Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Имбирнең файдасы һәм зыяны

Интернетта еш кына имбирнең файдасы турында язалар. Ютәлне дә бетерә, тән температурасын да төшерә, гомумән, барлык тын юллары авыруларыннан дәвалый.

Әмма һәр даруның организмга кире тәэсире булган кебек, бик файдалы булып саналган үсемлекләр да зарар китерергә мөмкин.

Имбир һәм лимон кушылган су

Андый су төрле витаминнарга һәм минералларга бай, организмда кан әйләнешен һәм матдәләр алмашын яхшырта, холестерин күләмен киметә. Ул эчемлек иммунитетны ныгытуга да ярдәм итә, ашкайнату системасы өчен файдалы, ә аминокислоталар майларны «эретә». Имбирле-лимонлы су сусауны бетерә, иртән торгач та, эчсәгез, акыл һәм физик эшчәнлекне активлаштыра.
Тик шул ук эчемлек организмга зыян китерергә, мәсәлән, аллергия китереп чыгарырга мөмкин. Йөкле һәм имезүче хатыннарга, ашказаны һәм уникеилле эчәк җәрәхәте, бөер, үт куыгы авырулары булса, тән температурасы 39 градустан артса, имбирле-лимонлы су эчүдән тыелу хәерлерәк.

Эчемлек бик җиңел әзерләнә: 1әр аш кашыгы вакланган имбирне һәм лимонны кушып, өстенә 200 миллилитр кайнар су агызырга, 10 минуттан эчәргә була.

Имбирле-лимонлы су һәм бөтнек

Мондый эчемлек тынычландыра, суык тигәндә дә ярдәме бар (тирләтә), ашкайнату процессын активлаштыра, аппетитны яхшырта. Ул шулай ук организмдагы шикәр һәм холестеринны киметә. Аны кайнар һәм салкын килеш эчәргә мөмкин. Ләкин тән температурасы күтәрелгәндә, ашкайнату органнары, бавыр, бөер авырулары булганнарга эчү рөхсәт ителми.

Имбир, лимон һәм бал кушылмасы

Бу кушылма шулай ук витаминнарга һәм минералларга бай, иммунитет өчен файдалы, тазарудан интегүчеләр өчен кирәк. Тын алу органнары, нерв системасы авыруларыннан ярдәм итә. Имбир, лимон һәм бал ашкайнату системасына, матдәләр алмашына, кан әйләнешенә, кан тамырларына уңай тәэсир итә, баш авыртудан файдалы.

Моның өчен имбир тамырын һәм бер лимонны угычта уып, бер стакан бал кушарга һәм көненә өч тапкыр ашарга 30 минут кала 2шәр бал кашыгы кабарга кирәк. Куллану вакыты – җиде көн.

Әмма сездә аллергия, югары кан басымы, ашкайнату системасы авырулары булса, кушылманы кабудан тыелыгыз. Бу шулай ук йөкле һәм имезүче аналарга кагыла.

Имбир мандарин һәм лимон белән

Имбирне лимон һәм мандарин белән суда кайнатып эчәргә яки кушылма итеп әзерләп кабарга була. Салкын вакытта ул җылыта, иммунитетны ныгыта, матдәләр алмашын, кан әйләнешен яхшырта, тын юллары авыруларыннан дәваланганда ярдәме бар. Әмма ашказаны һәм эчәкләрнең – хроник, бавыр, бөер, үт куыгы, аллергия авырулары, гиперактивлык вакытында кулланырга ярамый.

Эчемлекне әзерләр өчен имбир тамырын, 1әр лимон һәм мандаринны угычта уарга, өстенә 200 миллилитр кайнар су салырга кирәк. 10 минуттан эчәргә ярый. Су кушмасагыз, яхшылап бутап, пыяла савытка бушатып, суыткычка куегыз һәм ашар алдыннан 1-2 чәй кашыгы кабыгыз.

Ләкин югарыда күрсәтелгән барлык эчемлекләр һәм кушылмаларның дару булмавын истә тоту мөһим. Кулланыр алдыннан табиб белән киңәшләшергә кирәк.

Фото pixabay.com сайтыннан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев