Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Чатырга да риза булырсың

Актүбә урамындагы 13а йортта урнашкан хастаханә янында чатырлар корылганлыгы турында шәһәрдә сүз таралды. Кешеләр ни уйларга белмәде.

Хастаханәнең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, бирегә коронавирус һәм пневмония авыруларына шик булганнарны алып килеп, калдыралар. Алар шунда компьютер томографиясе ясауны көтеп утыра. Чатырда җылыткычлар,  эскәмияләр, чәйнекләр, су бар. Биредә тәүлек әйләнәсе фельдшер дежур тора. Ул авыруларны кабул итеп, табибларга җибәрә.
Томография үтәр һәм нәтиҗәләрне алу өчен 30-40 минут вакыт кирәк. Элек чиратны «Ашыгыч ярдәм» машиналарында көткәннәр. Кешеләр чатырда утырганда, табиблар бригадалары башка чакыруларга барырга өлгерәләр. Соңгы атналарда «03» хезмәтенә аеруча еш шалтырата башлаганнар.
Үзәк хастаханәгә компьютер томографиясе кабинеты бар, икенчесе Менделеев урамындагы 45 нче йортта урнашкан.

Фото: https://ntr-24.ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев