Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Бу мәсьәләне тикшерсеннәр иде

Газета һәм телевидение редакцияләренә шәһәребезнең 36нчы микрорайонында бер баланың канына ясалган анализ нәтиҗәләренә кагылышлы мәгълүмат килеп ирешкән. Үз чиратыбызда, безнең аксакаллар шурасына да шуңа ачыклык кертүебезне сораган үтенеч керде. Пермьнең профпатология институты белгечләре 36нчы микрорайондагы биш яшьлек баланың канына ясаган спектраль анализ күрсәткәнчә, сабыйның каны составында бензол (1 мкг/куб см.га...

Газета һәм телевидение редакцияләренә шәһәребезнең 36нчы микрорайонында бер баланың канына ясалган анализ нәтиҗәләренә кагылышлы мәгълүмат килеп ирешкән. Үз чиратыбызда, безнең аксакаллар шурасына да шуңа ачыклык кертүебезне сораган үтенеч керде.
Пермьнең профпатология институты белгечләре 36нчы микрорайондагы биш яшьлек баланың канына ясаган спектраль анализ күрсәткәнчә, сабыйның каны составында бензол (1 мкг/куб см.га - 0,006) һәм толуол (1 мкг/куб см.га - 0,019) табылган. Күрәсең, ул бала еш авыргач, ата-анасы шундый үтенеч белән мөрәҗәгать иткән булгандыр. Билгеле булганча, бензол һәм толуол - химик бомба шартлавы нәтиҗәсендә тирә-юньгә тарала торган продукт калдыгы (СССР чорындагы химик саклану курсы үтүчеләргә бу яхшы мәгълүм). Безнең шартларда, күрәсең, бу химик продуктлар нефть химиясе белән бәйле производствода сакланадыр һәм, ниндидер билгесез сәбәпләр нәтиҗәсендә туфракка, суга һәм сулый торган һавабызга эләгәдер...
Түбән Кама халкы арасында таралган мондый имеш-мимешкә чик кую мөһим. Ә моның өчен барлык балаларны, бигрәк тә хроник чирдән интегүчеләренең каннарына спектраль анализ ясап, авыру сәбәпләрен ачыклау таләп ителә. Юкса, балаларның бавырлары зарарлануына да мохитнең сәламәтлекне какшатуы сәбәп, тик аны ата-аналардан табиблар яшерә, дигән юк-бар хәбәр дә йөри шәһәр халкы арасында. Имеш-мимеш юк урында барлыкка килми, борынгыларның «утсыз төтен булмас», дигән гыйбарәсенә таянып һәм, иң мөһиме, дөреслекне ачыклап халыкны тынычландыру максатыннан, без бу мәсьәләгә аерым игътибар бирү мөһим дип саныйбыз.
Һәм, үз чиратыбызда, шәһәр халкының сәламәтлеген кайгырту төп бурычлары булган сәламәтлек саклау тармагындагы җаваплы белгечләрнең һәм хөрмәтле җитәкчеләребезнең бу мәсьәләгә аерым игътибар итүләренә өметләнәбез.
Моның өчен, шәһәр җитәкчелеге - экологларга, химикларга, галимнәргә, балалар табибларына һәм «Роспотребнадзор» белгечләренә тиешле күрсәтмә бирер, ә алар исә зур намус белән, бу эшне башкарып чыгарлар дип ышанабыз. Балалар - безнең киләчәгебез, дип әйтергә яратабыз, әмма киләчәгебез булган шул сабыйларның сәламәтлеген дә үзебез үк кайгыртырга һәм сакларга бурычлы икәнебезне онытмасак иде.
Гамир ИСМӘГЫЙЛЕВ,
Түбән Кама аксакаллар шурасы әгъзасы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев