Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Белгечләр картлыкны ничек әкренәйтергә мөмкин булуы турында сөйләде

Нәтиҗәләр мәгълүматлар анализына һәм Кытай һәм Бөекбританиянең 14 меңгә якын кешесен сораштыруга нигезләнгән.

Көнгә өч чынаяк чәй картлыкны әкренәйтергә ярдәм итә. Әлеге фикерне Кытай галимнәре тикшеренүләренә сылтама белән эндокринолог, медицина фәннәре докторы Зөһрә Павлова белдерә. Бу хакта «Труд» газетасы яза.

«Кытай галимнәре ышандырганча, чәй кешенең биологик яшен киметергә сәләтле. Нәтиҗәләр мәгълүматлар анализына һәм Кытай һәм Бөекбританиянең 14 меңгә якын кешесен сораштыруга нигезләнгән», — дип язган белгеч үзенең Telegram каналында.

Тикшеренүләр барышында респондентлардан нинди чәй яратулары һәм аны күпме эчүләре белән кызыксынганнар. Нәтиҗәдә, галимнәр көненә алты-җиде грамм салып кайнатылган өч чынаяк чәй эчү организмны яшәртергә сәләтле, дигән нәтиҗәгә килгән, дип аңлата табиб.

Галимнәр чәйдәге актив кушылмалар һәм матдәләр яшьлекне озайтырга мөмкинлек бирүен билгеләгән, дип ачыклык кертә Павлова.

Элегрәк билгеле булганча, картаюны тизләтүче ашамлыклар арасында беренче урында татлы ризыклар һәм углеводлар, шулай ук алкоголь һәм тозланган ризыклар тора.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев