Туган як

Чиста су дәвасы

Хакимият башында торучылардан, йортлардагы краннардан ага торган суның чисталыгын тәэмин итүне таләп итүем, мине кеше организмының суны үзләштерү үзенчәлеген ныклап торып өйрәнергә этәрде. Нәтиҗәдә, симерү, шикәр чире, буыннар сызлавы, хәтерсезлек, төшенкелек һ.б. бик күп чирләрнең килеп чыгуына яшьтән үк эчәргә яраксыз су куллану сәбәп дигән йомгак ясадым. Бер генә мисал:...

Хакимият башында торучылардан, йортлардагы краннардан ага торган суның чисталыгын тәэмин итүне таләп итүем, мине кеше организмының суны үзләштерү үзенчәлеген ныклап торып өйрәнергә этәрде. Нәтиҗәдә, симерү, шикәр чире, буыннар сызлавы, хәтерсезлек, төшенкелек һ.б. бик күп чирләрнең килеп чыгуына яшьтән үк эчәргә яраксыз су куллану сәбәп дигән йомгак ясадым. Бер генә мисал: даими рәвештә Кама елгасы суын эчкәндә, нибары 23-25 ел эчендә бөерләр калькулезы (таш утыру) дигән авыру килеп чыга.
Үземә киңәшкә килүче чирле кешеләрнең барысына да мин эчәргә яраклы чиста су сайларга булышам һәм аны ничек эчәргә икәнен өйрәтәм. Миңа ышанган һәм сүземә колак салган пациентларның барысы да бераз тоз салынган чиста су эчә башлауга 1-2 ай үтүгә үк, авыртуның басылуын искәрттеләр. Шул рәвешле, теләсә кайсы дәваны көн саен 2 литр чиста су эчүдән башлау гадәти бер кагыйдәгә әйләнде.
Чиста су белән дәвалау белән кызыксынуымны ишетеп, минем янга 85 яшьлек Әнвәр бабай килде. Киңәшләшкәч, без ул бабайга - чага, канлы үлән (чистотел), кырлыган (кипрей), сарымсак, чамбыр (чабрец) һәм болиголов үләннәре нигезендә чиста су белән дәва билгеләдек. Хәзер инде әйтергә ярый, ул бабайның предстатель бизләрендә яман шеш - рак булып, инде метастаз башланган инде. Шул хәлендә дә ул көн саен 5 чакрымнан да күбрәк араны җәяүләп үтте. Һичшиксез, корыч ихтыярга ия кеше!
Дәвадан соң уздырылган тикшерү метастазның юкка чыкканын, шешнең кимегәнен, ПСА анализының нормада икәнен күрсәтте. Бабайның умыртка сөяге дә сызламый иде инде.
«Рак» сүзен ишетүгә коелып төшмичә, терелү теләге көчле булганлыктан, бу чирне тәки җиңде бабай! Мин аның әле 90 яшь чиген дә сау-сәламәт килеш үтеп, озак еллар безне үзенең яшәү дәрте белән рухландыруын телим...
Әнә шул бабай, чиста су белән бәйле һәрбер нәрсә белән кызыксынуымны белгәнлектән, быел интернет аша юллап табып, чыгышы белән Ираннан булган Америка галиме профессор Ф.Батмангхелиджның «Вода исцеляет, лекарства убивают» дигән китабын китерде. Иранда Аятолла Хомени революциясе елларында ул төрмәдә утырган, иреккә чыккач Америкага күченеп киткән.
Аның чиста суга кагылышлы хезмәтен өйрәнеп чыккач, мин аны гадиләштереп, сезгә дә җиткерергә булдым. Чиста су кытлыгы кичерүче түбәнкамалыларда ул зур кызыксыну уятыр дип ышанам. Һәм сез, ашыга-кабалана, чиста су эзләргә тотынмассыз, ә бердәм рәвештә, республика власте башында торучылардан эчәр су мәсьәләсен хәл итүне таләп итәрсез, дип тә өметләнәм. Чөнки эчәргә яраклы чиста сулы булуыбыз - шушы төбәктә, шушы шәһәрдә туган һәм үсеп килүче яшь буынның сәламәтлеге өчен аеруча зур әһәмияткә ия.
Әлеге китап авторы фикеренчә, су зирәк көчкә ия - үз организмының сусыз калуына юл куймаган кеше, аның авыр чирләр белән зарарлануына да юл куймый! Су - табигый антигистамин чара һәм иң файдалы сидек кудыргыч. Әгәр шушы гади хакыйкатьне аңлый алмасак, фармацевтика индустриясе өчен алга таба да шулай савым сыер булып калырбыз. Организмның сусыз калуы иммун системасы эшчәнлеген тоткарлый, супрессия барлыкка килә...
Озак яшәргә теләүче кеше үлемнән куркырга тиеш түгел. Үлем, әлбәттә, котылгысыз, әмма әгәр дә сез кеше организмының нинди зур ныклык запасына ия икәнен белсәгез, вакытыннан элек үлемнән курыкмас идегез. Сезгә бары тик табигать тарафыннан организмыгызга салынган яшәү омтылышы механизмына гына таянырга кирәк. Сез чиргә бирешергә тиеш түгел! Сезгә барлык эчке химик механизмнарыгызны эш режимына көйләү зарур. Дәва үзенчәлегенә ия көч ярдәмендә сез үз организмыгызның саклагыч системасын сәламәтлегегез белән бәйле теләсә нинди проблеманы хәл итүгә юнәлтә аласыз, ә аларның барысы да, шул исәптән рак та дәвалауга бирешә...
Рак - теге яки бу организм эчендә үсә ала торган агрессив тукыма. Ул үзе барлыкка килгән органның табигый чигеннән чыкса, тиз арада үзенә яңа биләмәләр яулый һәм, нәтиҗәдә, организмның функциясе бозыла, кеше тулысынча йончып хәлсезләнә һәм үлә.
Организмда кислота бик югары булганда һәм кислород җитмәгәндә, рак тарала. Рак формалашсын һәм таралсын өчен, бер канцероген гына җитми, ул организмга су тиешле күләмдә кермәгәндә һәм шул ук проблема тагын кабатланганда тарала.
Организмның су җитенке-
рәмәгән өлешен корылык киптергән үсемлек белән чагыштырып була. Агулы калдыкларны чыгару өчен су җитәрлек булмаганда, авырту хасил була һәм ул баш миен ярсытып, аңа өзлексез тәэсир итеп тора. Бары тик әлеге калдыкларны кудыру өчен кан кудыру системасының кан агымы гына ул тәэсирне киметә. Әнә шул процесс буыннар, умыртка баганасы, йөрәк мускуллары ялкынсынуына китерә. Сусыз калган организмда суны тарату өчен кан басымының күтәрелүен гипертензия дип йөртәләр. Аны сидек кудыруның химик чаралары белән дәвалыйлар, ә бит югыйсә, су иң яхшы табигый сидек кудыргыч!
Шуңа да организмнарына су җитмәүче йөзләрчә миллион кешенең гипертензия диагнозы белән яшәве һәм көн дә препаратлар кабул итүе дә, табиблар билгеләгән дарулардан 250 мең кешенең үлүе дә сәер түгел.
Антиоксидант буларак кулланыла торган аминокислоталар арасында кыйммәткә иясе -триптофан. Ул баш миендә серотонин белән мелатонинга әйләнә. Серотонин күләме кимү авыр депрессиягә китерә. Гадиләштереп әйтсәк, организмга су җитмәгәнлектән триптофан резервын сарыф итү башта - депрессиягә, ә ахыр чиктә кайбер органнарда рак тукымалары барлыкка килүгә китерә.
Сусызлыкка каршы чара күрүнең яхшы нәтиҗәсенә бары тик организм тиешле физиологик баланс урнашырга җитәрлек күләмдә су белән туенганда гына ирешеп була.
Организмның эчәргә яраклы су белән тиешенчә тулылануы, шул исәптән минераль-тозлар резервы яңару да капиллярларга кан килүне арттыра. Әгәр дә организмда су булмаса, кислород тукымалар эчендәге эшче механизмнарга барып җитә алмый.
Шул ук вакытта, чаманы онытып, суны артык күп эчәргә дә ярамый. Монысы инде организмнан кыйммәткә ия минералларны юдырып чыгарачак. Ә минераллар җитмәү дә авыр хәлгә китерергә мөмкин.
Бу очракта, иң яхшы индикатор булып сидек тора, сидекнең төсе - аксыл сары белән төссез арасында булса, яхшы. Гистаминның төп функцияләреннән берсе - суны организмда бүлү. Ә инде гистамин суны көйли башлый икән, ул автомат рәвештә, иммун системасын тиешенчә тота.
Шулай булмаганда, сусызлык иммун системасын даими киеренкелектә тотачак. Ә табигать кеше организмын иммун системасын сусызлыкка гына түгел, ә җитди инфекцияләргә каршы тору өчен яралткан.
Су, иң элек әле, гидролиз процедурасы аша үтәргә тиеш, бу организм төрле ризыкны үзләштерсен өчен кирәк. Менә шуңа күрә дә, ашый башлаганчы без, беренче эш итеп, организмны су белән туендырырга тиешбез. Кеше организмы, даими рәвештә, суга мохтаҗлык кичерә. Сулаганда, организм үпкә аша да су югалта. Тир белән дә, сидек белән дә су организмнан чыга. Сидекнең төсе үзгәрү организмның суга ихтыяҗын күрсәтүче индикатор булып тора. Бар да яхшы булганда сидек - төссез, ә организм күпмедер күләмдә сусыз калганда - сары. Ә инде организмга су бик нык җитмәгәндә, сидекнең төсе кызгылт сарыга әйләнә. Организм җитәрлек дәрәҗәдә су белән тәэмин ителгәндә, кеше эч катудан интекми. Эч кату - сусызлык билгесе. Су җитәрлек булмаганда, организм сидекне тиешенчә эшләп чыгара алмый. Сөякләр үзләштерүдән артып калган кальцийның артык өлеше бөердә җыелып, тора-бара ташка әйләнә.
Су балансы тиешенчә саклансын өчен, организмга су да, тозлар да, калийга һәм витаминнарга бай булган җиләк-җимеш тә, яшелчә дә кирәк. Тозга килгәндә, иң яхшысы, чистартылмаган диңгез тозы куллану, анда организм өчен әһәмиятле минераллар күп. Кибетләрдә сатыла торган аш тозы исә файдалы минераллардан арындырылган.
Сидек төссез булсын дип, без җитәрлек күләмдә су эчә башлыйбыз икән, сидеккә ияреп, организмда тоткарланып торган тозлар да күпләп чыгачак һәм, шулай ук, без тән шешенүгә сәбәп булган сыеклыктан да котылачакбыз.
Әгәр дә сез шушы язмадагы киңәшләрне кулланып, күпләп су эчә башлыйсыз икән, тагын бернәрсәне истә тотыгыз: физик күнегүләр белән шөгыльләнмәгән, яки җитәрлек яшелчә һәм җиләк-җимеш ашамаган очракта, көнгә бер сәдәф (таблетка) мультивитамин эчегез.
Сусауны басу өчен, суны берникадәр вакыт аралыгы белән көн дәвамында эчәргә кирәк. Физик активлык таләп ителә һәм тәннән тир бүленеп чыга торган һәр эш-хәрәкәт - җәяү йөрер, физик күнегү ясар һ.б. алдыннан су эчеп куярга онытмагыз.
Ашарга утырганчы, ярты сәгать алдан 1-2 стакан чиста су эчегез. Ни өчен ярты сәгать алданмы? Чөнки шул вакыт эчендә су организмның ризык кабул итү процессын көйләп өлгерә. Симерү, күңел төшенкелеге (депрессия) һәм рак чиреннән җәфаланучыларга, кимендә, 2 стакан су эчәргә киңәш ителә.
Шул ярты сәгатьтә организм суны башта - абсорбировать итеп, ә аннан соң, ашказанын азык кабул итәргә әзерләү өчен, анда сеңдереп өлгерә. Ашар алдыннан ярты сәгать алдан су эчеп куеп, сез ашказаны-эчәклектәге бик күп проблемадан - эч кабарудан, авыздан әче су килүдән, эч катудан һ.б. котыласыз.
Ашаганнан соң 2,5 сәгать үткәч, тагын 250-300 грамм су эчеп куегыз. Монысы инде тую хисе барлыкка килүгә һәм эчәклектә ашкайнату процессы төгәлләнүгә ярдәм итәчәк. Болардан тыш, сез ялган ачлык хисеннән дә котылачаксыз, чынлыкта, сезнең организмга инде ашалган ризыкны эшкәртерлек су кирәк, ә өстәмә ризык түгел!
Менә шул киңәшләрнең барысын да кулланып, сау-сәламәт булып яшәгез.
Гамир ИСМӘГЫЙЛЕВ,
Россиянең атказанган табибы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: