Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Авырулар белән эшли белергә кирәк

Түбән Камада «Дустанә поликлиника» республика проекты тормышка ашырыла. Дәресләр шәһәр балалар хастаханәсендә үткәрелә.

Яшь табиблар һәм шәфкать туташлары белән  әңгәмәләрне 1 нче һәм 2 нче поликлиника мөдирләре Эльмира Хафизова һәм Ольга Митина алып бара. Алар авырулар һәм хезмәттәшләре белән аралашу әдәбе, документларны дөрес тутыру турында аңлаталар, низаглардан чыгу, аларны булдырмау юлларын өйрәтәләр. Моннан тыш, медицина хезмәткәренең  киенү рәвешенә дә игътибар бирәләр. Хастаханәдә мондый дәресләрне даими үткәрергә планлаштыралар. Яшь табиблар өчен киләсе очрашу психологлар катнашында узачак.   
Программа кысаларында дүрт көнлек курсларны стоматология поликлиникасының бүлек мөдирләре һәм өлкән шәфкать туташлары узган. Дәресләрне психолог Татьяна Савельева алып барган. Ул медицина хезмәткәрләренең авырулар белән аралашуын күзәткән. «Дустанә поликлиника» программасы республикада инде берничә ел эшли һәм медицина ярдәме күрсәтүнең сыйфатын яхшырту өчен билгеләнгән. 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев