Туган як

Грипп йоктырмас өчен

Гыйнварда шәһәребез һәм районыбызда 1333 кеше сулыш юлы авырулары (ОРВИ) йоктырган, 29 кеше грипп белән чирләгән. Казандагы лаборатория 9 кешенең дуңгыз гриппы (A/HIHI/) эләктергәнен ачыклаган. "Роспотребнадзор"ның җирле идарәсе җитәкчесе урынбасары Лилия Нестерова имзасы белән редакциягә юлланган мәгълүмат әнә шуны күрсәтә. ОРВИ һәм гриппның - транспорт, кибет, кафе кебек, халык күп...

Гыйнварда шәһәребез һәм районыбызда 1333 кеше сулыш юлы авырулары (ОРВИ) йоктырган, 29 кеше грипп белән чирләгән. Казандагы лаборатория 9 кешенең дуңгыз гриппы (A/HIHI/) эләктергәнен ачыклаган.
"Роспотребнадзор"ның җирле идарәсе җитәкчесе урынбасары Лилия Нестерова имзасы белән редакциягә юлланган мәгълүмат әнә шуны күрсәтә.
ОРВИ һәм гриппның - транспорт, кибет, кафе кебек, халык күп йөри торган урыннарда йогуы билгеле инде. Белгеч язмасыннан күренгәнчә, грипп белән язын-көзен авырый халык. Нәкъ шул чорда күп вакытыбызны җилләтелми торган ябык биналарда, бүлмәләрдә утырып уздырабыз. Ә бу исә, витаминнар җитмәгәнлектән, организмның хәлсезләнүенә китерә.
Күкрәк балалары, бигрәк тә, алты айлары тулганнан соң, гриппка бирешәләр икән. Табиблар моны карынында чакта аналарыннан күчкән антителаның азаюы белән бәйләп аңлаталар. Чөнки, бу вакытка инде аналары сабыйларны азрак имезә, аларга ботка, эремчек һ.б. бирә башлыйлар.
Балаларга грипп - уенчыклар, ә өлкәннәргә чирле кешенең савыт-сабасы аша йогарга мөмкин. Аның беренче билгеләре: хәлсезлек, туңып калтырану, буыннар сызлау. Тән температурасы да кинәт кенә күтәрелә башлап, 39-40 градуска җитә. Ә балаларны, югары температура аркасында, көзән җыера башларга мөмкин. Баш әйләнүгә каты ютәл дә өстәлә.
Гриппны һич тә аяк өстендә уздырыга ярамый, дәваланмаган очракта, кешенең үпкәсе ялкынсынырга, йөрәк-кан тамырлары эшчәнлеге бозылырга һәм, шулай ук, үзәк нерв системасы зарарланырга мөмкин.
ОРВИ һәм грипп белән авырмас өчен, белгечләр гап-гади нәрсәләрне үтәргә киңәш итәләр: кулларны һәрчак юып йөрергә, бүлмәне җилләтеп, чистартып һәм юып торырга. Әлбәттә инде, сарымсак, суган, кәбестә, кара карлыган, сырганак кебек ризыклар ашарга кирәк. Авырган очракта, узар әле дип, эшкә йөрү дә үзең өчен файдасыз. Әлбәттә, эш калдырган кешене беркем дә яратмый, чөнки аның эше калганнарга өелә. Әмма телевизор рекламасында күрсәтелгән яки аптекадагылар киңәше буенча алынган дарулар белән, үзбелдеклеләнеп дәвалану нәтиҗәсендә, ике-өч ай сарык шикелле ютәлләп-йөткереп йөрүчеләр дә юк түгел. Андыйлар, "чиратың җиткәнче җан тәслим кылуың бар", дип, медицинага реформа ясалганнан соң, бер дә табибка барырга яратмыйлар. Менә шуңа күрә дә, үтә дә "үзенчәлекле" экологиясе күпләрнең иммун системасына начар йогынты ясый торган Түбән Камада рәсми статистика чынлыкка туры килми.
Дөрес, үткән 4-10 февраль атнасында бездә сулыш юллары авырулары белән интегүчеләр кимегән: алар 2204 кеше булып, шуларның 1190ын ундүрт яшькә кадәрге балалар тәшкил иткән. Грипп белән 52 кеше авырган. Бәхеткә, сабыйлар арасында грипп йоктыручылар булмаган. Гигиена һәм эпидемиология үзәгенең җирле филиалы эпидемиологы Флера Суфиевадан белешкән бу саннар - дәваханәләргә мөрәҗәгать итүчеләрне генә чагылдыра. Чирне аяк өстендә уздыручылары тагын күпмедер әле. Рәсми саннардан күренгәнчә, бу төр чирлеләр кими башлаган. 28 гыйнвар-3 февраль атнасында андыйлар күбрәк булган: сулыш юлларына салкын тиеп авыручылар - 2684, ә грипп йоктыручылар - 58.
Яз айларын хәтерләткән җылы көннәрне тиздән тагын каты суыклар алыштырачак диләр. Көннәрнең бер суытып, бер җылытып торуы һич тә әйбәт түгел инде, һава алмашынуга карап, кәефләре һәм сәламәтлеге тиз үзгәрүчән кешеләргә бигрәк тә. Шулай булгач, белгечләр киңәш иткәнчә, иртә-кич сарымсак-суган ашарга туры килер. Ялган даурлар белән аптекалар шыплап тулган хәзерге заманда, саклануның шуннан да яхшырак ысулы юктыр.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: