Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Грипп башлана бугай

"Роспотребнадзор"ның Түбән Кама бүлеге начальнигы Рөстәм Изятуллин, февраль аеның ахырында грипп авыруы йоктыру куркынычы "пик" ноктасына килеп җитәчәк, дигән иде. Күрәсең, фаразлар дөрескә чыга - бу атнада авырып дәваханәгә мөрәҗәгать иткән берничә түбәнкамалыга "грипп" диагнозы куелган инде. Медиклар, бу йогышлы авыруны булдырмый калу өчен, вакцина ясатырга һәм грипп белән авыручылар...

"Роспотребнадзор"ның Түбән Кама бүлеге начальнигы Рөстәм Изятуллин, февраль аеның ахырында грипп авыруы йоктыру куркынычы "пик" ноктасына килеп җитәчәк, дигән иде. Күрәсең, фаразлар дөрескә чыга - бу атнада авырып дәваханәгә мөрәҗәгать иткән берничә түбәнкамалыга "грипп" диагнозы куелган инде.
Медиклар, бу йогышлы авыруны булдырмый калу өчен, вакцина ясатырга һәм грипп белән авыручылар саны арткан чорда йөткерүче-төчкерүче кешеләр белән аралашудан сакланырга киңәш итәләр. Бигрәк тә, балаларны сакларга кирәк. Чөнки авыручыларның яртысыннан артыграгы - балалар. Тагын шунысы да бар икән, гадәттә, балаларны пульмонология бүлегенә инде авыру катлауланган хәлдә китерәләр. Моның сәбәбе - медикларга вакытында мөрәҗәгать итмәү, яисә белер-белмәс көе үзлектән дәваланырга маташу.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев