Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Дәвалауның нәтиҗәлелеген арттыру өчен

Түбән Кама район үзәк хастаханәсенең хирургия корпусында һәм йогышлы авырулар бүлегендә яңарту эшләренең беренче этабы төгәлләнә.

Йогышлы авырулар корпусында ремонттан соң пациентлар бокс-ланган палаталарга аерым керү юллары аша керер, дип планлаштырыла. Шулай ук, биредә реанимация бүлмәсе дә каралган. Хәзерге вакытта бинада бизәү эшләре, инженерлык җиһазларын монтажлау бара. Якын арада җиһазлар, оргтехника һәм навигация стендларын урнаштырачаклар. Эшләрне быел тәмамларга ниятлиләр. Төзекләндерүгә 37,2 миллион сум акча күчерелгән. Шулай ук бина янын да тәртипкә китерәләр, юлларны киңәйтәләр.
Хирургия корпусында кабул итү, анестезиология-реанимация, гинекология, хирургия һәм операция бүлекләре урнашкан. Гомуми мәйданы 9055 квадрат метр тәшкил иткән әлеге дүрт катлы бина 1984 елда төзелгән. Капиталь ремонттан соң төп операция бүлеге «чиста урыннар» комплексы белән җиһазландырылачак, ул стерильләшкән һава белән тәэмин ителәчәк. Бу чара операциядән соң өзлегүләр куркынычын киметәчәк, дәвалауның нәтиҗәлелеген арттырачак. Хирургия корпусында эшләр 2021 елда тәмамланыр дип көтелә.

фото: https://vk.com/tubenkama

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев