Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Быел да тикшерәчәкләр

Түбән Кама табиблары узган ел районда халыкны гомуми диспансерлаштыруга йомгак ясадылар. Җитәкчеләрнең Советлар йортында уздырылган киңәшмәсендә Түбән Кама сәламәтлек саклау идарәсе начальнигы Илнур Хәлфиев аның нәтиҗәләре белән таныштырды. 2013 елның 31 декабренә алынган мәгълүматлар буенча, муниципаль район территориясендә 29333 кеше диспансерлаштыруның беренче этабын тулысынча узган. Шуларның 11605е (39,6 проценты) -...

Түбән Кама табиблары узган ел районда халыкны гомуми диспансерлаштыруга йомгак ясадылар. Җитәкчеләрнең Советлар йортында уздырылган киңәшмәсендә Түбән Кама сәламәтлек саклау идарәсе начальнигы Илнур Хәлфиев аның нәтиҗәләре белән таныштырды.
2013 елның 31 декабренә алынган мәгълүматлар буенча, муниципаль район территориясендә 29333 кеше диспансерлаштыруның беренче этабын тулысынча узган. Шуларның 11605е (39,6 проценты) - ирләр, 17728е (60,4 проценты) - хатын-кызлар. Күгәнегезчә, үз сәламәтлекләрен тикшертүгә хатын-кызлар ирләргә карагандә 1,5 мәртәбә активрак килгәннәр.
Медицина тикшеренүе узганнарның 2175е (7,4 проценты) авыл җирлекләрендә яшәүчеләр. Диспансеризацияне пенсия яшендәге 7899 кеше (26,9 процент) узган. Сәламәтлекләрен тикшерткән кешеләрнең 32,8 проценты сау-сәламәт, 25,6 процентының авырулар килеп чыгу куркынычы барлыгы, 41,6 процентының хроник авырулар булуы ачыкланган. Тагын шунысын да әйтергә кирәк, сан буенча, эндокрин системасы авырулары - шикәр чире, симерү һ.б. - беренче урында (47,8 процент); ашкайнату органнары - гастрит, ашказаны һәм уникеилле эчәк җәрәхәте, бавыр, үт һәм ашказаны асты бизе сыекчасы юллары авырулары - икенче урында (14 процент); сидек юлы һәм җенес органнары системасы авырулары өченче урында (11,8 процент) икән.
Сәламәтлек саклау идарәсе начальнигы Илнур Хәлфиев әйтүечә, диспансеризация бу елда да дәвам итәчәк. Инде гыйнвар башыннан 1200 кеше медицина тикшерүе узып та өлгергән.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев