Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Фейхоа: яман шеш, салкын тию һәм тазарудан саклый

Табиблар аны көненә 5не ашарга киңәш итә.

Фейхоа витаминнарга бик бай: C, B1, B2, B3, B5, B6, PP — һәммәсе дә аның составында җитәрлек. Андагы йод күләме диңгез ризыкларыннан да артыграк! Ул калкансыман биз авыруларын булдырмау, эч катып интеккәндә аны йомшарту, организмда витаминнарга кытлык булганда аны тулыландыру өчен кирәк. Шулай ук атеросклероздан интегүчеләргә дә фейхоа бик файдалы, дип яза «Ватаным Татарстан».

Аның кабыгындагы көчле антиоксидантлар онкология чирләренннән һәм тазарудан саклый. Көненә 5 фейхоа җимеше ашасагыз, авитаминоз һәм тазару сезгә янамый дигән сүз.

Аның составындагы С витамины салкын тигәндә, иммунитетны күтәрү өчен дә яхшы.

Фейхоадан кайнатмалар ясауга караганда аны шул килеш ашау файдалырак. Кыскасы, көнгә 5 фейхоа ашасагыз, файдасын күрми калмассыз.

Фото: freepik. com

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев