Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Буыннар сызлавын майда җыелган әрекмән баса

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

Хәзер өлкәннәр генә түгел, яшьләр дә буыннары сызлап җәфалана. Әлбәттә, авыру башлангач та, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Аның белән киңәшләшеп халык медицинасын файдалану яхшы нәтиҗә бирә. Моның өчен кирәкле үләннәрне майда ук җыеп, киптереп куярга мөмкин. Мәсәлән, әрекмән яфрагын суда чылатып, авырткан буыннарга ябалар. Әрекмәннең язын, яңа гына тишелеп чыкканы файдалы. Аның яфрагын да, тамырын да, хәтта тигәнәкләрен дә кулланалар.

Үсемлекнең яфраклары аскорбин кислотасы, каротин, рутин, алкалоидлар, органик кислоталар, эфир майларына бай. Әрекмәннең файдасын, шифалы үзлекләрен санап бетергесез. Бу үләннән ясалган төрле төнәтмәләр халык дәвасында микробларны үтерергә сәләтле, ялкынсынуга, шешләргә каршы, тирләткеч чара буларак уңышлы кулланыла.

Артрит вакытындагы авыртуны ат каштаны чәчәге төнәтмәсе дә баса. Моның өчен 20 чәчәккә 0,5 литр аракы салалар. Төнәтмәне ике атна чамасы тоталар. Аны эчәргә ярамый, бары тик уыныр өчен генә кулланалар.

Артрит, полиартрит белән авыручыларга җир җиләге, чияне сөткә салып ашау да файдалы. Җиләк-җимешнең туңдырып куйганы да витаминнарын югалтмый.
Чыганак
Фото: freepik.com

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев