Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Бурычыбыз – өлкән буынның сәламәтлеген саклау

Ноябрь башында Түбән Кама үзәк хастаханәсендә табиб-гериатр эшли башлады. Мондый белгечләрнең төп вазифалары – өлкән кешеләргә ярдәм күрсәтү. Хәзерге вакытта хастаханәдә ике табиб эшли: шуларның берсе – консультация-диагностика поликлиникасында, икенчесе – 1 нче поликлиникада. Гериатр белгечлегенең үзенчәлекләре турында үзәк хастаханә табибы Алена Петрова (фотода) белән сөйләштек.

– Сезгә кешеләр ничә яшьтән мөрәҗәгать итә ала?
– Безнең авыруларның яшьләре 60 тан узган. Дөрес, кайбер кешеләр 80 яшьтә дә гериатр ярдәменә мохтаҗ түгел. Барысы да тормыш сыйфаты, шартлар, шәхси үзенчәлекләр белән бәйле. Яшь арткан саен, организмдагы үзгәрешләр һәркемдә үзенчә була. Сәламәтлеге начар булып та, авыру мөстәкыйль рәвештә яши икән, гериатр киңәшләре аңа алга таба ярдәм генә итәчәк.
  – Кешеләр нинди авырулар белән килә? 
– Табиб-гериатр тарафыннан диагностикаланучы авыруларның берсе – өлкән кешеләргә хас астения (хәлсезлек). Ул тагын 85 билгене үз эченә ала һәм төрле авырулар агышында күзәтелә. Шуңа күрә аны аерып чыгару авыр.
Картлык астениясенең төп билгеләре: гомуми хәлсезлек, тиз ару, сүлпәнлек, бер ел эчендә 4,5 килодан артык авырлыкны югалту, хәтер начараю, йөргәндә тотрыксызлык күзәтелү, депрессия, бәвел тотмау, ишетү һәм күрү сәләте начараю. Диагностика, профилактик чаралар һәм дәвалау кешенең яшь үзенчәлекләренә карап билгеләнә. Картлыкны туктатып булмый, әмма тормыш ямен белеп яшәү вакытын озайтып була. Кайбер функцияләрне кире кайтарып, өлкән кешене мөстәкыйль рәвештә яшәргә өйрәтергә, аның тормыш сыйфатын яхшыртырга мөмкин. 
– Бүгенге көндә җәмгыятебездә гериатр кирәкме? Өлкән яшьтәге авырулар белән эшләү үзенчәлекләре нидә?
–  Татарстанда тормыш дәвамлылыгы, лаеклы ялга чыгу яше арту сәбәпле, гериатр һөнәренә ихтыяҗ зур. Әбиләр һәм бабайлар белән эшләү авыр түгел, алар белән уртак тел тиз табам. Өлкәннәр үзләрен тыңлаганны ярата. Терапевт кабул иткәндә моны эшләү авыр, чөнки вакыт чикле була. Ә гериатр озаграк кабул итә. Авырулар, беренче чиратта, үзләрен борчыган яки шатландырган нәрсәләр, гаиләләре турында сөйли. Аннары сәламәтлекләре турында сораштырам. Көненә алты кеше кабул итәм. Кабинетымда кирәкле барлык җиһазлар бар.
– Озак вакыт яшь булып калу серләрен беләсезме?
– Әлбәттә! Бу – даими физик күнегүләр, организм үзенчәлекләрен исәпкә алып, дөрес туклану. Шуңа күрә барлык кешеләргә профилактик чаралар күрүне һәм сәламәтлекләрен кайгыртуларын телим. Гиппократ сүзләренчә, авыруны дәвалауга караганда, кисәтү җиңелрәк.   
Екатерина ПОЛЯКОВА,Түбән Кама үзәк хастаханәсенең җәмәгатьчелек белән элемтә буенча белгече.
Автор фотосы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев