Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Берничә минут кына кирәк

Түбән Камада гриппка каршы вакцинация башланды. Куркыныч авырудан прививканы «НТР-24» медиахолдингы хезмәткәрләре дә ясатты.

Телерадиокомпаниянең корреспондентлары, редакторлары, операторлары, монтажерлары, корректорлары һ.б. кампаниядә ел да актив катнаша. Журналистлар һәрвакыт кеше арасында була, кешеләр белән аралаша. Шуңа күрә бу һөнәр ияләренә, йогышлы авыру «эләктерү» куркынычы яный.
– Грипптан прививка ел саен ясатам. Ул мине авырудан саклар, ә алай-болай чирләп китсәм, җиңелчә генә үтәр дип ышанам. Мондый интенсив графикта, кеше арасында эшләгәнлектән үзе-без өчен генә түгел, якын кешеләребез сәламәтлегенә дә җаваплы без, – дип саный «Яңалыклар» хәбәрчесе Альбина Вәлиева.
– Прививкадан зыян күргән юк, аны ел саен ясатам. Процедура нибары берничә минут ала, аннары тынычлап эшләргә дә мөмкин, – дип куәтли сүзләрен «НТР-24» видеоператоры Фәхри Исламов.
Бүгенге көндә 38 мең түбәнкамалы грипптан прививка ясатырга өлгергән. Беренче чиратта вакцинацияне медицина хезмәткәрләре, укытучылар, хроник авырулары булган кешеләр, өлкәннәр, укучылар, студентлар, балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр дә уза.

Фотолар ntr-24.ru сайтыннан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев