Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

«Диңгез сулышы» дәвасы

Кыш җитсә, тизрәк җәйне, аның кояшын, һавасын сагынабыз. Диңгезгә барып, барлык мәшәкатьләрне читкә куеп,ял итәсе килә. Шәһәребездәге «Диңгез сулышы» («Дыхание моря») сәламәтләндерү үзәге мондый мөмкинлек бирә ала. Биредәге 40 минутлык бер сеанс диңгез ярында бер көн ял итүгә тиң. Ишектә «Соляная пещера» дип язылган. Халык ияләнгән галокамералар хәзер мәгарә рәвешендә...

Кыш җитсә, тизрәк җәйне, аның кояшын, һавасын сагынабыз. Диңгезгә барып, барлык мәшәкатьләрне читкә куеп,ял итәсе килә. Шәһәребездәге «Диңгез сулышы» («Дыхание моря») сәламәтләндерү үзәге мондый мөмкинлек бирә ала. Биредәге 40 минутлык бер сеанс диңгез ярында бер көн ял итүгә тиң. Ишектә «Соляная пещера» дип язылган. Халык ияләнгән галокамералар хәзер мәгарә рәвешендә эшләнә, шуңа күрә аларны тоз мәгарәләре дип йөртәләр.
Бызов урамындагы үзәк 2015 елның сентябреннән бирле эшли. Кеше күп йөргәч, халык үтенече белән, Төзүчеләр урамындагы 24нче йортта да шундый үзәк ачылды. «Диңгез сулышы»нда Петербургта эшләнгән һәм Россиядә тиңе булмаган үтә дә заманча җиһаз-җайланма - аэрогалитгенератор көйләнгән. Һавасы диңгезнекенә тиң булган махсус җиһазлы бүлмәдә, уңайлы шезлонгта 40 минут дәвамында галотерапия узучы кешенең, коры тоз аэрозоллары белән туендырылган һаваны сулагач, сулыш юллары киңәя, нерв киеренкелеге бетә, йокысы яхшыра. Тән тиресе бозылган кешеләр өчен дә файдалы. Йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан җәфаланучылар да сеансларга йөргәннән соң үзләрен җиңел хис итәләр.
Биредә ташламалы акцияләр дә була, ачык ишекләр көне дә уздырыла. Биш яшькә кадәрге балалар сеансларга бушлай йөри. Пенсионерлар өчен көндез бәяләр арзанрак.
Үзәктә шифалы һава сулау белән беррәттән, кислород коктейльләре, «Травы Башкирии» компаниясенең шифалы үлән чәйләре, Һималай тозыннан ясалган лампа һ.б. сатыла.
Кызыксынучылар булса, телефоннар: 8-987-222-06-06 (Бызов урамындагы 6нчы йортта урнашкан үзәкнеке), 8-917-222-24-24 (Төзүчеләр урамы, 24нче йорт).
Табиб белән киңәшләшеп, безнең сәламәтләндерү үзәгенә авырлы хатыннар да (һәм бер яшькә кадәрге балалар да) килә ала.
«Диңгез сулышы»на килгәнче, башта табиб белән киңәшләшергә онытмагыз.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев