Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Хәтер таркаулыгыннан

«Әнием олыгаеп килә. Хәтере таркаулана башлады. Кулына тоткан әйберне кая куйганын онытып, көннәр буе эзли. Халык куллана торган берәр дәва чарасы өйрәтмәссезме икән? Зөлфия Галиева». - Баш мие күзәнәкләренә тәэсире яхшы булган мумие һәм прополисны кулланып карый аласыз. Аның өчен 5 гр. мумиене 150 мл. алоэ яки каланхоэ согында эретегез....

«Әнием олыгаеп килә. Хәтере таркаулана башлады. Кулына тоткан әйберне кая куйганын онытып, көннәр буе эзли. Халык куллана торган берәр дәва чарасы өйрәтмәссезме икән? Зөлфия Галиева».
 
- Баш мие күзәнәкләренә тәэсире яхшы булган мумие һәм прополисны кулланып карый аласыз. Аның өчен 5 гр. мумиене 150 мл. алоэ яки каланхоэ согында эретегез. Ун көн дәвамында иртәнге аш алдынан һәм төнгә каршы берәр балкашыгы эчертегез. Шулай ук, ике атна дәвамында ашар алдыннан 20-30 тамчы прополис төнәтмәсе эчүнең дә файдасы тияр. Ул төнәтмәнең аптекада сатыла торганын кулланырга, яки 10 процентлы спирт эремәсенә салып әзерләргә була.
 
Аптекадан сатып алып, камырлык (боярышник) һәм сукыр кычыткан төнәтмәсен көненә 15 тамчы эчертә аласыз.
 
Моннан тыш, көндәлек туклану рационында яшелчә, җиләк-җимеш, А, В һәм С витаминнарына бай ризык булырга тиеш. Лимон белән бал ашау да файдалы. Составында нерв импульслары өчен кирәкле фосфатилсерин булган ногыт һ.б. борчагын, кәбестәне дә күбрәк ашарга кирәк.
 
Кул эше булган бәйләү, рәсем ясау, чигү һәм, шулай ук, бакчада чүп үләннәре утау һ.б. - болары да кешенең хәтерен яхшырта.
 
Башта тәнегезне диңгез тозы белән ышкып, шуннан соң суына диң-гез тозы салынган ваннада керергә була.
 
Онытмагыз, көн дә саф һавада мөмкин кадәр күбрәк йөрү, кычкырып китап уку, кроссворд чишүнең дә файдасы зур.
 
Табиблар раславынча, мондый комплекслы дәвалауны бер-ике ай гына түгел, ә озак еллар даими дәвам итәргә кирәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев