Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Җиңел пар белән!

Татарлар мунча керергә ярата да инде. Бар тәмен, рәхәтен белеп, озаклап керәләр. Мунчадан соң мәтрүшкәләп, баллап чәй эчүләре ни тора! Шуңа күрә, бакча сатып алганда да мунча булу төп шарт итеп күрсәтәләр.

Тик мунча керүнең дә үз җае, тәртибе бар. Керә белеп кермәсәң, мунча организмга файда урынына зыян гына салырга мөмкин. Әйтик, б ер әүләр озак чабына дип ярышырга, кеше чума дип, салкын бассейнга сикерергә ярамый. Үзеңне эссегә әкренләп әзерләргә кирәк. Чабынганда тир бүленеп чыга, тир белән бергә организмнан азык белән кергән азот, шлаклар, агулы матдәләр, шулай ук организмда калган дарулар чыга.

Мунча исә — тир чыгаруның иң яхшы урыны. Тагын шунысын да әйтик әле, чабынганда аяк табанын да чабарга онытмагыз. Мунча йокысызлыктан интеккән кешеләр өчен дә бик файдалы. Чабынып, ял итәргә чыкканда, тәндәге тирене юып чыгарга кирәк. Хатын-кызлар мунчада төрле битлекләр, майлар скраблар сөртергә ярата.

Тик күбесе дөрес эшләми, бу процедураларны тирне юып төшергәч кенә ясарга киңәш ителә. Чөнки тән тирләгәндә кремнар тир белән юылып төшәчәк. Мунча кышын еш салкын тиеп авыручыларга бик яхшы чыныктыру чарасы. Чабынганнан соң, душта яки бассейнда 4-10 градус салкынлыктагы суда биш секундтан бер минутка кадәр тора алсагыз бик яхшы. Курыкмагыз, бу вакыт эчендә генә сезгә салкын тияргә өлгерми.

Ә иң яхшы чыныгу чарасы –суның салкыны белән кайнарын берьюлы файдалану. Кайнар душ алганнан соң берничә секунд салкыны белән коенасың, һәм берничә мәртәбә кабатлый-сың. Мунчадан соң бер стакан чәй яки минераль су эчәргә ярый, ә салкын су ярамый. Ә иң яхшы чәй – кара карлыган кайнатмасы яки бал салып пешерелгән чәй. Язма ахырында мунча ташына сибү өчен берничә рецепт. Пар хуш исле һәм файдалы булсын өчен өч литр кайнар суга 50 грамм квас кушып сибегез.

Нарат, чыршы, канәфер ботагын, 8-12 минут кайнар суда тотып, ләүкәгә яки чабыну урынына куйсаң да хуш ис бөркелеп торачак. Шулай ук горчица, керән яфрагы, андыз (девясил) төнәтмәсе бик файдалы.

Мунча керүнең берничә кагыйдәсен дә онытмагыз:

- Мунчага ашап кермәгез, чөнки кайнар мунчада юынуы авыр булачак.

- Кайнар ләүкәгә утырганчы, чәчләрне юешләмичә, өстегезгә су коегыз.

- Ләүкәгә менгәндә башыгызга башлык киегез яки сөлге урагыз. Тәнне кайнар һавага әкренләп күнектерегез.

- Ләүкәдә ятып торыгыз һәм борын белән сулагыз.

- Себеркене пешергәнче өч-дүрт сәгать салкынча суда тотыгыз.

Мунча тәнегезгә дә, җаныгызга да шифа бирсен!

Фото: https://pixabay.com/ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев