Туган як

Грипп: сакланыргамы, әллә Аллаһыга тапшырыргамы?

Кайчандыр авыллары белән халыкларны кырган зәхмәтләр ерак тарих булып калды. Әмма фән алга китсә дә, заманалар үзгәргән саен, авыру күзәнәкләре дә яңарып, кешелеккә яңа «бүләкләр» китереп тора. Балачактан һәркемгә таныш гриппның гына да хәзерге вакытта тавык, чучка гриппы дигән төрләре бар. Кайсыдыр илдә зика дигән куркыныч чир дә тарала башлаган....

Кайчандыр авыллары белән халыкларны кырган зәхмәтләр ерак тарих булып калды. Әмма фән алга китсә дә, заманалар үзгәргән саен, авыру күзәнәкләре дә яңарып, кешелеккә яңа «бүләкләр» китереп тора. Балачактан һәркемгә таныш гриппның гына да хәзерге вакытта тавык, чучка гриппы дигән төрләре бар. Кайсыдыр илдә зика дигән куркыныч чир дә тарала башлаган. Белгечләр: «Яңа вакцина уйлап табабыз да, җиңәбез аны», дип, ел саен дәүләттән акча сорыйлар. Медицина ничәмә-ничә еллар чир-инфекцияләргә каршы көрәшә, яңа дарулар эзли, төрле ысулларын тапкан кебек тә булалар, әмма әллә инде Аллаһыга рәхмәтле булмау, әллә чир белән «килешү» төзү галәмәте - авыру бирешми. Бу урында элгәреләрдән ишеткән бер гыйбрәтле мәзәк искә төшә.
Сәбәбе нәрсәдә?
Берәүнең өенә тычкан кереп тулгач, ул базарга барып, иң тырыш песине алып кайткан икән. Бер-ике көндә песи бер тычканны да калдырмаган. Хуҗа песинең тырышлыгын күреп сөенә икән. Ләкин, эш беткәч, песи бер көн йоклап ята, ике көн... Хуҗа: «Син әрәмтамакның миңа кирәге юк», дип, песине куып чыгарган. Бер-ике атнадан өйгә тагын тычканнар кереп тулган. Хуҗа базарга барып тагын иң тырыш мәчене алып кайткан. Берничә тычкан, яңа песи янына килеп, хуҗа элек алып кайткан песинең үтә дә тырыш булуын, ахыр чиктә, эшнең нәрсә белән тәмамлануын сөйләп биргәннәр. Яңа мәче уйлап-уйлап торган да: «Аңладым, мин сезне аз-азлап кына тотып яшәрмен», дип, тычканнар белән үзара файдалы килешү төзегән, ди...
Элгәре заманнарда кешеләр авыруның бер кешедән икенче кешегә күчүенә ниндидер яшерен кара көчләр сәбәпче дип уйлаганнар һәм ул көчләрдән курка торган булганнар. Әмма, пәйгамбәребез үзенең бер хәдисендә: «Инфекция - юк», дигән. Әлеге сүзләре белән ул инфекциянең бөтенләй булмавын түгел, бәлки Аллаһының әмере белән генә яши алуын һәм кемгәдер Аның рөхсәте белән генә күчә алуын белдерткән. Кешегә бозым керү, сихер тию, эченә җен керү кебек нәрсәләр дә Аллаһының рөхсәтеннән башка булмый, бер сихерченең дә зыяны тия алмый. Аллаһы Тәгалә: «Алар (сихерчеләр) һичкемгә дә зарар китерә алмаслар, әгәр Аллаһының рөхсәте булмаса», ди («Бәкара», 102).
Әгәр, Аллаһы берәүгә сихер тию ишеген ачкан икән, димәк, моның ниндидер сәбәбе булган. Ул сәбәпне Аллаһыдан түгел, кешенең үзеннән эзләргә кирәк. Яки иманы загыйфьләнгән, яки тормыш рәвеше дөрес түгел. Ниндидер сәбәп белән Аллаһы бәндәсенең өстеннән Үз саклавын алган һәм бәндә сихер каршында гаҗиз калган.
Пәйгамбәребез безгә сихердән, бозымнардан саклануның күптөрле юлларын өйрәтте: махсус догалары, Коръән сүрәләре: «Фатиха», «Аятель көрси», «Ихлас», «Фәлак» һәм «Нәс» сүрәләре, иртә белән җиде хөрмә ашау, тәһарәтле килеш йөрү һ.б... Шушы һәм башка сәбәпләр белән кеше Раббысының сагы астына керә һәм ул зәхмәтләрдән Аның әмере белән генә имин була.
Гөнаһлар өчен...
Адәмнәргә йогышлы авырулар да Бөек Раббының рөхсәтеннән башка килми. Авыру да, аның күзәнәкләре дә (мәхлуклар) юктан бар кылынган затлар, чөнки бернәрсә дә үзеннән-үзе бар булмый. Әгәр алар бар икән, димәк аларны Аллаһы ясаган һәм аларның билгеле максаты бар. Кешелек тарихында адәмнәр өстенә күп авырулар килде, шулар аша күп милләтләр кырылды. Күбесен Аллаһы кешеләрнең явызлыклары өчен җәза буларак җибәрде. Мәсәлән, пәйгамбәребез: «Әгәр бер халыкта фәхешлек таралып, аны яшерми башласалар (оят бетү сәбәпле), ул халыкта чума һәм аңа кадәр билгеле булмаган башка авырулар таралыр», диде (Ибн Мәҗәһ риваяте). Икенче хәдистә: «Әгәр бер халыкта зина таралса, анда үлемнәр күбәер», диелә. Әлбәттә, XX гасыр чумасы дип аталган Спид авыруы элгәре халыкларга билгеле булмады һәм аның башлангычы да, дәвамы да чиста никахлы гаиләләрдән түгел.
Шиксез, җирдә һәм күктә булган һәр мәхлук, һәр күзәнәк бөек Раббысы әмереннән башка урыныннан да селкенә алмый. Кешелеккә килгән һәр авыру күзәнәге дә кемгәдер Аның әмере белән ирешә, кемнедер урап уза. Әмма, һәр эшнең нигезендә Аның чиксез хикмәте һәм гаделлеге ята.
Табиб дәвалый
Һәрнәрсәнең дә Аллаһы кулында булуына күңеле белән инанган кеше нишләргә тиеш, саклану, дәвалану өчен сәбәпләрен эзләргәме, әллә Раббыга тапшырыргамы? Әлбәттә, һәр авыруның сәбәпләре булган кебек, шифасының да сәбәбе бар. Пәйгамбәребез: «Һәр авыруның дәвасы бар. Әгәр дәва авыруга туры килсә, Аллаһының рөхсәте белән савыгыр», диде (Мөслим риваяте). Икенче бер хәдистә пәйгамбәребез: «Аллаһы дәвасын бирми бер авыру да җибәрми. Бер авыруның гына дәвасы юк», диде. Кешеләр: «Ул нинди авыру», дип сорадылар. Ул: «Картлык», диде (Тирмизи риваяте).
Табибка бару, даруханәгә чабу, дару эчү алдыннан, иң элек, иман иясе авырудан савыгуның, шифаның табиб кулында да, дару сәдәфе эчендә дә түгел, бер Аллаһы кулында икәнен белергә тиеш. Язын игенче тиешле вакытында орлыгын җир куенына сала. Орлык үсү өчен барча шартларын тудыра һәм нәтиҗә көтә. Кечкенә орлыкны терелтеп, җир өстеннән күтәреп, күк суларын эчертеп, кояш нурлары белән назлап ипигә әйләндерү -
Аллаһы эше. Шуңа күрә Аллаһы: «Үзегезнең игеннәрегезне күрәсезме? Аны сез үстерәсезме, әллә Безме?», диде («Вакыйга», 63-64). Кеше үстерергә кодрәтле түгел, ул утырта, эшкәртә һәм нәтиҗәсен көтә.
Шуның шикелле, табиб шифа бирми, ул авыруны дәвалый, ягъни шифа өчен бар шартларын тудыра. Ә шифа Аллаһыдан иңә. Әмма, шифа көтеп, кул кушырып утыру дөрес түгел. Пәйгамбәребез: «Дәваланыгыз», дип, безгә сәбәбен кылырга һәм авыру килгәч дәвалануның, дәвалаучы табибларның әһәмиятен аңларга чакыра.
Саклану хәерлерәк
Динебез, бер яктан, авыруларны дәваларга, аларның хәлләрен белеп күңелләрен күтәрергә, ярдәм итәргә чакырса; икенче яктан, сәламәт кешеләрне саулыкларын саклап, сакланып яшәргә өйрәтә. Карантин - йогышлы чир белән авыручыларны сәламәт кешеләрдән аеру - шул саклануның бер чарасы булып тора. Пәйгамбәребез: «Әгәр бер урында үләт (чума) чиренең килеп чыгуын белсәгез, ул урынга кермәгез. Үзегез шунда булсагыз, аннан чыкмагыз», диде (Бохари риваяте).
Әлеге хәдискә мөфтиебез Риза Фәхреддин моннан 100 элек шундый аңлатма язып калдырган: «Үләт чире - махсус микроблар аркылы тарала торган мәгълүм бер хасталык булса да, бу хәдистә микроблар аркылы адәм балаларын һәлак итә торган һәрбер чирне үз эченә алган булса кирәк (кызамык, чәчәк, тиф вә башкалар). Бүгенге көндә йогышлы авыруларга каршы һәртөрле чаралар табылган булса да, шул чараларның иң яхшысы, бу хәдистә әйтелгәнчә, сәламәтләр белән авыруларны бергә катыштырмау вә мөмкин кадәр аерып тотудыр. Тән вә киемнәр, урын вә һаваның пакь һәм саф тотылуы да йогышлы хасталар таралмау өчен файдалы нәрсәләр».
Һиҗри җәдвәлнең 18нче елында хәлиф Гомәр, Шәм (Сүрия) мәмләкәтен күрү нияте белән, юлга чыга, әмма аның каршына чыгып, Шәм җирендә үләт чиренең котыра башлавын хәбәр итәләр. Шулвакыт, Гомәр пәйгамбәрнең хәдисе белән гамәл кылып, кире Мәдинәгә кайтып китә. Кайбер кешеләр аңа: «Син Аллаһының тәкъдиреннән качасыңмы», диләр. Ул аларга: «Аллаһының тәкъ-диреннән Аның тәкъдиренә китәбез», дип җавап кайтара. Кешенең белә торып гомере өчен куркыныч җиргә барып керүе гөнаһ була. Аллаһы Тәгалә: «Үз-үзегезне һәлакәткә илтмәгез», диде («Бәкара», 195).
Икенче бер хәдистә пәйгамбәребез: «Махау (проказа) авырулы кешедән арысланнан качкан кебек качыгыз», диде. Бу хәдис тә безне кул кушып утырмыйча, сәбәбенә керешергә өйрәтә. Пәйгамбәребез карантин ысулы белән адәмнәрнең саулыкларын гына түгел, хәтта хайваннарны да сак-
ларга кушты һәм: «Авыру дөяне сәламәт дөядән аерыгыз», диде.
Шуңа күрә, мөселман үзенең булган саулыгын сакларга, авыру төшсә - дәваланырга, белгечләргә мөрәҗәгать итәргә тиеш. Әгәр машинаң кабынмаса, аны механикка күрсәтәсең. Киемеңне төзәттерү өчен тегүчегә барасың. Саулык мәсьәләсендә белгеч булып табиблар торалар, безгә аларга бару тиешле. Кешенең үзбелдеклеләнеп чиргә каршы көрәшергә тырышуы, еш кына файда урынына зыян китерә. Аллаһы Тәгалә: «Әгәр бернәрсәне белмәсәгез, белгәннәрдән сорагыз», диде («Әнбия», 7).
Рухи авыру да йогышлы
Пәйгамбәребез тән авыруларын гына түгел, рухи хасталарның да йогышлы булуын әйтә һәм рухи-әхлакый авырулар белән агуланган кешеләрдән ерагаерга чакыра. Пәйгамбәр: «Кеше үз дустының динендә булыр, шуңа һәрберегез кем белән дус булганын карасын», диде (Тирмизи риваяте).
Әгәр кешенең әйләнә-тирәсе яхшы булса, ул аңа да тәэсир итә. Әгәр янәшәдәгеләр бозык булсалар, ул бозыклык аңа да йокмый калмый. «Кем арбасына утырсаң, шуның җырын җырларсың», дип юкка гына әйтмәгәннәр. Пәйгамбәребез: «Изге иптәш белән бозык иптәш - хушбуй сатучы һәм утка күреген өрүче тимерче кебек. Хушбуй сатучы сиңа ислемай бүләк итәргә мөмкин, яки аны сатып аласың, һичьюгы аннан хуш ис тоячаксың. Тимерче исә синең киемеңне яндырырга мөмкин, яки аннан төтен исен сеңдерәсең», дип әйтә (Бохари риваяте).
Йә, Раббым, авыруларыбызга шифа, күңеле төшкәннәргә күтәренке күңел бир. Әҗәткә чумганнарга чыгу юлын күрсәт, мохтаҗлыкта булганнарга хәерле ризык бир. Гаиләсезләргә изге җефетләр, баласызларга догачы нәселләр насыйп кыл. Адашканнарны туры юлга күндер, дөньяда бәхет, ахыйрәттә рәхмәтеңне насыйп ит.
Йосыф ДӘҮЛӘТШИН,
Түбән Кама шәһәре үзәк мәчетенең имам-хатыйбы.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: