Балалары хакына савыккан
Дүрт бала анасы Наилә Алексеева ике яклы пневмония авыруын җиңгән.
Коронавирус инфекциясе йогу нәтиҗәсендә башланган авыру үпкәләрне тулысынча зарарлаган.
Наилә Алексеева әйтүенчә, савыгуга өмет аз булган, әмма табиблар ярдәме һәм яшәү теләге чирне җиңәргә ярдәм иткән. Ул шушы көннәрдә госпитальдән кайткан һәм өендә дәвалануны дәвам итә.
– Башта тән температурасы күтәрелде. Берничә көн буе төшмәгәч, өйгә терапевт чакырттым. Антибиотиклар, вируска каршы дарулар язып бирделәр, әмма аларны кабул итсәм дә, хәлем начарайды гына, – дип сөйли Наилә. Нә-тиҗәдә, аны госпитальгә алып киткән-нәр. Томография үпкәләрнең 90 процентка зарарлануын күрсәткән.
Дәвалау ярдәм итмәгәч, анестезиолог-реаниматолог Дмитрий Чайко аны ясалма сулыш алу аппаратына тоташтырырга карар иткән. Ул вакытта авыру инде аңсыз булган.
Табиблар көне-төне Наилә гомере өчен көрәшкән. Бәхеткә, бер атнадан хатын аңына килгән һәм үзе сулый башлаган.
– Үзең сулый алу чын бәхет икән ул! Көндәлек тормышта бу хакта уйланмый да идем. Барлык медицина хезмәткәрләренә рәхмәтемне белдерәм, – ди Наилә. Табиб әйтүенчә, аның савыгуы әле яшь булуы белән дә бәйле.
Коронавирус очраклары саны кимүгә таба барса да, госпитальдә ятучылар күп әле. Шушы көннәрдә генә Татарстанда бу авырудан ике кеше үлгән.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
19 август 2022 - 13:57Түбән Каманың танылган язучы-юморчысы Илдар Хәйруллин вафат Түбән Камада танылган язучы-юморчы Илдар Хәйруллин вафат булган.600
-
18 август 2022 - 16:10Җәмәгать транспортында шикле предмет очраганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искәрттеләр Мондый очракларда шунда ук табылган предмет турында йөртүчегә яки транспорт кондукторына хәбәр итәргә кирәк.6200
-
18 август 2022 - 15:0219-21 август көннәрендә шәhәрдә нинди мәдәни чаралар була? Түбән Кама паркларында һәм скверларында мәдәни чаралар афишасы.11100
-
18 август 2022 - 10:1014 августта православие динендәгеләр – Бал, 19 августта – Алма, 29 августта Чикләвек Спасын билгеләп үтә
-
4 август 2022 - 10:13Кармалы мәктәбе укучыларының җәйге яллары күңелле уза
-
18 август 2022 - 13:19Бүген безне нәрсә борчый?Җәйге каникуллар тәмамланырга берничә атна гына калды. Алда – яңа уку елы. бәйле була Бүген яшьләрне нәрсә борчый икән? Шул турыда кызыксынып 11 нче мәктәп укучыларына мөрәҗәгать итәбез.9900
-
18 август 2022 - 09:45Интернет – дусмы яки дошманмы?Шәһәребезнең 14 нче лицей укучылары интернетның зыяны һәм уңай яклары турындагы фикерләре белән уртаклаша10500
-
17 август 2022 - 15:28Чәбия урамындагы юлларда ремонт эшләре башландыТүбән Каманың Чабия урамында юлларны төзекләндерү эшләре башланды.24600
-
16 август 2022 - 19:411 сентябрьдә мәктәп линейкалары традицион форматта узачакБыел беренче сентябрьдә Тубән Кама мәктәпләрендә линейкаларны традицион форматта үткәрергә планлаштыралар.26400
-
15 август 2022 - 08:36Түбәнкамалылар Росприроднадзор идарәсе җитәкчесенә кабул итүгә языла ала16 август көнне түбәнкамалыларны Росприроднадзорның Идел-Кама төбәкара идарәсе җитәкчесе Фаяз Шакиров кабул итәчәк.38800
-
10 август 2022 - 11:51Түбән Камада Фәния Зиннәтшинаны соңгы юлга озаттылар Бүген, 10 август көнне шәһәрнең Үзәк мәчете янында Түбән Камада танылган блогер Фәния Зиннәтшина белән хушлаштылар.147100
-
11 август 2022 - 11:01Элвин Грей татар һәм башкорт эстрадасыннан китә Быел популяр җырчы татар һәм башкорт телләрендә соңгы җырларын чыгара.92103
-
11 август 2022 - 10:37Түбән Кама районында «Автобус» профилактик операциясе үткәрелә 11 – 20 август көннәрендә Түбән Кама районында «Автобус» профилактик чарасы бара.60100
-
10 август 2022 - 10:07Түбәнкамалылар Татарстанның «Тимер» батальонына кушыла Алты түбәнкамалы «Тимер» батальонына кушылыр өчен Казанга юл тотты59000
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Филиал АО "ТАТМЕДИА" Редакция газеты "Туган як"
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ПИ № ТУ16-01690 от 10.10.2019
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Имамов Фарит Файзетдинович
Адрес редакции: РТ, город Нижнекамск , Проспект Химиков, 64а
Телефон редакции: 43-17-57
Адрес для сообщений о фактах коррупции: tatmedia@tatmedia.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика