Туган як

Дөньялыктан читтә, яки тормышның теге ягында...

Бу вакыйга бик күп еллар элек, яшь хирург буларак, мин Африкага командировакага җыенган 1970 елда булды. Түбән Кама районы үзәк дәваханәсенең хирургия бүлегенә сары чирле, тазарыбрак китсә дә, чибәрлеген җуймаган 45 яшьләрдәге бер хатынны китерделәр. Тикшергәч, аның үт куыгында зур таш барлыгы ачыкланды, бавыр юлларында да - вак ташлар. Авыртуы...

Бу вакыйга бик күп еллар элек, яшь хирург буларак, мин Африкага командировакага җыенган 1970 елда булды. Түбән Кама районы үзәк дәваханәсенең хирургия бүлегенә сары чирле, тазарыбрак китсә дә, чибәрлеген җуймаган 45 яшьләрдәге бер хатынны китерделәр. Тикшергәч, аның үт куыгында зур таш барлыгы ачыкланды, бавыр юлларында да - вак ташлар. Авыртуы бетәр дип, бер атнага якын көткәннән соң, сидегенең каралганын күргәч кенә, ул «ашыгыч ярдәм» чакырткан.
Операция ясар алдыннан сөйләшү, авыруны тынычландыру һәм барысының да яхшы булачагына ышандыру өчен, мин аның янына кердем.
Ул төшендә үзенең үлгәнен күрүе һәм шул минуттан башлап, операция өстәлендә үлеп китәрмен дип куркуга төшүен сөйләде.
Операциянең катлау-лы булмавын, наркоз тәэсирендә аның бернинди авырту да сизмәячәген ныклы ышаныч белән әйтүемне күргәч, тынычланды тагын. Әмма чирле хатынның күзләрендәге курку шәүләсе мине, әллә Казанга, республика дәваханәсенә җибәрергә инде дип, бер генә минутка икеләнергә мәҗбүр итте. Шул хис мине барлык чараларны күрергә - үземә ярдәмчеләр итеп иң яхшы табибларны алырга этәрде. А.Булатов наркоз бирде. Л.Шаров ассистентым булды. Операция шәфкать туташы, гадәттәгечә, В. Витковская иде. Башта бар да яхшы барды. Эч куышлыгын ачтык, үт куыгы юлларын карый башладык. Ике бармагым белән капшап, унике илле эчәккә таш килеп тыгылганын тойдым.
Шул мизгелдә, интубацион наркоз бирүче Александр Петровичның операцияне туктатырга кушкан шомлы тавышы ишетелде. Өстәлдәге хатынның кисәк кенә йөрәге тибүдән туктаган, пульсы югалган. Шаров миңа кычкырды: «Әйдә, диафрагма аша йөрәккә массаж яса, ә мин күкрәк читлеге аша йөрәккә массаж ясыйм».
Анестезиолог нәрсә эшләгәндер, анысын хәтерләмим. Беләгендәге кан тамырына тоташтырылган системага ниндидер дарулар кертте бугай, ә без Леонид Сергеевич белән ике яклап йөрәкне эшләтеп җибәрмәкче булып азапланабыз. Авыр тынлыкта бары тик «Красно-гвардеец» маркалы наркоз аппаратының мехлары бер күтәрелгән, бер төшкән тавыш кына ишетелә. Безнең команда, гадәти көннәрдә, гадәти шартларда гади генә нәрсәнең дә каушауга төшерүен онытып, һич көтмәгәндә бездән китеп баручы чирле хатынны терелтү өчен, бердәм төгәл организмдай эшләде.
Ул елларда әле, дәваханәдән читтә, урамда яки өендә, инфаркт сәбәпле йөрәге туктап, кеше егылганда, профессор Неговскийның реанимация системасы (йөрәккә күкрәк читлеге аша массаж ясау һәм «авызга авыз» сулыш алдыру) кулланыла гына башлаган иде. Мондый хәл бүген дә күзәтелә. Соңыннан, Америкага баргач, профессор Неговский беренче булып тәкъдим иткән шул реанимация чарасын анда да куллануларын күрергә туры килде. Ул илдә һәрбер полицейский бу методиканы куллана белә, чөнки кешенең урам уртасында егылып үлүен көн дә күрергә була анда. «Ашыгыч ярдәм» килеп җиткәнче, йөрәге тоткан кешегә беренче ярдәм күрсәтүчеләр - полицейскийлар...
Мин яза торган очрак исә операция барганда булды. Интубацион трубка һәм наркоз аппараты өстәлдәге хатынның үпкәләренә кислород кудырды, ә без аның йөрәгенә ике яклап та массаж ясап, баш миенә кан килүне тәэмин иттек. Неговский мондый чараны хәтта 4-5 минутка да соңартырга ярамавын кисәткән. Ә без исә йөрәк тукталган мизгелдә үк керештек, андый чакта гадәттәге курку хисе каядыр югалып тора да, соңыннан гына үзен сиздерә. Без аның йөрәге тибә башлаячагына бик нык ышанган идек. Беребез дә сәгатькә карамады, минутларны да санамады... Берзадан анестезиолог йөрәк тибеше тоемлануын әйтте, үзем дә йөрәкнең киерелеп килүен һәм тибә башлаганын диафрагма аша тоемлаган идем инде. Чирле хатынның күз карасы зурайды, кан басымы гадәти хәлгә килде, ул җанланды, димәк, операцияне дәвам итәргә була... Операциядән соңгы дәвалау да шома гына барды, сары чире узып, сидеге дә гадәти төскә кергәч, дәваханәдән тәмам савыгып, бик тә канәгать кыяфәттә чыгып китте...
Үлеп терелгән ул хатын әле дәваханәдә яткан чакта, палатасына бер керүемдә, түбәндәгеләрне сөйләде:
- Беләсезме, доктор, гомеремне саклап калуыгыз өчен, мин Сезгә бик тә рәхмәтле. Операция өстәлендә үлүдән куркып, баш та тартмакчы идем инде. Әмма Сез үз-үзегезгә шулкадәр ышанган идегез, шуңа күрә генә ризалаштым... Ниндидер аңлаешсыз бер могҗиза аркасында, мин зур бер лампа өстеннән аста -
өстәл өстендә ак җәймә ябылган үз гәүдәмне һәм Сезне күрдем. «Әгәр болай буласын белсәм, РКБга җибәргән булыр идем», дигән тавышыгызны да аермачык ишеттем. Сезне әле Шаров тынычландырды да: «Үзеңне гаепләмә, үкенеп утырыр вакыт түгел, йөрәгенә массаж яса». Мондый хәлгә үзенең беренче мәртәбә генә юлыгуын әйтүче Булатовның да тавышы хафалы иде. Сезнең ниләр эшләгәнегезне карап торудан ялыккач, стена аша очып чыгып, үз палатама кердем.
Палатадашларым минем өчен борчылып: «Бик тә курыккан иде, операция ничек бара икән», дип үзара сөйләшәләр. Бар да яхшы, мин сезнең янәшәгездә бит дип, мин аларны тынычландырмакчы булам, әмма алар мине күрмиләр дә, ишетмиләр дә... Ә миңа шундый да рәхәт, тагын да очасым килә. Әмма, шулчак, минем биш ел элек үлгән олы апам пәйда булды, нишләптер, үзе бик яшь икән. Апам миңа әнинең ялгызы гына калачагын, шунлыктан миңа кире кайтырга, әнине карарга кирәклеген аңлатты. Әле миңа үзе белән бергә булыр вакыт җитмәгәнен дә әйтте апам. Шул сүзләр белән, ул мине операция ясала торган бүлмәгә озатып куйды... Кинәт кенә үземне гәүдәмдә итеп тойдым. Шуннан соң нәрсә булганын хәтерләмим, палатада үз караватымда уянып киттем. Сезне борчуга салганым өчен, миңа оят, әмма анда, биектә, шундый да рәхәт булды, хәзер инде үлемнән курыкмыйм. Калган гомеремдә чиркәүгә йөриячәкмен һәм яшәү бәхете биргәне өчен, Аллага рәхмәтле булачакмын, -
дип тәмамлады операция вакытында йөрәге тибүдән туктап торган әлеге хатын үзенең сүзен.
Ул чагында әле мин кешенең үлем алды халәте турында белми идем, шуңа күрә, операция өстәлендә йөрәге туктап калган ул хатынның, чиксез ярату хисе сирпелүче яктылык белән сөйләшкәнме-юкмы икәнен сорарга башыма да килмәгән.
Операция ясалыр алдыннан ул хатынның үлемнән куркуы өстәлдә ятканда йөрәге туктап калуга сәбәп булган дип уйладым ул вакытта, шуңа да моңа гаҗәпләнмәдем. Әмма гәүдәсе җансыз хәлдә яткан мизгелләрдә операция бүлмәсендә безнең сөйләшкәнне түкми-чәчми сөйләп бирүе гаҗәпләндерде мине. Аның белән нәрсә булганын үзенә берничек тә аңлатып бирә алмадым, аның сөйләгәннәренә каршы, болар бары тик операциянең озак дәвам итүе, наркоз астында йок-лау тәэсиредер, дип кенә әйттем.
Материалистик рухта тәрбияләнгән барлык совет хирурглары кебек үк, мин дә кешенең җаны белән уе аның баш миеннән һәм гәүдәсеннән аерылып чыгып, күпмедер вакыт мөстәкыйль яши аладыр дигән фикерне башыма да кертеп карый алмадым. Андый чакта кешенең күптән үлгән туганнары белән очрашуын әйткән дә юк. Бер генә нәрсәгә гаҗәпсендем: ничек инде картаеп үлгән апасы, яшь чагындагы кыяфәтендә күренгән?!
Африкага китәргә әзерләнгәнлектән, бу очракка артык игътибар ителмәгән, ул пациентның исем-фамилиясен дә, кем булуын да сорашмаганмын.
Бик күп еллардан соң, инде Африкадан бирегә кайткач, Ф.Хәйбуллинның 2нче шәһәр дәваханәсен төзеп бетергәнен, Булатовны үзенә эшкә алганын, ә Шаровның бәхетсезлеккә юлыкканын ишеттем. Ул бик нык тарта, безнең тыю-
ларга да карамастан, көнгә икешәр кап тәмәке бетерә иде. Шуңа да 5-10 ел эчендә аның башта - бер аягын, аннан икенчесен кистеләр, шуннан соң үпкә рагы белән чирләде. Тормышымда аның кебек оста хирургларны аз очраттым, аны алып калу өчен, кулымнан килгәннең барысын да эшләргә тырыштым, әмма...
Африкада эшләгәндә дә, югарыдагы очракка охшаш ике хәлгә юлыктым. Беренчесендә, лепрозлы (проказа) негр карчыгын алып килделәр. Ул чирлеләрне кабул итү бүлмәсендә чакта ук үлгән иде инде. Ни эшләгәнебезне үзебез дә белештермичә, тизрәк аны терелтү чарасына керештек. Африкада минем белән бергә эшләүче табиб Галина Ивановна аның күкрәк читлеге аша йөрәгенә массаж ясый, ә мин, Мәскәүдән үзебез белән алып килгән җайланма ярдәмендә, ясалма сулыш алдырам. Җирле персоналга безнең тырышлык кыргый бернәрсә булып тоелды, күрәсең, алар котлары чыгып, карап торудан башкасын белмәделәр. Хаус кабиләсеннән булган ул карчык терелде. Тропикның баш миен кайнатырлык эссе бер вакытында ул карчык ураза тоткан булган, организмы сусызлыктан тәмам йончыгач, үлем хәлендә аны дәваханәгә китергән булганнар... Кан тамырына махсус сыеклык җибәргәннән соң, аңа хәл керде. Тәрҗемәче ролен үтәүче «медбрат» ярдәмендә, безнең нинди гамәлләр кылуыбызны, үзен ничек терелтүебезне түшәмнән күзәтеп торуын сөйләде. Җирле Йоруба кешеләренең сихерчеләргә ышануын һәм шуларда дәвалануын белгәнгә күрә, без ул карчыкның сүзләрен чынга алмадык, җирле сихерчеләр йогынтысына бирелгән карчыкның сәерлегенә сылтап калдырдык.
Ә андагы персонал, тел шартлата-шарлата, «ju-ju»лар кебек, безнең дә үлгән карчыкны терелтүебез турында шактый вакытлар сөйләп йөрде әле. Соңыннан, егерме ел дәвамында, юк-юк та, үземдә проказа билгеләре күренмиме дип, борчылып йөрдем. Маһау чиренең инкубацион чоры шулай озакка сузыла бит.
Зур гәүдәле таза (Африкада - чибәрлек билгесе!) бер хатын белән дә шуңа охшаш хәл булды. Өендә бала тапканда, артык көчәнүдән моның аналыгы ертылган, соңгылыгы калганлыктан, күп кан югалткан. Ул хатынны дәваханәгә илтергә кирәклеге, ничектер, туганнарының башына барып җиткән һәм аны кулларына күтәреп, чегән өередәй шаулашып килде алар.
Наркоз турында сүз дә була алмый, анестезия кулланып, операцияне бик тиз ясадык. Инглизләрнең кан тамыры аша кертелә торган коллоидлы эремәләре кан басымын тиешле югарылыкта тоту өчен бик тә файдалы (ә бездә полиглюкин кулланыла иде). Шуны авыруның кан тамырына җибәреп, операцияне төгәлли алдык. Совет гадәте буенча, операция азагында ул хатынга чит кеше канын салдык, шундагы персоналлар донор булды. Каталкага күчергәндә генә теге хатынның йөрәге тибүдән туктады бит....
Үзен тормышка кайтаргач, бу яшь хатын да, түшәмнән безнең ничек итеп үзен терелтергә тырышып азаплануыбызны күзәтеп торганын сөйләде.
Үлеп терелгән кешеләргә бәйле бу вакыйгаларның барысы да онытылган булыр иде, әгәр дә куәтле совет иле җимерелгәннән соң, Америка авторларының шул темага багышланган китаплары бездә хасил булмаса. Мәскәүгә баргач, мин Америка профессоры, реаниматолог булып эшләгәндә шундый 160 очракка тарган Моудиның китабына тап булдым. Кеше аңының гәүдәдән аерылып чыгу күренешен ул «околосмертная практика» дип атаган.
Ул китапта мине таң калдырганы - һәр үлем халәте үзенчә булып, андый кешеләр соңыннан сөйләгәннәр дә төрлечә. Әмма 11 очрак бертөрлерәк: гәүдәдән аерылгач, кешенең уе һәм җаны караңгы тоннель аша алга таба оча, кайберәүләр курку хисе кичерсә дә, күпчелек үзен рәхәт бер халәттә тоя. Тоннель беткән төштә аларны дөньялыкта тиңе булмаган гадәттән тыш якты сихри ак төс каршылый. Сукыраюдан һич курыкмыйча, карап була торган ул төстән тирә-якка чиксез ярату хисе тарала һәм ул җанны әйтеп аңлатып бетерә алмаслык шатлык, тынычлык, шундый ук ярату хисе белән тутыра. Ул халәтне кичергән кешеләр сөйләвенчә, мөгаен, ул якты төс Алланың гәүдәлә-нешедер. Шул ук вакытта аның үзләре белән сүзсез генә сөйләшүен дә әйткәннәр. Куәтле бу төстән курку дигәне дә булмый, ул төснең үз кочагына алуын тели һәркайсы. Ниндидер аңлаешсыз бер тылсым булып, аларның җирдә кичергән үз тормышлары барлык ваклыклары, караңгылык һәм яхшылык-лары белән тезелеп үтә. Җаннар моны ниндидер бер имтихан итеп кабул итәләр һәм үзләренә алга таба очар өчен рөхсәт алалар. Алар алдында элек үлгән туганнары хасил була. Алар бергәләп, сүзсез аңлашып, теләсә кайсы стена аша, теләсә кайсы араны очып үтә, ерактагы туган җирләрендә хасил була алалар. Күпмедер вакыттан (5-10 минуттан соң, ягъни туктаган йөрәкне эшләтеп җибәргән вакыттан дип фаразлыйк) шул ук туганнары бу җаннарны кире җиргә кайтырга үгетлиләр, чөнки кемнәрнеңдер кечкенә балалары калган, кайсыларыныңдыр төгәлләнмәгән эшләре һ.б. Ахыр чиктә, ул җаннар кабат үз гәүдәләренә керәләр... Йөрәге туктаган кешене терелтү өчен күрелә торган реанимация чаралары уңышлы тәмамлана. Бу кешеләр инде үлемнән курыкмыйлар, калган гомерләрен игелек кылуга, гыйбадәтханәләргә ярдәм итүгә, хәйриягә багышлыйлар...
Доктор Д.Миллерның бу мәсьәләгә багышланган хезмәтендә әлеге очракларга анализ ясалып, кешенең яшәү белән үлем чиге арасында тибрәнүе кислород җитмәү яки пациентларның йөрәкләре тукталганда кулланыла торган препаратлар нәтиҗәсе, яисә дофамин (бәхет) гормоны эшләнүдә нормадан тайпылышка бәйле булган физиологик һәм психологик фактор йогынтысы түгелме дигән фикер әйтелә. Миллер ясаган нәтиҗә кызык-лы: «На сегодняшний день гипотеза о естественных причинах ОСП (около-смертные переживания) признана слабой, но это не значит, что мы должны вместо них принять гипотезу о сверхъестественном происхождении ОСП. Можно предположить, что когда-нибудь, в будущем для ОСП найдут вполне естественное объяснение, которое устроит всех, и что не позволит усомниться в возможности объяснять ОСП природными причинами».
Бу темага язарга җөрьәт итүем белән, һөнәрдәшләрем булган табибларның һәм реаниматологларның (үзем дә бар тормышымны кичектергесез хирургиягә багышладым) мине гаепләүләреннән һич тә курыкмыйм. Нечкә материягә бәйле мондый хәл, кешенең үз ихтыярыннан тыш була. Ни кызганыч, табиблар моңа тиешенчә игътибар бирмиләр, ә баш мие физиологиясен өйрәнә торган медицина фәненә генә сылтап калдыралар.
Дин күзлегеннән караганда, клиник үлем очракларын, ягъни йөрәге тукталган кешенең кабат тормышка кайтуын Аллаһы ихтыяры белән аңлаталар. Ә бит бүгенге көндә фән дә җир тормышына параллель булган яшәү барлыгы белән килешә. Соңгы йөз елда кешелекнең яшен тизлегендә алга китүе безне нәрсәгә китерер икән, үзегез фикерләп карагыз әле...
Бик күп белгечләр аша үтеп, минем янга тикшерелергә килгән пациентларымның яртысына невроз диагнозы куярлык. Аның сәбәбе гади генә - телевизор һәм интернетның көндәлек мәгълүмати һөҗүменнән кешенең баш мие үз-үзен сакларга сәләтсез. Болар тулы бер кешелек цивилизациясе үсеше өчен мөһим булсалар да, кешенең тынгысыз җаны һәм баш мие өчен авыр бер сынау. Шуңа да дин әһелләренә ияреп, ирексездән, кабатлыйсың: «Аллаһы безнең белән! Аллаһы җаныбызны күреп тора».
Гамир ИСМӘГЫЙЛЕВ,
Россиянең атказанган табибы.
 

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: