Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Белгечләр дә, җиһазлар да яхшы

Сәламәтлек үзәгендә территориаль-иҗтимагый үзидарә советы рәисләре медицина тикшерүе уздылар. Кыска вакытта алар дистәләп тикшерүне үттеләр.

Кан анализы берничә минуттан әзер була, кан тамырлары шәһәрдә бердәнбер сфигмометр аппараты ярдәмендә тикшерелә, сулыш алу системасы бәяләнә. Аннары стоматолог, офтальмолог кабул итә... Биредә дәваламыйлар, ә булган авыруларны ачыклыйлар. Мәсәлән, заманча җиһазларда атеросклерозның башлану вакытын тиз арада күреп була. Нәтиҗәне терапевт язып, киңәшен бирә яки дәвалау курсы билгели.
Сәламәтлек үзәге беренче полик линика (Менделеев урамы, 46 нчы йорт) бинасында урнашкан.
– Медицина тикшерүен башта үзебез үтәбез, аннары – йорт өчен җаваплыларга әйтәбез, алары исә йортларында яшәүче кешеләргә җиткерергә тиеш. Белгечләр яхшы, тиз эшли, – дип тәэсирләре белән уртаклашты 8нче, 11нче микрорайон үзидарә советы рәисе Гөлүсә Рәшитова.
Сүз уңаеннан, сәламәтлек үзәгендә түбәнкамалылар гына түгел, башка шәһәр кешеләре дә тикшерелә ала. Үзегез белән медицина полисы алып килергә онытмагыз.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X