Дерматофития һәм аның профилактикасы
Дерматофития – тиренең, башның һәм тырнакларның йогышлы гөмбә авыруы. Өч ел эчендә Түбән Кама районында авыручылар саны 36,9 процентка арткан. 2019 нчы елның җиде аенда дерматофития чиренең 116 очрагы теркәлгән. Татарстанда исә Түбән Кама әлегә 12 нче урында тора.
Дерматофития, нигездә, микроспория (баш тиресе һәм чәч зарарлана) һәм трихофития (тимрәү) авыру сәбәпле килеп чыга. Кеше сәламәтлегенә куркыныч тудыручы 30 төр гөмбә бар. Йоктыру да төрле юл белән булырга мөмкин: авыру хайваннар, кешеләр яки зарарланган су, туфрак аша. Гөмбәләрнең кайбер төрләре дымлы урыннарда, мәсәлән, җәмәгать коену бүлмәсендә, мунчада, чишенеп-киенү бүлмәсендә үрчи. Иммунитет көчсез булса, дөрес тукланмасагыз, мунчада, саунада һәм бассейнда гигиена таләпләрен үтәмәсәгез, авыруны йоктыру бик җиңел.
Дерматофития белән авырмас өчен нишләргә? Беренче чиратта куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә өйрәнегез. Шәхси гигиена әйберләрен һәм аяк башмакларын беркемгә бирмәгез. Аяк киемен һәрвакыт чиста тотыгыз, җылы вакытта ачык, һава керә торганын сайлагыз. Киемне дә табигый тукымадан тегелгәнен киегез, синтетика тирне үзенә сеңдерми, өстәвенә, аллергия китереп чыгарырга да мөмкин, димәк, гөмбә һәм бактерияләр үрчү өчен уңай шартлар туа. Дөрес һәм җитәрлек тукланыгыз, йокыгыз туйсын. Хуҗасыз хайваннарга үзегез дә кагылмагыз, балаларыгызны да бу хакта кисәтеп куегыз. Авыру билгеләрен күрүгә, табибка мөрәҗәгать итегез. Сәламәт булыгыз!
«Медицина профилактикасы үзәге»нең гигиена тәрбиясе табибы Илмир ВӘЗИКОВ.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
27 май 2022 - 17:15Түбән Камада Чик сакчылары көнендә истәлекле митинг узачак Түбән Камада Россия Чик буе гаскәрләренең оешуына 104 ел тулу уңаеннан истәлекле митинг була.10600
-
27 май 2022 - 15:21«Тәмәкене кәнфиткә алыштырабыз» Түбән Камада «Тәмәкене кәнфиткә алыштырабыз» дип исемләнгән сәламәтләндерү акциясе узды.8700
-
27 май 2022 - 14:29Түбән Кама районында санкцияләнмәгән чүплек табылган Түбән Кама районының Ташлык авылы янында зур санкцияләнмәгән чүплек барлыкка килгән.10000
-
26 май 2022 - 08:54Балаларның “Туган як” лагеренда ял итү мизгелләре
-
19 май 2022 - 11:06"Кыңгыраулы мәктәп еллары..."
-
26 май 2022 - 08:24Профильле укыту заман таләбеме?Мәгариф системасы алдында яшь буынга, шәхес, җәмгыять, дәүләтнең мөһим перспектив ихтыяҗларына туры китереп, үтемле, аңлаешлы һәм сыйфатлы белем бирүне тәэмин итү бурычы тора.14900
-
24 май 2022 - 19:03Мәктәп еллары сагынырлык булсын!Кыңгыраулы мәктәп еллары күңелдә кала торган иң шатлыклы һәм мәшәкатьсез мизгелләрнең берсе. Мәктәп кешегә беренче бик мөһим булган белемне генә түгел, беренче тормыш дәресләре дә бирә, дуслык һәм беренче мәхәббәт хисләре белән дә таныштыра. Мәктәп һәм андагы булган барлык шатлыклы һәм моңсу вакыйгалар артта кала, алда – әлегә таныш булмаган яңа тормыш көтә.30101
-
26 май 2022 - 16:20Химиклар көне уңаеннан СИБУР һәм Түбән Кама җитәкчеләре Николай Лемаев бюстына чәчәкләр салдылар26 майда Түбән Камада Химиклар көне билгеләп үтелә. Бәйрәм чаралары Николай Лемаев бюстына чәчәкләр салу тантанасыннан башланды.23000
-
25 май 2022 - 11:43Рамил Муллин чыгарылыш сыйныф укучыларын Соңгы кыңгырау бәйрәме белән котладыТүбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Муллин чыгарылыш сыйныф укучыларын, укытучыларны һәм ата-аналарны Соңгы кыңгырау бәйрәме белән котлады.22000
-
24 май 2022 - 11:41Игътибар! Корабельная урамында хәрәкәт чикләнгәнТүбән Камада Корабельная урамында Химиклар проспекты киселешеннән алып «Якорь” сәүдә үзәге кадәр ремонт эшләре башкарыла.41300
-
20 май 2022 - 11:20Түбән Кама районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Муллин эшкә велосипедта килгән Түбән Камада 20 май көнне “Эшкә велосипедта” акциясе бара. Шәһәр халкын бу көнне эшкә яки уку йортына велосипедта барырга чакыралар.66200
-
18 май 2022 - 19:51ТР Журналистлар берлегенең Түбән Кама бүлеге вәкилләре Рамил Муллин белән очраштылар 19 майда билгеләп үтелүче Татарстан Республикасы матбугаты көне уңаеннан, шәhәрдә ТР Журналистлар берлеге әгъзалары Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Муллин белән очраштылар.55300
-
19 май 2022 - 09:26“Яр Чаллы – Түбән Кама – Иштирәк” автомобиль юлы буенча хәрәкәт ярты елга диярлек ябылган Татарстанның Тукай районында автомобиль юлы участогын ябылган.54800
-
19 май 2022 - 10:53Төнлә Түбән Камада юл-транспорт hәлакәте булган Авария булган урыннан фото социаль челтәрләрдә урнаштырылган.42400
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Филиал АО "ТАТМЕДИА" Редакция газеты "Туган як"
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ПИ № ТУ16-01690 от 10.10.2019
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Имамов Фарит Файзетдинович
Адрес редакции: РТ, город Нижнекамск , Проспект Химиков, 64а
Телефон редакции: 43-17-57
Адрес для сообщений о фактах коррупции: tatmedia@tatmedia.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика