Туган як

Бүген Бөтендөнья сәламәтлек көне

Реформа тез астына китереп сукты... Илебездә сәламәтлек саклау тармагында реформа уздырырга җыенулары хакында билгеле булгач, Түбән Камада дәва-реабилитация үзәге төзү идеясе туган иде. Федераль акча хисабына бу идея тормышка ашырылган очракта, үзәк нерв системасы һәм арка мие зарарланган авырулар, операциядән соң реабилитация бүлекләренә күчерелеп, шунда үз-үзләрен карарлык һәм хезмәткә ярарлык...

Реформа тез астына китереп сукты...
Илебездә сәламәтлек саклау тармагында реформа уздырырга җыенулары хакында билгеле булгач, Түбән Камада дәва-реабилитация үзәге төзү идеясе туган иде.
Федераль акча хисабына бу идея тормышка ашырылган очракта, үзәк нерв системасы һәм арка мие зарарланган авырулар, операциядән соң реабилитация бүлекләренә күчерелеп, шунда үз-үзләрен карарлык һәм хезмәткә ярарлык хәлгә килгәнче (яки инвалидлыкка чыгарылганчы) дәва-ныгу чаралары үтәрләр иде. Дәвалауда мондый төгәлләнгән цикл, андый төр авыруларга яшәү дәверендә тотылачак дәүләт акчасын янга калдыру мөмкинлеге бирер иде... Никадәр генә тырышсак та, безне МКДЦ программасына кертмәделәр, аның каравы, без реабилитация үзәге төзергә ниятләдек һәм, Казандагы югары урын биләүче җитәкчеләр һәм депутатлар ярдәмендә («Татглавинвестстрой» аша) бу төзелешне республикакүләм программага кертә алдык.
Шулай итеп, административ һәм спорт корпуслары, су дәвасы һәм диетик дәва корылмалары, бассейн, су насосы төзү һәм минераль су чыгара торган өч скважина бораулату мөмкинлегенә ия булдык. Эш үз җае белән бара, кәефләр яхшы, инде 2-3 елдан яңа бинага күчү уе белән янабыз... Бу аңлашыла да, авырган кешене дәвалаудан тыш, аңа көньякка яки башка төбәкләргә барып йөрмичә дә, хезмәтен дәвам итә алырлык итеп сәламәтлеген ныгытуның тулы бер циклын тәкъдим итә алырлык дәваханә үз шәһәреңдә төзелсен әле!
Әмма бәла һич тә көтмәгәндә китереп бәрде. Шәһәрдәге төзелеш эшләрен планлаштыру һәм заявка рәсмиләштерү өчен җаваплы булган Н.Гура (ул чорда шәһәр һәм район администрациясенең шул тармак өчен җаваплы җитәкчесе) әллә үзенең таркаулыгы аркасындамы, әллә инде ул вазыйфадан барыбер китәчәген белеп торгангамы, киләсе ел өчен республика җитәкчелегенә заявка җибәрмәгән. Ә андый рәсми эш кәгазьләре август аенда ук җибәрелергә тиешле иде. Ни кызганыч, заявка җибәрелмәгәне бары тик яңа елның апрелендә генә билгеле булды. Администрация башлыгының да ачуына чик-чама юк иде, әмма инде эш узган - әлеге максатка дигән акча безнең шәһәрне урап узган. Шулай да, безгә шул бер ел эчендә төзелешне тәмамлау шарты белән акча бирелде. Әмма шәһәр җитәкчелеге таләбе белән, төзелә торган объектны планнан төшерделәр, ә аның төзелешенә дигән акчаны шәһәргә бирделәр...
Елның-елында заявка бирсәк тә, бездән Башлыктан хат китерүне таләп иттеләр, әлбәттә инде, андый хат безгә бирелмәде! Нәтиҗәдә, Түбән Кама халкы сәламәтлеге өчен сулар һавадай кирәкле объектта 6 ел буе кыл да кыймылдатылмады. Чарасызлыктан, без ул корпусны авыруларны кабул итү бүлеге итәргә булдык.
Бу вакытка инде безнең 3нче дәваханә шәһәр һәм районыбыз халкына тәүлек буе кичектергесез ярдәм (2нче шәһәр дәваханәсендәге травматология һәм офтальмо-хирургиядән кала) күрсәтә иде. Хирургиягә кагылышлы кичектергесез ярдәмне дә үзәкләштерү максатыннан, аларын да үзебезгә күчерү турында шәһәрнең сәламәтлек саклау җитәкчелеге белән киңәшләшә башладык. Һәм бер елдан соң инде бу ике хезмәт тә безнең «медсанчасть»тагы ике корпуска урнаштырылды. Эш өчен уңайлыклар тудыру максатыннан, аларга аерым-аерым ике операция бүлмәсе көйләдек, анестезиологлар һәм, шулай ук, тәүлек буе дежурда торыр өчен кирәкле белгечләр бирдек. Шуларның барысына да бәйле рәвештә, үзеннән-үзе 4 кабул итү бүлеге барлыкка килде. Бу хирурглар өчен уңайлы, әмма дәваханә җитәкчелеге өчен дүрт урында дежур итүче персонал тоту артык кыйммәткә төшә иде.
Шунлыктан, әлеге төзеп бетерә алмаган реабилитация корпусына реконструкция уздырып, авыруларны кабул итү бүлеге итеп үзгәртү өчен, архитекторлардан проект эшләтеп алдык. Бу яңа программаны тормышка ашыру өчен акча юлларга керештем. Бүгенге көндә андый типовой кабул итү бүлеге Казандагы 7нче шәһәр дәваханәсендә булып, шунда ук тәүлек буе кичектергесез хирург ярдәме дә күрсәтелә. Дәваханәдә үзәкләштерелгән кабул итү бүлеге булуы һәм анда, диагностика хезмәте белән беррәттән, бирегә китерелгән авыруларны чирләре буенча төрле дәва бүлекләренә бүлүдән тыш, беренчел хирург ярдәме күрсәтү өчен дә тиешле шартлар тудырылуы - замана таләбе!
Ә ул чагында мин үземнең әлеге идеямне тормышка ашыру өчен һәм кулдан ычкынган кадерле вакытны куып җитәргә теләп, ашыга-ашыга эшләдем. Стенага тиеп, кире тибәрелгән туптай, алты ел буе интеккәннән соң һәм инде «Корпус службы приемного покоя» дигән яңа титул белән, янә дә шәһәр төзелеше планына керергә омтылдык.
Бу эш кызган бер вакытта, тагын яңа бәла килеп чыкты: безнең шәһәр республиканың сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә Түбән Кама шәһәренең сәламәтлек саклау тармагында реформа уздыру турында килешенгәннәр. Яңа реформаторлар үзләренең катгый таләпләрен куйдылар - өч баш табиб катнашыннан башка гына, аларның дәваханәләрен берләштерү турында хәл иткәннәр. Реформа дигәне шуны үз эченә алган да инде. Бу реформаның ничек тормышка ашырылганы һәммәбезнең күз алдында. Әгәр дә халык ул реформа нәтиҗәләреннән канәгать икән, димәк, шулай тиеш булган. Теләсә кайсы реформаның максаты халык өчен уңайлык тудыру бит...
Әмма сүз ул хакта түгел әле. Без киткәннән соң, әлеге бина 5 ел тик торды. Ә дәваханә исә элеккечә үк, табиблар өчен дә, авыру кешеләргә дә уңайлы булган бердәм кабул итү бүлегенә мохтаҗ иде.
Россиядә, ниһаять, авыру кешеләргә, дәваханәдән чыкмыйча ук, реабилитация ярдәме алу мөмкинлегенә кагылышлы карар кабул ителде. Димәк, реабилитация корпусы төзү идеясенә кабат әйләнеп кайтырга яки заманча кабул итү бүлеге төзергә була.
Әмма дәваханә җи-тәкчелегенә яңа кешеләр килде һәм шунда ук әлеге бинаны поликлиника итеп үзгәртеп проектлау-га керештеләр. Ә бит шәһәрнең төрле урыннарында 4 поликлиника бар иде инде. Шул исәптән, промышленность зонасында да. Ләкин шәһәр аларны үз казнасы исәбенә тотудан баш тартты. Реформаторлар исә 4 поликлиниканы да иминият компанияләренә арендага бирделәр, ә реабилитация корпусына дигән бинада яңа поликлиника төземәкче булдылар.
Бу идеяне сәламәтлек саклау министрлыгында да хупладылар, федераль программага керергә дә ярдәм иттеләр. Аның буенча 300 миллионнан күбрәк суммада акча да бирелгән. Ул акчаның күп өлешенә халык сәламәтлеге өчен кирәк булган диагностика җиһазлары алырга була иде.
Әлеге идеяне министр Фәррахов та хуплый. Министр Вафин вакытында, ничек кенә булса да, ул поликлиниканы 2014 елның 1 сентябренә сафка бас-тырырга дигән карарга киленә. Әмма тагын бер бәла - ул суммадагы акчаны андый кыска вакытта ничек үзләштереп бетерергә?
Әмма, үзең тапкан мал түгел, атайныкы жәл түгел, дигәндәй, бүгенге көндә ул корпус, ат урынына сыерга ияр кигезгәндәй, пластик (!) «еврооблицовка» белән балкып утыра. Бу кыргый идеяне тормышка ашыруда табиблар катнашмагандыр дип уйлыйм. Чөнки ак халатлылар андый зиннәтлелеккә ияләнмәгәннәр, алар өчен иң мөһиме - авыруларны терелтерлек заманча медицина җиһазлары!
Ә төзүчегә нәрсә аңа, тиешле срокта акчаны үзләштереп өлгерергә теләп, тоткан да, баштагы чорда үзе үк ныклы облицовка кирпеченнән төзелгән (бездәге фотолар шуңа дәлил) бинаны баштанаяк тагын пластик облицовка кирпече белән тышлаган! «Адмирал»дагы янгын моның нинди аяныч нәтиҗәләргә китерүенә мисал!
Бер үк вакытта минераль су скважиналарын да юкка чыгарып, урынын асфальтлап ук куйганнар! Кыш үтүгә, ул урын инде чокырланып, яргаланып беткән. Әйтерсең, артларыннан куганнар. Шуны гына да кешечә эшли алмаганнар бит.
Тапкан кайгырыр нәрсә, диярсез, бәлки. Кайгырам, һич тә битараф кала алмыйм. Гомеремнең уннарча елын реабилитация корпусы төзүгә багышлаган һәм кемнәрнеңдер битарафлыгы аркасында күпме түбәнсенүләр кичергән кеше буларак, халык саләмәтлеге өчен бик тә кирәкле реабилитация корпусының киләчәген бәхетле итеп күрергә хакым юкмы әллә?
Гамир ИСМӘГЫЙЛЕВ,
Россиянең һәм Татарстанның
атказанган табибы.
 
Сәламәт тәндә - сәламәт акыл
Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган язманы халкыбызның зирәклеген чагылдырган әнә шул мәкальдән башлавыбыз юкка гына түгел. Гадәттә без, бу җиһанда кеше ком бөртеге кадәр генә, аның 6-7 дистәне үз эченә алган гомере дә мизгел генә дип әйтергә яратабыз. Әмма хәзерге мизгелдә, шушы җирдә яшәүче кешелек җәмгыяте вакытны да, гомерне дә үз үлчәме белән билгели. Әгәр дә туган мизгелләрдән башлап, гомеребезне исәпләүче һәр минут, һәр сәгать, һәр көн безне соңгы чиккә якынайта дип, кул кушырып кына утырсак, кешелек тормышын яхшырту өчен берни эшләмәсәк, Җир планетасындагы башка тереклек ияләреннән әллә ни аерылмас идек. Әмма без - акыл-фикерләү сәләтенә ия булган Кеше дигән камил затлар. Елгалар агышын үзгәртеп, урманнарны кырып бетереп, табигатьне үзебезгә буйсындырырга омтылуыбыз, техник прогресс артыннан куып, тирә-юньне химик зарарлы матдәләр белән пычратуыбыз үзебезнең сәламәтлек һәм планетабызның иминлеге өчен котылгысыз куркыныч тудырды. Акча, матди байлык һәм сәламәтлекне бер бизмәнгә салып үлчәү - кешелек өчен аяныч нәтиҗәгә китерергә мөмкин. Әнә шуңа күрә дә, Бөтендөнья сәламәтлек сак-лау оешмасы төзелә.
1948 елның 7 апрелендә Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының уставы гамәлгә керә. Әлеге оешмага нигез салучылар раславынча, халыклар сәламәтлеге теге яки бу чирнең яисә физик кимчелекнең булмавыннан гына түгел, ә гомум физик, рухи һәм социаль иминлек торышыннан чыгып билгеләнә.
Шунлыктан, узган гасыр уртасыннан башлап, җир йөзендәге халыклар сәламәтлегенә кагылышлы мәсьәлә дөньякүләм әһәмияткә ия. Һәм ул ел саен яңа девиз астында үтә. Соңгы биш елны гына алганда да, мәсәлән, 2011 елда - «Микробларны юк итә торган препаратларга каршы торучанлык һәм аның глобаль таралуы», 2012 елда - «Картаю һәм сәламәтлек», ә 2013 елда - «Гипертония», 2014 елда - «Бөҗәк кечкенә булса да, тешләве - зур куркыныч», ә быел «Азык-төлек продукты куркынычсызлыгы» девизы астында үткәрелә. Халыклар сәламәтлеген саклау дигәнне, медицина кысалары белән генә чикләп карау ялгыш булыр. Чөнки кеше сәламәтлеге өчен, ул яши торган мохитнең - чиста, сулый торган һаваның - саф, ашый торган ризыкның сыйфатлы булуы да зур әһәмияткә ия. Россия Федерациясенең төп законы булган Конституциянең 41нче статьясында да кешенең сәламәтлеген саклауга һәм, шулай ук, медицина ярдәме алуга хокуклар аерым-аерым күрсәтелгән.
Әйдәгез, һичьюгы шушы көнне генә булса да, иртән йокыдан биш кенә минутка иртәрәк торыйк. Шул биш минутта җиңел күнегүләрдән зарядка ясап, тәннәрне языйк. Ике тукталыш арасын гына булса да җәяү атлыйк. Тәмәкесез яши алмыйсыз икән, бер сигаретка кимрәк тартырга тырышып карагыз әле. Трамвайга яки автобуска кергәч тә, утыру ягын карамагыз. Янәшәдә торучы сезгә ачу китергеч сүз әйтсә дә, эндәшмәгез, елмаеп, сәламәтлек теләгез... Гади генә нәрсәләр, ә кәефне күтәреп җибәрде, шулаймы? Боларга күнегүе һәм һәрчак үтәве бик авыр, үземнән чыгып әйтәм. Инде әйбәт кенә булырмын дип ниятләп куясың, тик кайчак гел киресенчә килеп чыга... Әмма сәламәтлекнең гомер азагына кадәр акыл зирәклеген җуймау өчен дә кирәклеген уйласак...
Фирая МОРАТОВА.
 
Йод ни өчен кирәк?
«Бергәләп кибеткә барсак, минем күршем гел йод кушылган тоз эзләп йөри. Безнең илдә йод дефицит дип, гел диңгез кәбестәсе сатып ала. Йод ни өчен кирәк соң ул?
Рәхилә Сабитова».
Йод - организм өчен кирәкле микро-элементларның иң мөһиме. Ул калкансыман биз эшләп чыгара торган гормоннарның нигезен тәшкил итә. Ә организмдагы һәр күзәнәк, матдәләр алмашын җайга сала торган калкансыман биз гормоннарына бәйле. Йод җитмәгәндә, кешенең реакциясе акрыная, өлкәннәрдә зоб барлыкка килә, гипотиреоздан алып, хәтта акыл ягыннан арта калуга хәтле күзәтелергә мөмкин. Гипотериозга - симерү, тән температурасы кимү, туңу, тән тиресе саргаю һ.б. билгеләр хас.
Норма буенча олы кеше тәүлегенә 150 мкг йод кулланырга тиеш икән. Ә аның өчен, диңгез кәбестәсе, төрле диңгез суүсемнәре, карабодай, бәрәңге һәм, шулай ук, треска, тунец, креветка һ.б. ашарга кирәк. Әлбәттә, ризык әзерләгәндә, гадәти тоз урынына йод өстәлгәнен файдалану яхшы булыр.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: