Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Бозлавык вакытында игътибарлы булыгыз!

Травматология пункты табибларының эшләре кызган чак. Бирегә кемдер үзе килеп җитә, кемнедер ашыгыч ярдәм машинасы китерә. Кышын нинди җәрәхәтләр белән мөрәҗәгать итәләр? Күбесенчә нинди яшьтәге кешеләрне дәваларга туры килә? Травматология пункты мөдире Андрей Аркадьев белән шушы хакта сөйләштек.

– Бозлавык вакытында хастаханәгә нинди җәрәхәтләрне дәваларга киләләр?
– Күп очракта баш сөяге-баш мие җәрәхәтләре, сеңер тартылулар да була. Кызганыч, җәрәхәтләнү белән генә чикләнмиләр шул.  Балтыр белән табанны берләштерүче буынны, беләк яки беләзек сөяген сындыручылар да бар. Һава торышы начарайса, юл-транспорт һәлакәте очраклары арта. Бу чакта килгән авыруларга еш кына күкрәк читлеге сыну, баш сөяге җәрәхәте кебек диагнозлар куела.
 – Урамда егылу куркынычы ничә яшьтәгеләргә күбрәк яный?
– Күп очракта 40 яшьтән өлкәнрәкләр зыян күрә. Бу, мәсәлән, буыннар авыруы белән бәйле булырга мөмкин. Өлкән яшьтәгеләргә мөстәкыйль йөрү бик авыр. Аларның урамда таяк белән йөрүләрен еш күрәбез. Яшьрәкләр тимераякта шуганда егыла. Травматологиягә балаларны да алып киләләр. Алар биек таудан тюбингта шуганда капланып, еш кына җәрәхәтләнәләр. Күп очракта яннарында ата-аналары булмый. Шуңа күрә тауның биеген түгел, ә тәбәнәгрәген сайларга киңәш итәм. Балалары белән урамга өлкәннәр дә чыксын иде. Тауларны агачлар, машиналар янәшәсендә ясамасыннар иде. 
– Егылып җәрәхәтләнгән кешегә беренче ярдәмне ничек күрсәтергә?
–Кешедән кайсы урыны авыртканын сорагыз, аяк-кулларына игътибар итегез. Сөякләренә зыян килмәгәнме? Вакыйга шәһәр читендә булса, таяк яки такта ярдәмендә уңайлырак урынга күчерегез һәм ашыгыч ярдәмне чакыртыгыз. Урынына утыртам дип, каймыккан урынга тимәгез. Мондый очраклар булгалады. Гомумән, имгәнгән урынга кагылмаска тырышыгыз. 
– Тагын нинди киңәшләр бирә аласыз?
– Өлкәннәргә аяк киеме өстеннән киелә торган махсус җайланмалар сатып алырга киңәш итәм. Бозлавык урыннарны читләтеп үтегез. Аяк астында боз булса, вак-вак атлап, әкрен генә узарга тырышыгыз. Өлкән кешеләргә куркыныч урыннардан үтәргә ярдәм итегез. Ә егыласыз икән, беренче чиратта, башыгызны саклагыз. Хәзерге вакытта травматология пуктында авыруларны җиде төп табиб һәм өч дежур травматолог-ортопед кабул итә. Вакытында ярдәм күрсәтү өчен белгечләр җитәрлек. Түбәнкамалыларга игътибарлы булуларын, үзләрен һәм якыннарын саклауларын, авырмауларын телим.   
Фотода: А. Аркадьев.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев