Туган як

«Белмәгән гөмбәләрне җыймыйм»

Ашыгыч медицина ярдәме станциясенең өлкән фельдшеры Инна Александровна Сорокинага гөмбә белән агуланган күп кешенең гомерен саклап калырга туры килгән. Ул үзе дә гөмбә җыярга ярата, бу эштә 30 еллык «стажы» бар. Шуңа күрә гөмбәләрнең кайсыларын җыярга, ничек эшкәртергә кирәклеген өйрәтә, киңәшләрен бирә ала.

– Инна Александровна, быел гөмбә белән агулану очраклары булдымы?
– Гөмбә сезоны башлануга ук, августта ике кеше агуланды. Бәхеткә, алар табибларга вакытында мөрәҗәгать иттеләр, шуңа күрә икесен дә саклап калдылар. Агулану очраклары ел саен була, әмма үлүчеләр юк.
– Гөмбә белән агулануның төп сәбәпләре нинди?
– Иң беренче чиратта, күп кеше гөмбә җыю кагыйдәләрен үтәми. Шәһәр янында сәнәгать зонасы булуын белә торып та, предприятиеләр янындагы урманда җыялар. Бу гөмбәләр ашарга яраклы дип санала, әмма алар экология начар булган урында үсә. Шәһәр эчендә, паркларда җыючылар да очрый. Бу бер дә дөрес түгел. Кайбер кешеләр шуларны ашый һәм агулана. Шулай ук кайбер төр гөмбәләрне дөрес итеп эшкәртеп әзерләсәң генә ашарга ярый. Мәсәлән, дуңгыз гөмбәсе. Шуңа күрә үзегез яхшы белгәннәрен, дөрес итеп эшкәртә белгәннәрен генә җыегыз. Шулай ук гөмбәләрне эшкәртмичә озак тотарга ярамавын истә тотыгыз. Иртән җыйсагыз, кичкә кадәр эшен бетереп куегыз.
– Кеше өчен иң куркыныч гөмбәләр нинди?
– Аксыл томсык гөмбә (бледная поганка) белән агулану бик куркыныч. Тиешле ярдәм күрсәтелмәсә, 90 процент очракта кеше үлә. Икенче урында – чебен гөмбәсе.
– Гөмбәне ничек итеп дөрес җыярга?
– Пешмәгән гөмбәне авыз итмәгез! Җыйганда, куллар пычрана, аларны аннары яхшылап юарга кирәк. Балаларга игътибарлы булыгыз: алар, кызыксынып, чи гөмбәне кабып карарга мөмкин. Бу бик тә куркыныч. 
– Ә шулай да агуланган очракта беренче ярдәмне ничек күрсәтергә?
– Гөмбә белән агулануның беренче билгеләре – эч авырту, укшу, косу, эч китү. Гөмбәләрнең кайбер төрләре саташуга китерә яки күзләр начар күрә башлый. Шунда ук «Ашыгыч ярдәм» чакыртыгыз. Табиблар килгәнче, ашказанны юдырыгыз. Моның өчен агуланган кешегә күп су эчер-тегез (кимендә бер литр), аннары телнең тамырына басып, костырыгыз. Моны ашказаннан чиста су чыкканчы эшләргә кирәк. Аннары абсорбент – күмер яки «Смекта», «Полисорб» каптырыгыз һәм яткырыгыз, җылы эчемлек бирегез: чәй, су, морс ярый. Табиблар килеп җиткәч, кешенең ничек агулануын аңлатыгыз, нәрсә ашаган, агуланганнан соң күпме вакыт узган, билгеләре. Бары шул вакытта гына ярдәм тиз һәм дөрес итеп күрсәтеләчәк. Әлеге авыруларны стационарга яткыралар, күзәтәләр һәм агу кайтаргыч терапия билгелиләр. 
– Түбәнкамалыларга тагын нинди киңәшләр бирер идегез?
– Билгесез кешеләрдән гөмбә сатып алмагыз. Бәлки алар шәһәр читендә яки янында җыелгандыр. Киптерелгән яки кайнаткан гөмбәләрдә агу юк дигән сүзгә дә ышанмагыз. Мисал өчен, аксыл томсык гөмбәдәге агу кайнаткач та саклана. Быел көзен җыелган гөмбәне тозлагач та, ел дәвамында ашап бетерегез. Стериль банкада да мүк барлыкка килергә бик мөмкин. Шәхсән үзем белмәгән гөмбәләрне җыймыйм. Хәтта гөмбә җыючыларның берәрсе чит гөмбәне «тәмле» дип мактаса да, ризалашмыйм. Нәрсә җыйганыгызга, сатып алуыгызга һәм ашавыгызга игътибарлы булыгыз.

Фото И.Сорокинаның шәхси архивыннан алынды.


 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: