Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Белеп җыегыз!

Быел гөмбә сезоны гадәттән тыш хәлләрсез башланды. Әмма табиблар әйтүенчә, гөмбәне җыйганда игътибарлы булырга кирәк. Мәсәлән, күптән түгел хастаханәгә гөмбә ашап агуланган 38 яшьлек хатынны алып килгәннәр. Бәхеткә, барысы да яхшы тәмамланган, кабул итү бүлмәсендә беренче медицина ярдәме күрсәтеп, хатынны кайтарып җибәргәннәр. Авыру гөмбәне үзе җыйганын әйткән.

Ашыгыч ярдәм станциясе фельдшеры Иван Обручников әйтүенчә, агулануның беренче билгеләре тиз күренә: кеше укшый, коса, эче авырта. Бу вакытта ашыгыч ярдәм чакыртып, табиблар килгәнче ашказанын юдырырга кирәк: кимендә бер литр сыеклык эчеп, бармак белән тел тамырына басып, косарга. Моны ашказаныннан чиста су чыкканчы эшләргә кирәк. Аннары организмнан агуны тулысынча чыгарыр өчен, абсорбент (мәсәлән, активлашкан күмер) эчәбез.
Гөмбә җыйганда түбәндәге кагыйдәләрне истә тотарга кирәк:
1. Үзегез белгән гөмбәне генә җыегыз. 
2. Агулы гөмбә еш кына ашарга яраклы гөмбә янында үсә һәм аңа бик охшаган.
3. Шикләнсәгез, җыймагыз һәм иң мөһиме – чи килеш каба күрмәгез!
4. Ашарга яраклы гөмбәне дөрес итеп әзерләмәсәгез яки тиешле шартларда сакламасагыз, алар агулыга әйләнә. 
5. Корт төшкән, бозылган гөмбәне җыймагыз.
6. Агулы гөмбәне ачыкларга «ярдәм итүче» юрамаларга (мәсәлән, мондый гөмбә пешкән суда суган карала) ышанмагыз. 
Агулы гөмбәне, ашарга яраклыларыннан аера белергә кирәк. 
7. Ашарга яраклы гөмбәне шәһәр паркларында, скверларда, ишегалларында, машина юллары буеннан, сәнәгать зоналары тирәсеннән җыймагыз. Мондый урындагы барлык агулы матдәләр гөмбәгә сеңеп, ул ашау өчен яраксызга әйләнә.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев