Чирле кеше табиб кушканнарны төгәл үтәгәндә, ә белгеч үзе дәвалану барышын күзәтеп торганда гына дәва өчен билгеләнгән даруларның шифасы тияр.
Менә шуларның барысын да үтәсәгез, хроник простатит һәм сексуаль инфекцияләрнең төзәлмәс чир булуы турындагы хаталы фикернең уйдырма икән аңларсыз. Россия Президенты В.Путинның, "Любовь - это не просто так, этим надо заниматься", дип әйткәненә ияреп, гаиләнең төп туендыручысы булган ир-ат затының сәламәтлеген ныгыту белән - чир аны аяктан еккач кына түгел, ә җитәрлек күләмдә акча бирү, белгечләр әзерләү юлы аша - дәүләт югарылыгында шөгыльләнергә кирәк. Шулай эшләмәгәндә, тиздән сәламәт һәм яшәү дәрте ташып торган ирләр калмас.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев