Туган як

Гриппка каршы вакцина ясау

Берьюлы ике прививка, укол ясау ничек тәэсир итәр һәм табиблар бригадасын ничек чакырырга. Гриппка каршы прививканы ким дигәндә 113700 түбәнкамалыга ясау бурычы тора. Бу йогышлы авыруны киң җәелдермәс өчен кирәк кадәр «куркынычсызлык мендәре» булдырырга ярдәм итәчәк. Шушы көннәрдә Советлар йортында үткәрелгән йогышлы авыруларга каршы көрәш комиссиясе утырышында шул хакта сөйләштеләр....

Берьюлы ике прививка, укол ясау ничек тәэсир итәр һәм табиблар бригадасын ничек чакырырга.
Гриппка каршы прививканы ким дигәндә 113700 түбәнкамалыга ясау бурычы тора. Бу йогышлы авыруны киң җәелдермәс өчен кирәк кадәр «куркынычсызлык мендәре» булдырырга ярдәм итәчәк. Шушы көннәрдә Советлар йортында үткәрелгән йогышлы авыруларга каршы көрәш комиссиясе утырышында шул хакта сөйләштеләр.
Кайсы ягы белән куркыныч?
Сәламәтлек саклау идарәсе начальнигы Венера Рәхимова грипп авыруы йоктыруның кешеләргә нинди куркыныч тудыруы турында киңәшмәдә катнашучыларның тагын бер мәртәбә исләренә төшерде.
Авыру икенче көнне үк катлаулана башлый һәм кайвакыт авыруның гомерен дә саклап калу мөмкин булмый икән. Кешеләр табибка шунда ук мөрәҗәгать итмиләр. Вируска каршы препаратларны бер мәртәбә дә кулланмыйча, авыру билгеләрен «реклама»ларда тәкъдим ителә торган чаралар белән җиңеләйтергә тырышалар.
Моны якын кешеләрегезгә сөйләгез
Грипптан үлгән кешеләрне тикшергәч, түбәндәге факт ачыкланган: аларның берсе дә прививка ясатмаган булган.
Димәк, прививканы ясатырга кирәк, дигән нәтиҗә чыга. «Бу хакта туганнарыгызга, дусларыгызга, танышларыгызга сөйләгез», - дип үтенде Венера Рәхимова һәм вакцина ясауның бушлай икәнен дә искәртте.
Кая барырга?
Ниндидер сәбәпләр аркасында эш урыннарында гомуми вакцина ясау оештырылмаган кешеләргә, участок табибына чиратсыз мөрәҗәгать итәргә була.
Терапевт тән температурасын һәм кан басымын үлчәгәч, шәфкать туташына җибәрә. Ә инде кешенең температурсы бар икән, прививканы савыккач, берничә көннән соң гына ясарга мөмкин.
Табиблар бригадасын ничек чакыртырга
Эш бирүчеләргә килгәндә, алар өчен, чынан да, бөтен шартлар тудырылган.
Махсус номерлар белән телефоннан шалтыратып, табиблар бригадасын чакырырга һәм шулай итеп, коллективтагыларга бушлай вакцинация үткәрергә мөмкин. Менә ул номерлар: 24-35-06, 24-35-01, 24-35-33, 24-33-90, 24-32-83, 24-32-14.
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Айдар Фәретдинов, киңәшмәне йомгаклап, шәһәрдә җитәрлек күләмдә вакцина булуын һәм хәзерге вакытта, иң мөһиме, вакцина ясатырга мөмкин кадәр күбрәк халыкны җәлеп итү буенча максатчан эш алып барырга кирәклеге хакында әйтте.
Юк-барга ышанмаска
Кайберәүләр, нигезсез сүзләргә ышанып, прививка ясатырга теләми.
Венера Рәхимова моның урынсыз икәнен әйтте. Әгәр прививкадан соң температурагыз күтәрелә икән - ул икенче көнне үк гадәти хәленә кайтачак, бу антитәнчекләр эшләп чыгарганда организмның табигый реакциясе. Прививкадан соң бераз кәефегез начарланудан да куркырга кирәк түгел.
Сәламәтлек саклау җитәкчесе, үзебезнең илдә җитештерелгән вакциналар хроник авырулар вакытында кулланыла торган дарулар белән тулысынча ярашлы һәм өлкән кешеләргә аларны бергә кулланудан куркырга кирәк түгел, дип белдерә.
Ә менә «Роспотребнадзор»ның җирле бүлеге начальнигы Рөстәм Изиятуллин, хезмәт вазифалары буенча, җәмәгать урыннарындагы һәм эш биналарындагы санитар шартлар турында борчыла. «Бер авыру сатучы, эш сменасы дәвамында, йөзләп кешегә авыру йоктырырга мөмкин», - ди табиб һәм вируслы йогышлы авырулар белән чирләгәндә өйдә яки дәвалау учреждениесендә булырга киңәш итә. Ә эш урыннарында кабинетларны, офис бүлмәләрен ешрак җилләтергә, вентиляция шахталарына дезинфекция үткәрергә кирәк һ.б.
Рөстәм Изиятуллин да прививкалардан курыкмаска киңәш бирде һәм бервакыт үзенең рәттән ике мәртәбә прививка ясатуын сөйләп: «Күреп торасыз исән-сау», - дип көлдерде.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: