Дөньяда һәр дүртенче кешегә инсульт яный
Куркыныч төркемендә үзең, йә якыннарың-дусларың булырга мөмкин, ди табиблар.
Шуңа күрә аның билгеләреннән хәбәрдарлык аеруча мөһим. Чөнки вакыт бу очракта бик мөһим роль уйный. Инсульттан соң белгечләр кулына никадәр тизрәк килеп эләксәң, сәламәтлегеңә зыян да шул кадәр кимрәк булачак.
Түбәндәге өч билге инсульт сугу күрсәткече булып тора:
— бер як аяк яки кулда хәлсезлек;
— бит ассиметриясе,
— сөйләм бозылуы.
Табиб-невролог, МКДЦның баш миендә кан әйләнеше кискен бозылган авыручылар өчен неврология бүлеге мөдире Тимур Дёмин сүзләренчә, шушы өч билге дә күзәтелсә, 90 проценттан артык очракта инсульт булган дигән сүз. Ике билге — 80 процент, бер генә билгенең күзәтелүе 50-60 процент ихтималлык белән баш миендә кан әйләнеше бозылуы турында сөйли.
— Инсульт сугуына шик туса, иң башта кешедән кулларын күтәрергә сорыйбыз. Бер як кулны күтәргән хәлдә тотып тора алмау баш мие зарарлануның беренче билгесе булып тора. Аннары кешегә елмаерга кушабыз — иреннәр кыегайса, бу икенче билге. Шуннан соң исемен сорап, телне чыгарып күрсәтергә сорыйбыз — кеше сезне аңламый, яки аңлап та теле әйләнми икән, монысы — өченче билге, — дип аңлатты невролог.
Статистикага күз салсак, бүген Россиядә ел саен 600 мең инсульт теркәлә, шуларның 19 меңе — Татарстанда. Инсульт кичерүчеләрнең 8 проценты гына бер ел эчендә элеккеге халәтенә кире кайта, гомерлеккә инвалид калучылар күп.
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш белгеч ангионеврологы Марат Сайхунов сүзләренчә, республикада инсульт кичергән кешеләргә вакытында тиешле ярдәм күрсәтү өчен 20 кан тамырлары үзәге булдырылган. Киләсе елда тагын берсе — Саба районында ачылачак. Шул рәвешле Татарстанның теләсә кайсы почмагыннан инсульт кичергән кешене бер сәгать эчендә махсус ярдәм үзәгенә китереп җиткерү мөмкинлеге туа. Инсульттан соң беренче 4 сәгать эчендә табиблар кулына эләккән кешегә тромбны «эретүче» препарат кертеп, баш миенә килгән зыянны туктатып була, ди Марат Сайхунов. Шуңа күрә үзе бетәр әле дип көтмәскә, ә шунда ук ашыгыч ярдәм чакыртырга киңәш итә ул.
Инсульт куркынычы тудыручы факторлар дип түбәндәгеләр аталды:
- Югары кан басымы;
- Физик активлыкның түбән дәрәҗәсе;
- Дөрес тукланмау, артык тән авырлыгы;
- Тәмәке тарту, хәмер куллану;
- Холестерин һәм шикәр дәрәҗәсе югары булу.
60 яшьтән өлкәнрәкләрдә инсульт куркынычы арта. Әмма бу яшьләргә борчылырга кирәкми дигән сүз түгел. Баш мие кан тамырлары зарарлануы хәтта балаларда да күзәтелергә мөмкин.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев