«Эштә яну» – авырумы, юкмы?
Мин «эштә яну» синдромы хакында 2000 ел башында язып киткән идем инде. Күп сулар акты, шушы вакыт эчендә шактый нәрсәләр үзгәрде. Хезмәтне саклау торышы белән прокуратура үзе шөгыльләнә башлады.
Хезмәт һәм социаль мөнәсәбәтләр академиясе профессоры Александр Сафонов әйтүенчә, эш урынында хезмәткәрләрнең 70 проценты стресс кичерә икән. Хәтта, эш бирүчеләр дә кул астында эшләүчеләренең 49 проценты эштә стресс кичерүләрен таный.
Бөтендөнья сәламәтлекне саклау оешмасы эштә «яну» проблемасын авыру дип таныды. Димәк, эшләре тынгысыз булганнарга яки юкка-барга борчылучыларга һәм, нәтиҗәдә, сәламәтлекләрен югалтучыларга медицина ярдәме күрсәтелергә тиеш? Тик табибларның да 49 проценты эш сәгате тәмамланганда даими хәлсезләнеп, аруларын яшерми.
Сораштырулардан күренгәнчә, кайда да булса хезмәт куючыларның 39 проценты хәлсезлектән, арыганлыктан зарлана, 19 проценты бар нәрсәгә битараф, 32 проценты еш баш авыртуга, йокысызлыктан зарлана.
Эштә «яну»ның сәбәпләре арасында иҗади эшләргә мөмкинлек бирелмәү, җитәкче белән уртак тел таба алмау, эш хакының түбән, эш шартлары начар булу һ.б. күрсәтелә. Бу сәбәпләр офиста утыручыларга гына түгел, ә иҗади эшләүчеләргә, спортчыларга да карый.
Кешенең психик һәм рухи халәте начарайса, аппетиты бетсә, тиз кызып китсә, игътибарны туплау авырайса – бу эштә «яну»ның төп билгеләре һәм кичекмәс-тән табибка барырга кирәк дигән сүз.
Эштә стресс алуны ничек тә булса киметү җае, мөмкинлеге бармы соң? Әйе, беренчедән, даими медицина күзәтүе үткәрү. Тик аннан соң хезмәткәрне эштән куып чыгару түгел, ә дәваларга, ял итәргә ярдәм итү.
Икенчедән, хезмәткәрләргә уңайлы эш шартлары тудыру, артык эш йөкләмәү. Сигез сәгатьлек эш көне – ул җитди тик-шеренүләрдән соң кабул ителгән кагыйдә.
Эштә «яну»ны дәвалауның төгәл ре-цепты юк. Витаминнар, үлән чәйләре, фи-зиотерапия, яхшы сүз, уңай мөнәсәбәт, дәвалауның нәтиҗәле ысулларына керә.
Закон буенча, эш бирүчеләр әйләнештә йөрүче акчаларының ике процентын хезмәтне саклауга тотарга тиешләр. Бу акчалар хезмәткәрләрнең эш шартларын яхшыртуга, психологик ярдәм кабинетлары оештыруга тотылса, эштә «яну»чылар сафы да кимер иде.
Гамир Исмәгыйлев,Сәламәтлек саклауның мактаулы ветераны (фотода)
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев