Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Ялган даруны тану ысулларын аңлаттылар

Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

NC Logistic фармлогистик 3PL-операторының сыйфат буенча директоры Станислав Смирнов Sputnik радиосына биргән интервьюсында даруның чынмы-түгелме икәнен тикшерү алымын аңлатты. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».

Россиядә медикаментларны маркировкалау системасы гамәлдә, шуңа күрә сатып алучы үзен кызыксындырган препаратның җитештерүчедән алып даруханә киштәсенә кадәрге юлын күзәтә ала, дип искәртте Смирнов. Бу — сез сатып алырга җыенган даруның чынмы-түгелме икәненә инануда ышанычлы алым, дип саный эксперт. Система Россиядә генә түгел, чит илдә җитештерелгән препарат турында да мәгълүмат алырга мөмкинлек бирә, дип өстәде ул.

«Һәр дару кабында Data Matrix коды төшерелгән — бу маркировканың мәҗбүри элементы. Тышкы яктан ул гадәти QR-кодка охшаган һәм дару кабында серия, җитештерү датасы һәм яраклылык срогы янында урнашкан. Теләгән һәркем «Гадел билге» дәүләт системасы мобиль кушымтасы ярдәмендә кодны сканердан чыгартып, товар турында бөтен мәгълүматларны белә ала», — дип ачыклык кертте Смирнов.

Аның сүзләренчә, законсыз җитештерүче ялган дару турында мәгълүматны бу системага кертә алмый һәм маркировканың булмавы — начар сигнал.

Эксперт шулай ук даруханәнең лицензиясен тикшерергә дә киңәш итте. Әлеге документ белән һәркем таныша алырга тиеш, дип сүзен төгәлләде ул.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев