Туган як

Ирләр акыл аеклыгын иртә җуя

Моны мин, табиб буларак, үземә күренергә килгән 60-87 яшьлек ирләрдән чыгып әйтәм. Гадәттә, аларны хатыннары алып килә, өстәвенә, табиб янына барырга мәҗбүр итүче дә шулар була. Гадәттә, андый ир белән хатын бер үк яшьтә яки араларында 2-3 яшь аермасы гына була. Гадәти тормышта бу сизелми дә. Хатыны, олыгая барган иренең...

Моны мин, табиб буларак, үземә күренергә килгән 60-87 яшьлек ирләрдән чыгып әйтәм. Гадәттә, аларны хатыннары алып килә, өстәвенә, табиб янына барырга мәҗбүр итүче дә шулар була. Гадәттә, андый ир белән хатын бер үк яшьтә яки араларында 2-3 яшь аермасы гына була. Гадәти тормышта бу сизелми дә. Хатыны, олыгая барган иренең яшенә бәйле төп проблемаларны үз өстенә алганын тоймый да кала. Акрынлап, ире хәтта үз сәламәтлегенә кагылышлы мәсьәләләрне дә хатыныннан башка хәл итә алмый, анда мөстәкыйль рәвештә нинди дә булса карарга килүдән курку тойгысы уяна. Көнкүрештәге вак-төяк мәшәкатьләрдән читләшкән ирнең үз акылын эшкә җигәсе килми башлый. Акыл ялкаулыгы аркасында, ирләрнең хәтере начарлана.
 
Андый кешеләргә мин яшәү рәвешен, туклануны, гадәтләрен һ.б. үзгәртергә тиешлекләрен төшендерергә тырышам. Шунсыз бу котылгысыз хәлдән чыгып булмый.
 
Гади генә нәрсәдән башлыйм. Яныма табиб ярдәме сорап килгән чордашарыма алга таба ниләр эшләргә тиешлекләрен телдән әйтеп торып яздыртам. Баксаң, алар хәтта кулларына ручка алып, үзләре язарга да теләмиләр. Әйтерсең алдан сөйләшенгәннәр, барысы да бер үк сүзне кабатлый:
- Доктор, хатыным язсын әле, ул әйбәтрәк яза.
- Ә үзеңә нәрсә булган?
- Хәтерем начар, үзем язганга карап кына, барыбер истә калдыра алмаячакмын. Хатын язса, онытмас, сез кушканнар да төгәл үтәлер.
- Юк, ярамый. Акрын булса да, языгыз! Шул чагында гына үзегез үк төшенерсез һәм барысын да тиешенчә эшләрсез. Нәкъ менә хатыныгызга салынып, ялкауланып беткәнсез дә инде. Үзегез языгыз!
Минем пациентлар, нигездә, 5-6 хроник авыруы булган олы яшьтәге ирләр. Тиешенчә дәвалансыннар өчен, аларның үз сәламәтлекләре белән кызыксынулары мөһим. Бер мин генә түгел, америкалы белгечләр дә ирләрнең гомер озынлыгы хатыннарныкына караганда азрак булуын һәм моның көчле зат ирләрнең акыл сәләтендә чагылыш табуын күптәннән ачыклаганнар. Аларның гомере кыска булган кебек үк, акыл зирәклеге дә иртә җуела. Ә инде нинди дә булса яңа нәрсәне хәтердә сеңдереп калдыруга килгәндә, олы яшьтәге ирләр өчен анысы да бик авыр. Экспериментта катнашкан 70-89 яшьлекләрнең танып белү сәләтен ачыклау максатыннан, алар-ның һәркайсына төрле дүрт өлкәгә караган когнитив тестлар биргәннәр.
 
Ул тестларның беренчесе хәтердә калдыру сәләтен тикшерүгә юнәлтелгән булган. Икенчесендә, ничек фикер йөртүләре һәм проблеманы нинди юллар белән хәл итүләре аша кешенең башкару функциясе ачыкланган. Шулай ук, аларның ни сөйләгәнне аңлау һәм сүзләр ярдәмендә җиткерелгән мәгълүматны кабул итү дәрәҗәсе тикшерелгән.
 
Тестларның соңгы төркеме ярдәмендә төрле билгеләр, рәсемнәр аша бирелгән мәгълүматны аңлау мөмкинлекләре өйрәнелгән. Өлкән яшьтәгеләрнең 15 процентында акыл зирәклегенең җиңелчә җуелуы күзәтелгән. Ирләрдә бу, хатыннар белән чагыштырганда 1,67 мәртәбә күбрәк булган. Бу күрсәткечләр кешенең белеменә һәм гаилә хәленә бәйсез рәвештә үзгәрешсез калган.
 
Тик монда бернәрсәне онытмаска кирәк: картларның акыл зәгыйфьлеге белән белән когнитив функцияне тәңгәлләштерергә ярамый. Әмма шул ук вакытта когнитив функциясе бозылган кешеләрнең, ел саен, 10 процентында деменция (акыл зәгыйфьлеге) башлана.
 
Ни кызганыч, ир-ат газета укырга бик үк яратмый, шунлыктан минем язмалар да аларга барып җитмидер. Шуңа карамастан, хатыннары яки туганнары укып, аларга аңлатыр һәм, нәтиҗәдә, ирләр үзләренең менталь сәламәтлеген кайгыртырлар дигән өметтә калам.
 
Гамир ИСМӘГЫЙЛЕВ,
Россиянең атказанган табибы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: