Туган як

Иң мөһиме – эшеңне яратып башкару

Шәһәрдә Габделнур Вакыйф улы Зыятдиновның (фотода) исеме күпләргә таныш. Табиб, югары категорияле хирург-стоматолог Түбән Камада 1988 елда беренчеләрдән булып теш казналыгы һәм бит сөяге хирургы вазифасын үти башлый. Хезмәттәшләре арасында олы ихтирамга лаек, яшьләргә үрнәк булырлык бу шәхес озак еллар буе Түбән Кама үзәк дәваханәсенең беренче хирургия бүлегендә эшли. -...

Шәһәрдә Габделнур Вакыйф улы Зыятдиновның (фотода) исеме күпләргә таныш. Табиб, югары категорияле хирург-стоматолог Түбән Камада 1988 елда беренчеләрдән булып теш казналыгы һәм бит сөяге хирургы вазифасын үти башлый. Хезмәттәшләре арасында олы ихтирамга лаек, яшьләргә үрнәк булырлык бу шәхес озак еллар буе Түбән Кама үзәк дәваханәсенең беренче хирургия бүлегендә эшли.
- Табиб булырга ничек карар кылдыгыз?
- Авылда үстем. Кечкенәдән үк табиб булырга хыялландым. Әни саулыкка туена алмады. Бәлки аңа ярдәм итәсем килгәндер... Армиядә вакытта медицина институтына керергә дигән ныклы карарга килдем. Казанда белем алдым. Уку йортын стоматолог белгечлеге буенча тәмамлагач, юллама буенча Түбән Камага килдем. Әмма озак эшли алмадым. Армиягә алдылар. Анда кадровый офицер булып хезмәт иттем. Шунда теш казналыгы һәм бит сөяге хирургы булып эшли башладым. Түбән Камага бары 1988 елда гына әйләнеп кайттым.
- Ул вакытта шәһәрдә мондый белгечләр бар идеме?
- Стоматолог-хирург бар иде, ул бу вазифаларны башкара иде. Мин 3нче шәһәр дәваханәсенең хирургия бүлегенә эшкә урнаштым. Теш казналыгы һәм бит сөяге хирургы нигездә нәрсә белән шөгыльләнә? Теш казналыгы һәм бит сөяге системасындагы патологияләрне дәвалый. Ә алар бик күп: ялкынсыну, төрле җәрәхәтләр, зарарсыз шешләр.
- 80-90нчы еллар белән чагыштырганда, проблемалар шул ук килеш каламы?
- Мин алай димәс идем. Хәзер стоматология поликлиникалары стационарлар белән тыгыз элемтәдә эшли. Тешен дәваларга килгән авыруның патологиясе булса, белгеч аны дәваханәгә җибәрә. Стоматологияләр, шөкер, күп. Шуңа күрә ярдәм дә вакытында күрсәтелә. Авырулар тиз арада мөрәҗәгать итсәләр, әлбәттә. Әмма төрле очраклар була. Бервакыт озак еллар буе тешләрен дәваламаган кешене алып килделәр. Хәле бик авыр иде. Хәтта коткара алмабыз дип курыктык. Бәхеткә, аякка бастырдык, хәтта инвалидлыгын алдырып, эшләп йөри, бугай.
- Эш тәҗрибәгездә катлаулы очраклар булдымы?
- Эшләү дәверендә алар бик күп булды. Барысы да - хәтеремдә. Кайчак эштә бәла куркынычсызлык таләпләрен үтәмәгәндә килеп чыгарга мөмкин. Мәсәлән, бер ир «болгарка» белән эшләгәндә, дискы очып чыгып, бит сөякләрен кискәләп бетерә. Элек мондый очраклар күп иде. Хәзер кешеләр үз-үзләрен сакларга өйрәнделәр. Элек аварияләр нәтиҗәсендә бит сөякләренә зыян килүчеләр шактый була иде. Хәзер андыйларны сирәк алып киләләр. Нигездә, көнкүреш травмалары, мәсәлән, яшьләр сугышып җәрәхәтләнәләр.
- Авыруны дәвалаганда иң мөһиме нәрсә?
- Иң мөһиме - кешенең гомерен саклап калу, коткару. Калганы - тернәкләндерү чорында. Авырулар моны үзләре дә аңлый. Шулай да, җөйләр кала. Аның белән пластика хирургиясе шөгыльләнә. Кайбер авырулар хәтта инвалид булып кала. Кайберләренең битләре операциядән соң танымаслык булып үзгәрергә мөмкин.
- Сез, армиядә хирург булып эшләдем, дидегез. Андагы авырулар «гражданскийлар»дан аерыламы?
- Нигездә, шул ук авырулар, шул ук патология. Әмма армиядә дисциплина көчле. Табиб хирург янына җибәрә икән, «юк» дип әйтә алмыйсың. Монда исә авырулар килмәскә сылтау табалар, вакыт юк, дип йөриләр. Шуңа күрә еш кына хәлләре катлаулангач кына килеп җитәләр.
- Эшегезне ни өчен яратасыз? Һәм иң авыры нәрсә?
- Иң рәхәте - кешене тормышка кайтару, эш нәтиҗәсен күрү. Табиб өчен иң мөһим сыйфат - кеше сәламәтлегенә битараф булмау һәм үз эшеңне яратып башкару. Юкса, эшли алмаячаксың. Иң авыры - пациентның үлеме.
- Ә үзегез стоматологка еш мөрәҗәгать итәсезме?
- Белгечкә даими рәвештә күренәм. Профилактика максатыннан, ярты елга бер тапкыр бару кирәк. Авыруларыма биргән иң беренче сорау: «Стоматологта кайчан булдыгыз?». Дәваханәгә «Ашыгыч ярдәм» китермәсен дисәгез, авыр хәлгә каласыгыз килмәсә, сәламәтлекне кайгыртырга кирәк.
- Сез шәһәр стоматология поликлиникасында да эшлисез.
- Биредә мин имплантология белән шөгыльләнәм. Бу эшне беренче булып 1999 елда башлап җибәрдем. Эш күп, кешеләр, бигрәк тә яшьләр салына торган протезлар куйдырырга теләми. Имплантлар яхшы һәм озакка чыдый.
- Гаиләгез турында бераз сөйләсәгез иде.
- Хатыным Фатыйма шулай ук медицина юлыннан китте. Хәзер лаеклы ялда. Олы кызым - стоматолог, Казанда яши. Кечкенәсе быел мәктәпне тәмамлый. Булачак һөнәрен әлегә сайламады. Ике оныгым бар.
- Эштән ничек ял итәсез?
- Мин эшкә иртәнге сәгать 7гә киләм. Кичке 8-9да гына өйгә кайтып керәм. Кызларымның ничек үсүен күрми дә калдым диярлек. Элек балык тотарга ярата идем. Бакчабыз бар. Җәен шунда мәш киләм. Вакыт таба алсам, билгеле.
Лилия Заһретдинова фотосы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: