Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Ихтыяҗ зур

Быел гриппка каршы прививка ясатырга теләүчеләр бермә-бер арткан. Хәзерге вакыттта Түбән Камада 56 мең кешегә прививка ясалган.

Вакцинаның беренче партиясе поликлиникаларга август ахырында кайтып, тиз арада беткән дә инде. Прививка ясатырга теләүчеләр әле дә шактый булганлыктан, күптән түгел Түбән Камага «Совигрипп» препаратының 24 мең ампуласы кабат кайтартылган. Вакцинация бу атнадан башланган. Сүз уңаеннан, прививка ясатырга теләүчеләрнең күпчелеге – пенсионерлар. Ата-аналар арасында ризалык бирүчеләр күп: грипптан вакцинацияне 18 меңнән артык бала узган инде. Ә менә булачак әниләр прививка ясатудан куркалар икән.
– Вакцина йөкле хатыннар һәм карындагы балалар өчен зыянсыз. Алты айга кадәр туган сабыйларның грипптан иммунитетлары юк. Менә монысы куркынычрак, – ди үзәк хастаханә баш табибының эпидемиология мәсьәләләре буенча урынбасары Елена Пискарева.
Юлламаны алдан язылмыйча һәм терапевтка чират тормыйча алып була. Оешмадан гариза бирелсә, табиблар прививканы үзләре килеп ясый ала. Якын арада аны шәһәрнең сәүдә үзәкләрендә дә ясаячаклар. Килгәндә, үзегез белән паспорт, полис алырга онытмагыз. Ә чират торганда, дистацияне саклагыз.

Фото: https://ntr-24.ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев