Туган як

«Беренче кагыйдә – анадан сабыйны аермау»

Йөклелек чоры, нигездә, 39-40 атна тәшкил итә. Әмма дөньяга вакытыннан алда яки вакытыннан соңрак туган балалар да була. «Ашыгып туган»нары белән авыррак, диләр табиблар. Мәсәлән, Түбән Камада күптән түгел 700 граммлы бер сабый туган. Бер айдан аның авырлыгы бер килога җиткән. Ә шулай да, «җитлекми туган» дип нинди балаларга әйтәләр? Вакытыннан иртә тууга нәрсә сәбәп булырга мөмкин? Бу хакта без перинаталь үзәге булган балалар шәһәр хастаханәсенең анестезиологы-реаниматологы Алена Орлова белән сөйләштек.

– Йөклелекнең 37 атнасына кадәр туган бала, җитлекми туган дип санала. Сәбәпләргә килгәндә алар төрле: мәсәлән, ана егылса, җәрәхәтләнсә яки нәрсәгә дә булса чиктән тыш кайгырса, тулгагы башланырга мөмкин. Кайбер булачак әниләрнең йөклелек чоры баштан ук авыр була һәм аларның 39 атна йөри алмаячаклары аңлашыла. Монда иң мөһиме – табибка исәпкә мөмкин кадәр иртәрәк басу, барлык төр инфекцияләргә тикшеренү, – дип башлады сүзен табибә.
Алена Орлова эшләгән дәвердә, иң аз авырлыктагы балалар узган елның декабрь аенда туган. Табибәне хастаханәгә төнге сәгать өчтә чакыртканнар. 25 атналык игезәкләрнең берсе – 630, икенчесе 650 грамм авырлыкта гына булган. Кызчыклар ике килога җиткәнче бер караватта ятканнар (игезәкләрне аермыйлар икән). Башта аларны ясалма сулыш алу аппаратына тоташтырганнар, аннары үзләре суларга, хәтта «пустышка» суырырга өйрәнгән. Әниләре әйтүенчә, тиздән сабыйларга бер яшь тулачак, алар икесе дә үрмәли, баса, уйный. Бу бәхетле гаилә Алена Орловага бүгенгәчә рәхмәт укый.
Кайчак, җитлекми туган сабыйны коткарып калсалар да, сәламәтлеге начар була. Гомумән, мондый балалар үсеше яшьтәшләреннән бераз калыша.
– Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының беренче кагыйдәсе – ана белән баланы аермау. Кызганычка, әнине сабые белән бергә яткыра алмыйбыз. Әмма бала бик авыр хәлдә булса да, әнисен аның янына кертәбез: нарасыеның кулларыннан тотып, сөйләшсен, җырласын, китап укысын өчен. Хәле яхшыргач, әнисенең күкрәгенә яткырып торабыз – исен тойсын, бактерияләре белән «бүлешсеннәр». Кулга алырга ярамаса, «луги» – йомшак тукымадан тегелгән зур перчаткалар бар. Башта әни аларны тотып йөри, җылысын «сеңдерә», аннары сабыйның аркасына салалар, әнисе кочагында яту хисе туа, – дип аңлата Алена Орлова.
Бала еш кына тәненә тоташтырган көпшә һәм катетерларны тартып чыгара. Бу вакытта йоннан бәйләнгән сигезаяклар кулланыла. Әни корсагындагы кендекне хәтерләткән «аяклар»ын нарасыйлар куллары белән эләктереп ала. Мондый сигезаякларны гипоалерген җептән бүлектә эшләүче шәфкать туташлары, әниләр үзләре дә бәйли. Шулай ук җылы башлыклар һәм оекбашлар кирәк.
Алена Дмитриевна әйтүенчә, җитлекмичә туган балаларга битараф карап булмый. Ә инде гомерен саклап кала алмасалар, бигрәк тә авыр. Кызганычка, бер килодан кимрәк туган сабыйларның 20 проценты гына исән кала. Тәҗрибә күрсәткәнчә, кызлар яшәүчәнрәк була икән.
– Ялларда да, хәтта отпуск вакытында да бу балалар турында уйланудан туктамыйм. Кайчак кичен килеп китәм, телефоннан шалтыратып, хәлләрен сорашам. Кайбер ата-аналар белән аралашу әле дә өзелми. Кайчандыр гомерен саклап калган нарасыйның ничек үсүен, нәрсәләргә ирешүен белеп тору аеруча рәхәт, – ди үз эше белән горурланып, Алена Орлова.
Фото pixabay.com сайтыннан алынды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: