Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Белгеч тамак туймауның нинди чир билгесе булуын аңлатты

Иң беренче чиратта, организмны тулысынча тикшерергә киңәш ителә.

Гел ашыйсы килеп тору организмда нинди дә булса чирләрнең башлануы турында сөйләргә мөмкин. Бу хакта Россия Президенты эшләр идарәсе Үзәк клиник хастаханәсенең табиб-терапевты Полина Ермолаевага сылтама белән «Ватаным Татарстан» яза. 

Белгеч фикеренчә, тамак туймау хисе калкансыман биздәге проблемалар, шикәр чире, паразитлар һәм ашказаны сузылу турында сөйләргә мөмкин.

Аның әйтүенчә, ашказаны күләмен нормаль хәлгә кире кайтару өчен еш, әмма әз-әзләп кенә ашарга кирәк.

Калкансыман биздә проблемалар килеп чыккан очракта, ачыгу хисенә хәлсезлек, чәч коелу, ярсучанлык өстәлә икән.

Организмда суалчаннар булганда да гел ашыйсы килеп торырга мөмкин. «Бик күп алар. Бавыр суалчаны, аскридоз, эхинококкоз... Кайберләренең озынлыгы 10 метрга җитә хәтта», — дип искәрткән табиб.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев