Туган як

Дарулар дәвамы, әллә

Яныма килгән олы яшьтәге авыру ирләрнең һәркайсысында диярлек - гипертония (югары кан басымы), һәр икенчесенең бөерендә - таш, һәр өченчесендә - шикәр чире. Гипертониягә килгәндә, чирлеләрнең бөтенесе диярлек, көненә 100 мг. исәбеннән (!) "Тромбо Асс" һ.б. эчә икән. Мондый төр дарулар билгеләнгән авыруларның аны ничек кабул итүгә мөнәсәбәтләрен ике төркемгә...

Яныма килгән олы яшьтәге авыру ирләрнең һәркайсысында диярлек - гипертония (югары кан басымы), һәр икенчесенең бөерендә - таш, һәр өченчесендә - шикәр чире.
Гипертониягә килгәндә, чирлеләрнең бөтенесе диярлек, көненә 100 мг. исәбеннән (!) "Тромбо Асс" һ.б. эчә икән. Мондый төр дарулар билгеләнгән авыруларның аны ничек кабул итүгә мөнәсәбәтләрен ике төркемгә бүлеп карап була: беренчеләре ул даруны эчәләр дә, файдасы юклыгын күреп туктыйлар, табибка эләгеп булмауны сылтау итеп, кабат белгеч янына барып тормыйлар. Ә икенчеләре исә ашказаныннан яки эчәклекләреннән кан киткәнчегә кадәр ул даруларны кабул итә бирәләр. Канның күпме вакытта оешуын ачыклау максатыннан кан алгач, бармакларының әле бишенче көндә дә канап торуы ачыклана. Үзләренә белгеч дәва билгеләгәннән соң үткән өч ел эчендә кабат аңа күренү-күренмәүләре белән кызыксынуга җаваплары әзер: табиб ул даруны гомер буе эчәргә кушкан, янәсе. Әлбәттә, мондый авыр хәлгә төшүләренең сәбәбе гади генә: дәва билгеләүче табиб белән авыру арасында тиешле элемтә югалган.
Табиблар гипертониядән дәвалаганда игътибарны дүрт нәрсәгә юнәлтәләр: йөрәк авыртуын басуга; гипотензивлар билгеләү аша - кан басымын нормага китерүгә; тромбоз булмасын өчен, кан оеучанлыкны киметүгә; аторвостатин бирү юлы белән, гиперхолестеринемиягә юл куймауга. Барысы да стандартларга туры килә, бер гаеп тә табарлык түгел. Тик әнә шул рәвешле, кардиология фәне кануннарына туры китереп бик тә белеп дәваласалар да, ни өчендер үлем очраклары кимеми, ә елдан-ел арта гына бара. Гипертония һәм ишемия чирләреннән дәвалыйбыз, ә кан басымының даими рәвештә түбән булуына ияләшә алмаган картлар инсульттан китеп бара.
Лондонда яшәүче галим Иванов мәгълүматына караганда, Россиядә гипертония авыруларын дәвалауда совет кануннарын куланмый башлагач, баш миенә кан саву (ягни чын инсульт) нәтиҗәсендәге бер үлемгә баш миенең кан тамырлары ишемиясеннән үлүнең дүрт очрагы туры килә. Гипотензия даруларына ияләндерелгән авырулар баш миендәге кан тамырлары ишемиясенә дучар булалар һәм ишемия инсультыннан үләләр.
Совет чорында без Бехтерев, Павлов микстурасы, Мясников, Ланга тамчылары, валериан, валокордин һ.б. билгеләгәндә, чирлеләр инсульттан үлсәләр дә, баш миенә кан савудан гына вафат булалар иде. Ул чагында йөрәк-кан тамыры авыруларының, хәзерге шикелле, үлем белән тәмамлану очраклары күп булмады. Бүгенге көндә исә инсульттан саклый торган препаратлар үзләре үк инсультка китерә.
Кан басымын төшерү - физика законнары буенча да куркыныч - кан агымы тизлеге кими, баш миенең һәм йөрәкнең кан белән тәэмин ителүе начарлана. Диротон, энап, престариум, беталок, амлодепин, прендоприл кебек заманча гипотензив препаратларны куллануга кагылышлы инструкцияләрнең "побочные эффекты" дигән өлешендә баш миендәге кан әйләнешенең бозылуына, ягъни инсульт алды хәленә китерә торган билгеләр саналган: баш авырту, баш әйләнү, күңел болгану, косу, хәлсезлек...
Шул ук инструкияләрнең "редковстречающиеся эффекты»нда исә йөрәк-кан тамыры системасы ягыннан түбәндәгеләр күзәтелергә мөмкинлеге язылган: тахикардия, миокарда инфаркты, кан басымын төшерү нәтиҗәсендә ишемия инсульты (диротон кулланганда). Нолипрел һәм энапны куллануга кагылышлы инструкцияләрдә дә - шулар ук. Нәтиҗәдә, инсульт, инфаркт очраклары арту һәм аларның кеше үлеменә китерүе - гипертониядән заманча "дәвалау"да каралган һәм кан басымыннан эчә торган дару төймәләренә пропорциональ булган масштаблы "побочный эффект".
Бу проблеманы неврологлар да белеп тора. Әгәр дә барлык чирлеләрнең дә кан басымнарын 120/80 мм калырлык итеп төшерәсең икән, артык күпкә киткән терапия нәтиҗәсе буларак, бу - пациентларның бер өлешендә баш мие инсультына китерә. Авыруны терелтергә тиешле табибларның үз куллары белән китереп чыгарылган чирдән дә куркынычрагы юктыр... Моңа аеруча җаваплы һәм бик сак карарга кирәк.
Кан тамырларына бәйле тайпылышларга кагылышлы тагын бер мәсьәлә бар, анысы - гиперхолестеринемия. Холестерин буенча Европа нормативлары түбәндәгечә: 1 литр канга 5 миллимольдән кимрәк булса - норма, 5,0-6,4 миллимоль - бераз югары, 6,5-7,8 миллимоль - сизелерлек югары, ә 7,9 миллимоль - бик югары.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының (ВОЗ) җир шарындагы барлык илләр халыкларының сәламәтлегенә кагылышлы еллык хисабында тәмәке, наркотиклар, алкоголь, чиста су чыганакларының пычрануы, вируслар, Б гепатиты, ачлык, авитаминоз һ.б. кеше тормышы өчен куркыныч факторлар белән беррәттән, күп кенә органнарыбызның теишенчә эшләве өчен мөһим булган холестерин да бар.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы раславынча, янәсе, холестерин атеросклерозның азуы өчен төп компонент булып тора, йөрәк-кан тамыры авыруларының 18 процентына канда холестеринның артып китүе сәбәпче булып, ул ел саен 4 миллион кешенең үлеменә китерә.
Статиннар ярдәмендә канда холестерин күләмен киметергә омтылу урта яшьләрдәге кешеләрдә, чыннан да, йөрәк-кан тамырлары авырулары куркынычын азайта. Ә менә шул ук юл белән 75-85 яшьлекләрнең канындагы холестеринны киметү алар арасында үлем очраклары артуга сәбәп була. Бу соңгы төркемгә керүче пациентлар кандагы холестеринны киметү чарасына ни кадәр иртәрәк керешкән булсалар, үлем куркынычы шуның кадәр күбрәк икән. 70тән узган чирлеләрдә статин терапиясе инфарктлар һәм инсульт куркынычын арттыра. Ә инде "яшь пенсионерлар" ун һәм аннан да күбрәк ел дәвамында статин белән дәваланып, 70кә җиткәндә күпьеллык статин терапиясе нәтиҗәсе күренә башлый: хәтерләре начарлана, Паркинсон авыруы һәм Альцгеймер чире куркынычы килеп баса.
Шулай итеп, табыш артыннан куа торган реклама басымы аркасында күпчелек кеше куллана торган статинлы химия терапиясе олы яшьтәгеләрне дәвалап булмый торган чирләргә дучар итәргә мөмкин. Әмма монысы инде статин җитештерә һәм сата торган фармакология компанияләрен һич тә борчымый.
Ә бит үзе ияртә торган барлык төр чирләр белән бергә, атеросклероз -холестеринлы түгел, ә күбрәк социаль-стресслы авыру булып, социаль-икътисадый факторларга бәйле. Атеросклерозга исә генетик факторлар тәэсир итә. Әгәр дә йөрәк-кан тамырлары авыруларына генетик алшартлар юк икән, ул чагында холестеринның күбрәк булуы иммун системасын ныгыта гына.
Хәзерге заманда геронтологларның күбесе йөрәк-кан тамырлары авыруларының үлемгә китерә торган холестеринлы теориясен якламыйлар, ә менә кардиологлар шул элекке искергән өйрәтүләргә ябышып яталар. Җитмәсә, статин җитештерү индустриясе дә инде гөрләп эшләп ята. Беренче булып, Липитор (Пфайзер), аннары Закор (MSD), соңыннан Крестор (Астро-Зенека) хасил булды. Закорны кулланганнан соң мускуллар авырта башлый һәм зәгыйфьләнә. Канда холестеринның кинәт кенә кимүе хәтер начарлануга һәм агрессивлыкка китерә.
Бу урында озын гомерлелек серенә тукталу да урынлы булыр. Европада һәм Америкада 100 яшьтән дә озаграк яшәүчеләрнең сәламәтлеген тикшергәч, озын гомерле ул кешеләрнең һәммәсендә дә "начар" холестерин барлыгы ачыкланган. Ул холестерин кисәкчәләре синтезы СЕТР-код дип тамгаланган озын гомерлелек гены тарафыннан контрольдә тотыла икән. Менә бу очракта инде, төп максаты кеше сәламәтлеге түгел, ә акча эшләү булган фармабизнес тормыш чынбарлыгы алдында кала. Тик берни эшләр хәл юк, холестеринофобиядән башланып, халык аңын тәмам томалаган медицина психозын вакыт кына дәвалый алыр...
Даими рәвештә компьютер һәм телевизор каршында утыручы, симерүдән, шикәр чиреннән интегүче 45тән узганнар, медицина тикшерүе үткәндә каннарындагы холестерин күләменнән чыгып кына, авырып китү куркынычына ия кешеләр арасына кертеләләр дә, табиблар киңәше буенча аторвастатин яки Лескол эчәләр. Алар бу чара диванда аунаган килеш кенә ябыгырга ярдәм итәр дип уйлап, ялгышалар. Ә бит бүгенге көндә аптекада Лесколның бер банкасы 3800 сумлап тора. Бу очракта, ни өчен соң әле эшләп тапкан акчаңны түли-түли, ахыр чиктә үзеңне акыл зәгыйфьлегенә китерәчәк даруны сатып алырга кирәк, дигән урынлы сорау туа. Табибларга да, кесә ягын гына кайгыртудан туктап, үзе янына килгән пациентка мондый "дәва"ны тәкъдим итүнең ахыр нәтиҗәсен уйлау артык булмас. Теләсә кайсы хроник чирне, шул исәптән диабетны да дәвалау нигезендә гап-гади нәрсәләр ята: көнгә 10 мең адым җәяү йөрү, чиста саф су эчү, даруны алмаштырырдай яхшы сыйфатлы ризык ашау.
Статин урынына, кешеләргә көн саен җитен мае белән сарымсак ашарга, аспирин урынына шәрап-ресвиратрол эчәргә, балык мае кулланырга киңәш итү дөресрәк булмасмы?! Әмма илебез ярларын ике океан юса да, күпме диңгезләребез, зур-зур күлләребез булса да, сатуда югары сыйфатлы балык мае юк. Капсуллардагысы кыйммәт, өстәвенә, аның желатинлы тышчасы ашказанына начар тәэсир итә. Халыкны файдалы балык мае белән генә булса да тәэмин итәсе иде. Әмма без, кешеләрнең медицина өлкәсендәге наданлыкларыннан файдаланып, Россия халкын - күрәләтә зараралы дарулар сатучы, үз өсләреннән бернинди күзәтчелек тә булмаганлыктан чиктән ашып шашынучы чит ил фармацевтика корпорацияләре иркендә калдырабыз түгелме?!
Россияне акыл белән аңлавы авыр, дигән сүзләрне куәтләп, ни өчен халкыбыз сәламәтлеген, халкыбыз тормышын зарарлы дарулы куркыныч астына куябыз, дигән сорауны бирәм. Мин боларны язарга күптән җыенып йөрсәм дә, моңа кадәр батырчылык итә алмадым, үз хезмәттәшләрем булган табиблар ачуыннан курыктым. Хәзер менә яздым да, җаныма җиңел булып калды. Табиблар ачуланса ачуланыр. Аның каравы, чирлеләр үз сораулары, үз сүзләре белән ак халатлыларны уйланырга һәм дөрес карар кабул итәргә этәрерләр.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: