Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Авыручылар саны арта

Бу атнада, Түбән Камада, «Эшлекле дүшәмбе» киңәш-мәсендә коронавируска бәйле мәсьәлә каралды. Коронавирус белән авыру очраклары арту сәбәпле, киңәшмә онлайн-форматта үтте.

Бүгенге көнгә Түбән Кама шәһәре һәм район җирлегендә 164827 кешегә вакцинаның беренче компоненты ясалган, 157695 кеше прививканы тулысынча ясаткан. 12 мең түбәнкамалы ревакцинация үткән.
Хәзерге вакытта Түбән Кама йогышлы авырулар госпиталендә 93 кеше дәвалана, аларның 3 се – ИВЛда. Табиблар ялсыз һәм тәүлек әйләнәсе эшли. Узган атнада теркәлгән кискен респиратор вируслы йогышлы авырулар саны 3085кә җиткән, бу үткән атна белән чагыштырганда 19,8 процентка күбрәк (2 475).
Бүгенге көндә вирус белән балалар да бик күп авырый башлаган, шуңа күрә, нәкъ менә аларга аерым игътибар бирелә. Сыйныфта балаларның 20 проценттан артыгы авырган очракта, алар карантинга җибәрелә. Шулай ук Түбән Камада балаларны вакцинацияләү башланды. Ул ата-ананың үз баласына вакцинация ясауны сорап язылган гаризасы нигезендә башкарыла.
Татарстанда эпидемия хәле кискенләшү сәбәпле, 2 февральдән планлы медицина ярдәме күрсәтү һәм диспансерлаштыру туктатылды. Бары тик катлаулы диагнозлы авырулар, йөкле хатын-кызлар һәм кайбер һөнәр ияләре өчен генә искәрмә каралган.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев