Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Балаларга энергетик эчемлекләр һәм ут кабызгычлар сату тыелган

РФ Дәүләт Думасы балигъ булмаганнарга энергетик эчемлекләр һәм ут кабызгычлар сатуны чикләүне хуплаган. Татарстанда закон үз көченә кергән.

Түбән Кама кибетләренә тиешле күрсәтмәләр бирелгән, яңа кагыйдәләр эшли башлаган инде. Сатучылар әйтүенчә, элек бу әйберләр балигъ булмаганнар арасында бик популяр булган.

"Яшьләр өчен бу эчемлек бик популяр. Алар моның зарарлы эчемлек икәнен аңламыйлар. Без кибеттә аның зарарлы булуы турында кисәтәбез. Аны сок яки су белән алмаштыру яхшырак", – ди кибет директоры Рәмзия Шәймөхәммәтова.

Соңгы вакытта табиблар энергетикларның куркынычы турында актив кисәтә башлады. Бу эчемлек кофеин һәм шикәр белән тиң.

Кофеинның зур дозалары йөрәккә начар йогынты ясый, ә аның углерод газы һәм шикәр белән комбинациясе – ашказан һәм бавыр өчен куркыныч.

Тагын сәламәтлек өчен зарарлы әйбер ул – ут кабызгыч. Ул да тыелган әйберләр исемлегенә кергән.

Хәзер балигъ булмаганнарга ут кабызгычлар һәм энергетиклар саткан өчен штрафлар каралган. Сатып алучыга — 3-5 мең, вазифалы затларга — 30-50 мең, ә оешмаларга 100-150 мең сум түләргә туры киләчәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев