Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Гаилә белән ял итәр өчен менә дигән урын!

Кайчак ыгы-зыгылы бу тормыштан ял итәсе килә.

Ләкин пандемия чоры узды гына, ерак урыннарга, чит илләргә чыгу бераз куркыта. Сәламәтлекне гел кайгыртып торырга кирәклеген дә онытмыйк. Түбән Камада заман таләпләренә җавап бирә торган дәвалау-тернәкләндерү комплексы бар. Мондый мөмкинлекне өч йолдызлы кунакханәсе булган «Шифалы» санаторий-профилакториесе бирә. «Шифалы» шәһәр эчендә урнашкан, якында гына урманы бар, агачлар, чәчәкләр утыртылган. Барысы да матур һәм пөхтә. Янында зур теннис корты урнашкан. Килеп кергәч тә, хезмәткәрләр ачык йөз белән каршы алалар.

Күп кенә санаторийларда яшәү, ашау, дәвалану биналары аерым урнашкан, ә биредә барысы да бер йортта булу уңайлы һәм файдалы: дәвалану процедурасыннан чыккан кеше урамда туңмый, туп-туры бүлмәсенә керә ала. «Шифалы» санаторий-профилакториесе җитәкчелеге заман ихтыяҗын аңлап, коронавирус авыруыннан савыгучыларга тернәкләнү курсын узу мөмкинлеге тудырган. Өстәвенә, биредә инвалид арбасында йөрүчеләр дә дәвалана алачак. Алар өчен бүлмәләрдә яшәү, тернәкләнү курсын узу өчен барлык мөмкинлекләр булачак.

Бирегә путевка белән генә түгел, аерым да килеп, дәваланып була. Хәтта гаилә белән дә килергә мөмкин. Табиблар процедураларны авыруга, яшькә карап билгели. Дәвалау алымнары күптөрле. Табиб юлламасы буенча УЗИ тикшерүен дә уздыралар. Карбокситерапия аерым игътибарга лаек: күп кенә шәһәрләрдә ул косметология өлкәсендә кулланылса, «Шифалы»да – дәвалау максатында. Сеанс вакытында кеше тәненә углекислоталы газ кертәләр. Ул остеохондроз, арка җәрәхәтләре, баш авыртканда, йокысызлыктан интеккәндә һ.б. авырулар көчәйгән вакытта ярдәм итә икән.

Ә менә «Авантрон» дигән җиһаз Түбән Кама дәвалау учреждениеләрендә генә түгел, якын-тирәдәге шәһәрләрдә дә юк. 35-40 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызларның һәм ирләрнең 50 проценты сидек юллары-җенси авырулардан җәфалана: ирләр җенси көчсезлектән, простатиттан зыян күрсә, хатыннарны бәвел тотмау, авырга уза алмаулары, яки бала тапкач, җенси әгъзаларда проблемалар һ.б. борчый. Балаларда исә бәвел тотмау, эч кибү күзәтелә. Әлбәттә, бу авырулар физиологик һәм психологик хәлгә начар тәэсир итә, хәтта депрессиягә китерергә, гаиләне җимерергә мөмкин. Мондый вакытта «Авантрон» ярдәмгә килә. Җиһаз кресло формасында, утыргычындагы магнит импульслары очадагы мускулларга тәэсир итә. Нәтиҗәдә, мускуллар ныгый, кан әйләнеше яхшыра, эчке әгъзалар эше җайга салына.

Кырымның Сакск күленнән кайтартылган югары сыйфатлы ләм белән дәвалану мөмкинлеге бар. Гирудотерапия, башкача әйткәндә, сөлек утырту хезмәте дә күрсәтелә. «Шифалы»да су ванналары белән дә дәвалыйлар. «Энҗеле», йодбром, чыршы, диңгез, каштан һәм дүрт камералы коры углекислоталы ванналар да урнаштырылган.

Ванналар йөрәк-кан тамырлары, сидек юллары-җенси система, терәк-хәрәкәт итү аппараты, нерв системасы авыруларыннан ярдәм итә. Табигать тавышлары белән тулган сенсор бүлмәсе кешене дөнья мәшәкатьләреннән ял иттерә, борчулы уйлардан арындыра.

Дәваланудан соң ял итәргә «Кышкы бакча», бай китапханә, кино залы, бильярд, өстәл теннисы уйнау өчен аерым бүлмәләр бар. Дәваланучылар һәм ял итүчеләр өчен даими күңел ачу чаралары оештырыла, җирле артистлар катнашында концертлар куела.

Туклануга килгәндә, биредә табиблар киңәш иткән ризык бирелә. Хәләл һәм башка төр ризыклар сайлау мөмкинлеге дә бар. Шунысын да искәртү урынлы: «Шифалы»да никах уздырырга да була. «Шифалы» санаторий-профилакториесе турында бер мәкаләдә генә язып бетерү мөмкин түгел. Дәвалану, гаилә белән ял итү өчен менә дигән урын бу! Сораулар туса, 8(8555)24-03-24 номеры буенча шалтыратып сорарга мөмкин.

ТАБИБ БЕЛӘН АЛДАН КИҢӘШЛӘШҮ РУР ! 

Реклама тәртибендә. (3. 1711).

Фото: архивтан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X