Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Фаҗигагә китерергә мөмкин

Ел башыннан 200гә якын түбәнкамалы урамда егылып җәрәхәтләнгән.

Алар арасында таудан тюбингтан төшүчеләр дә бар. Тюбингта төшү, бер яктан кызык булса, икенче яктан, көтелмәгән фаҗигагә китерергә мөмкин. Боз чанасыннан аермалы буларак, ул зур тизлек белән төшә һәм аның белән идарә итеп булмый. Нәтиҗәдә, я агачка, я баганага бәрелүчеләр, я машина астына барып керүчеләр еш очрый. Шуңа күрә белгечләр моның белән махсус таулардан гына шуарга киңәш итә.
Ашыгыч ярдәм станциясе фельдшеры Максим Попадюк әйтүенчә, тюбингта шуучыларның еш кына
умыртка баганасы, бигрәк тә муен өлеше җәрәхәтләнә.

Фото: https://ntr-24.ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев