Туган як

Гипотиреоз турында сөйләшик

Калкансыман бизнең гипотиреозы – организмда тиреоид гормоннары җитмәгән очракта килеп чыга торган авыру.

Билгеләрен истә калдырыгыз


Гадәттә, бу авыру 65 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызларда күзәтелә. Аны шулай ук гадәти ялыгу белән бутарга да мөмкин. Авыруның соңгы стадиясендә гипотиреоз олыларда – микседема (бит һәм муен тиресенең шешенүе), балаларда акыл зәгыйфьлеге китереп чыгарырга мөмкин. Шуңа күрә ул никадәр иртәрәк ачыкланса, шулкадәр яхшырак. Гипотиреоз авыруы вакытында калкансыман биздә матдәләр, кальций алышынуы, сөяк аппараты үсеше өчен җавап бирүче гормоннар саны үзгәрә. Нәтиҗәдә йөрәк-кан тамырлары системасы, ашказаны-эчәк тракты эшчәнлеге, психик һәм җенси активлык начарлана. Авыру башында әлеге билгеләр күренми диярлек, шуңа күрә, кешеләр табибка озак мөрәҗәгать итми. 
Ә шулай да медицина ярдәме кирәклегенә ишарә итүче билгеләр бармы?
Бар, әлбәттә. Әгәр дә кеше кинәт тазара башласа, тән температурасы төшсә, еш туңса, бит тиресе саргайса, кан тамырлары авыруы барлыкка килсә (атеросклероз), күзләр тирәсе шешенсә, күрем вакыты бозылса, димәк, табибка барырлык нигез бар. Гипотиреоз шулай ук калкансыман бизне кисеп ташлау операциясеннән, муен нурланышыннан соң килеп чыгарга мөмкин. Авыру организмда А витамины артык күп булганда да күзәтелә.


Вакытында дәваламасаң...


Гипотиреоздан вакытында дәва-ламау нәрсәгә китерергә мөмкин?
– Пульс әкренәюгә, йөрәк ритмы бозылуга, йөрәк эшчәнлегенең җиткелекле булмавына китерә;
– Бөерләр эшчәнлеге бозылу, организмнан сыеклык чыгу акрынаю, шешенү;
– нерв системасы зарарлану – мус-кулның хәлсезлеге, кеше авырлык бе-лән сөйләшә, аяк-куллары сызлый яки ойый;
– нәселсезлек; балага уза алмау яки йөклелектә тайпылыш: бала төшү, баланың вакытыннан алда тууы һ.б.
Тумыштан гипотиреоз белән авыручыларда озак вакыт сары авыруы була, эч кибү, хәрәкәтләнү активлыгы кимү күзәтелә. Бала бик әкрен үсә, соң сөйләшә башлый яки авырлык белән сөйләшә, психик үсеше дә бозыла.
Профилактика Калкансыман бизнең барлык авырулары да башлангыч чорда яшерен, билгесез диярлек узганга, аларны ачыклау кыен. Ә менә соңгы стадиядә, инде билгеле булгач, организмда җитди үзгәрешләр барлыкка килү сәбәпле, дәвалау авыр.
Бу куркыныч авырудан саклану өчен нишләргә? Беренчедән, елга бер тапкыр гына булса да эндокринологка күренегез. Составында йод булган ризыкларны табынга ешрак куярга тырышыгыз.
Авыру ачыкланса, дәвалау белән сузмагыз. Әлбәттә, начар гадәтләрдән арынырга, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга да кирәк.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: