Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

«Авыруларга игътибарлы булырга кирәк»

Казаннан медицина экспертлары комиссиясе килеп, «Сәламәтлек» милли проектының тормышка ашырылуын тикшерде.

Сәламәтлек саклау министрлыгының баш гериатры Рамил Мөхәммәтдинов өлкән яшьтәге авырулары өчен махсус кабинетны тикшерде. Гади итеп әйткәндә, гериатрия әби-бабайлар сәламәтлеген кайгырта торган өлкә: белгеч профилактик чаралар уздыра, дәвалый, яшьләренә карап диета һәм физик активлык буенча киңәшләр бирә. Рамил Мөхәммәтдинов әйтүенчә, Түбән Кама муниципаль районында ике гериатрия кабинеты эшләп килә, өченче бүлмә ачылачак. Мөмкинлекләр бар, белгечләр әзер, эш тә тиешле югарылыкта башкарылачак. 1 октябрьдә исә үзәк хастаханәдә өлкәннәр авырулар өчен 12 урын булдыру планлаштырыла.
Кунаклар һәм Россия пенсионерлары Союзының өлкә бүлеге җитәкчесе Любовь Мишина шәһәребез пенсионерлары белән дә очраштылар. Чарага җирле ветераннар советының күп кенә әгъзалары килде. Үзәк хастаханә баш табибының урынбасары Сергей Мерясев диспансеризациядә өлкәннәр өчен үзгәрешләрне искә алды, якын арада шәһәр поликлиникалары шәфкать туташлары фатирлар буенча йөреп бу хакта хәбәр итәчәк икән.
Химиклар урамындагы 16 нчы йортта исә гомерне озынайту серләренә өйрәтә торган үзәк ачмакчылар икән. Анда өлкәннәр махсус тренажерларда бушлай шөгыльләнәчәк. Сүз уңаеннан, мондый үзәк Әлмәт шәһәрендә уңышлы гына эшләп килә икән инде. 
Ә консультация-диагностика поликлиникасында авыруларны Республика клиник хастаханәсеннән килгән ревматолог, эндокринолог, аллерголог, офтальмолог; балаларны функциональ диагностика табибы, кардиолог, травматолог-ортопед кабул иткән. Кама Аланындагы район хастаханәсендә башкала табиблары маммолог тикшерүе уздырганнар. 
– Хәзерге вакытта Түбән Кама өчен иң мөһиме – хастаханәләрне кадрлар белән тәэмин итү, профилактик чаралар үткәреп, авыруларга игътибарлы булу да кирәк, – диде ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов.
Илья Тимкин фотосы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X