Гаиләсенә дә, һөнәренә дә тугры ул
Үзәк хастаханәсенең нур ярдәмендә диагноз кую бүлегендә рентген лаборанты булып хузмәт куючы Гөлфирә Миңкәшева медицинага 25 ел гомерен багышлаган. Быел ире Данил белән дә алар көмеш туйларын билгеләп үткәннәр.
25 ел элек 18 яшьлек Гөлфирәне тулай торак кухнясында күреп алган Данил уңганлыгына сокланып, сүз каткан. Икесе дә Үзбәкстаннан икән, бер-берсен тиз арада үз иткәннәр. Туй белән дә сузып тормаганнар, өч айдан яңа гаилә туган. Данил химия комбинатында аппаратчы булып эшли башлаган, хатыны – хастаханәдә санитар, соңрак белем алып, рентген лаборанты һөнәрен үзләштергән. Гаилә бизәге – кызлары Динара һәм уллары Рөстәм туган.
Гөлфирә Миңкәшева үзен бәхетле кеше итеп саный. Аның әнисе дә озак еллар хастаханәдә санитар булып эшләгән. Гөлфирә ханым да медицинаны сайлаган, һөнәрен кешеләргә файда китергәне өчен ярата.
«Гаиләнең бәхете нидә?» дигән сорауга ул:
– Сабыр булырга, бер-береңне кичерә дә белергә кирәк. Ир белән хатынның уртак кызыксынулары да булырга тиеш. Без, мәсәлән, табигатьне яратабыз, авылда үз хуҗалыгыбыз бар. Мин иремне тыныч, акыллы, ихтирамлы булганы өчен бик яратам. Еллар үткән саен, без якынаябыз гына. Аның миңа һәрвакыт ярдәмгә киләчәген беләм, – дип җавап бирде.
Миңкәшевләрне «Көмеш туй»лары белән ЗАГС идарәсендә дә котлаганнар. Тантанада әти-әниләре, балалары, туганнары катнашкан. Эштән исә консультация-диагностика поликлиникасының нур ярдәмендә диагноз кую бүлеге мөдире Андрей Пронин, профсоюз комитеты рәисе Рәзидә Шәмсетдинова килеп, тәбрикләү сүзләре җиткергәннәр. Гөлфирә ханымның әти-әнисе исә киләсе елда алтын туйларын билгеләп үтәчәкләр.
Фото Миңкәшевларның шәхси архивыннан.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
16 апрель 2021 - 13:11Бакча сезоны башланды: ут бар, су юк Көннәр җылытып җибәрү белән, түбәнкамалылар тизрәк җир кишәрлекләренә төшеп, эшли башладылар. Кем агач буйый, кем җир казый, кем өен җыештыра... Инде тавыклар сатып алучылар да бар9800
-
16 апрель 2021 - 13:08Түбән Каманың “Кружка” кибетендә хәмерне кичке сәгать 10нан соң сатканнар Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре белдерүенчә, кибеттә тыелган вакытта бер хатынга ике шешә сыра сатканнар.8400
-
16 апрель 2021 - 13:05Социаль челтәрләрдә бер хатын алдаучылар турында кисәтә Хәбәр ВКонтакте челтәрендәге “Ревизорро” төркемендә куелган.5700
-
16 апрель 2021 - 13:04Кама елгасының кушылдыгында йөзеп йөргән бозлар өстеннән балалар йөгереп йөрүен күргәннәр Күргәннәр генә түгел, кисәтү ясамыйча, кумыйча, телефонга төшереп торганнар.5100
-
21 август 2020 - 13:18Татарстан балалар сәламәтлеген саклау өлкәсенең үсеше өчен 1,4 млрд. сумга якын акча алды
-
18 май 2020 - 10:06Коронавирус белән көрәшүче табибларга күчтәнәчләр алып киләләр
-
16 апрель 2021 - 10:07Почтада да, редакциянең үзендә дә...Хөрмәтле газета укучыларыбыз! 2021 елның икенче яртысына «Туган як»ка язылу дәвам итә.9100
-
15 апрель 2021 - 14:23КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #19 / "Ө" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.19500
-
16 апрель 2021 - 13:11Бакча сезоны башланды: ут бар, су юк Көннәр җылытып җибәрү белән, түбәнкамалылар тизрәк җир кишәрлекләренә төшеп, эшли башладылар. Кем агач буйый, кем җир казый, кем өен җыештыра... Инде тавыклар сатып алучылар да бар9800
-
16 апрель 2021 - 10:07Почтада да, редакциянең үзендә дә... Хөрмәтле газета укучыларыбыз! 2021 елның икенче яртысына «Туган як»ка язылу дәвам итә.9100
-
16 апрель 2021 - 13:08Түбән Каманың “Кружка” кибетендә хәмерне кичке сәгать 10нан соң сатканнар Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре белдерүенчә, кибеттә тыелган вакытта бер хатынга ике шешә сыра сатканнар.8400
-
16 апрель 2021 - 13:05Социаль челтәрләрдә бер хатын алдаучылар турында кисәтә Хәбәр ВКонтакте челтәрендәге “Ревизорро” төркемендә куелган.5700
-
16 апрель 2021 - 13:04Кама елгасының кушылдыгында йөзеп йөргән бозлар өстеннән балалар йөгереп йөрүен күргәннәр Күргәннәр генә түгел, кисәтү ясамыйча, кумыйча, телефонга төшереп торганнар.5100
-
16 апрель 2021 - 09:36РАМАЗАН – изгелекләр кылу ае 13 апрельдә бар мөселман дөньясы, шул исәптән түбәнкамалылар да, уразага керде.4700
-
16 апрель 2021 - 10:39«Юллар, юллар, инде ничә еллар...» Ачулы машина йөртүчеләр юллардагы чокырларны фотога төшереп, социаль челтәрләрдә урнаштыра.4300
-
16 апрель 2021 - 11:29Язучы, якташыбыз Таһир Нәбиуллинның «Качкын» романы төрек теленә тәрҗемә ителгән Тәрҗемәче Мехмет Араз романны Төркиядә китап буларак чыгарырга тели. Бу хакта “Татар-информ” МА хәбәр итә.3900
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Филиал АО "ТАТМЕДИА" Редакция газеты "Туган як"
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ПИ № ТУ16-01690 от 10.10.2019
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Имамов Фарит Файзетдинович
Адрес редакции: РТ, город Нижнекамск , Проспект Химиков, 64а
Телефон редакции: 43-17-57
Адрес для сообщений о фактах коррупции: tatmedia@tatmedia.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика